16.11.2016 Фаҗига
Татарстанда үгез пенсионер хатынны сөзеп үтергән
Фаҗига Татарстанның Биектау районында булган. Бакчасына кергән мал-туарны куарга чыккан пенсионер хатын-кызны үгез сөзеп үтергән.
Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтеп, бер-бер артлы биш операция ясасалар да, кызганычка каршы, гомерен саклап кала алмыйлар.
Бу үгезнең элек тә кешеләргә ташланганы булган икән.
Хәтерләсәгез, моңа охшаш хәл күптән түгел Мамадыш районында булган иде.
Тулырак: В Татарстане бык насмерть забодал женщину: бык-убийца и раньше нападал на людей