|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Алты яшүсмер “Ниссан”да йортка килеп бәрелгән (ФОТО)Мамадыш районында исерек йөртүче “Ниссан” машинасында һәлакәткә юлыккан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте. Красная Горка бистәсендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 19 яшьлек егет “Ниссан” автомобилендә тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан. Аннары юлдан төшеп йортка барып бәрелгән. Һәлакәт аркасында машина йөртүче һәм биш пассажир Чаллының Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылган.
--- |
Иң күп укылган
|