поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2016 Ир белән хатын

15 ел буе бәхет көткән өч игезәк әтисе: “ЭКО ясатырга кредитлар да алдык”

Лаеш районы Хәерби авылы халкы берьюлы өч кешегә арта. 30 сентябрь көнне Гөлназ һәм Фәнис Мөбәракшиннар гаиләсендә өч игезәк ир бала дөньяга аваз сала. Фәнис белән Гөлназның гаилә коруларына быел 15 ел тула. Туй көнендә теләнгән иң изге теләк, ниһаять, соңлап булса да, тормышка ашкан.

– Хатыным балага узгач, бу йөклелек чорын үзем үтәсе  кебек борчылдым, – ди бәхетле әти. – Гөлназ ашамаса, минем дә тамактан ризык үтмәде, ул йоклый алмаган төннәрне мин дә йокысызлыктан интектем. 15 ел буе көткән бәхетебез бит! Ә беренче УЗИда “Өч балагыз булачак” дигәч, аяк астындагы җирне тоймадым. Югалып та, каушап та калдым бугай...

Бүген Мөбәрәкшиннар йорты күңелле мәшәкатьләрдән, бала тавышларыннан гөрләп тора.

– Икебезгә өч бала. Тау кадәр пеленка. Кер юу машинасы көне-төне әйләнә, – дип кыскача бәяләмә бирде әти кеше. – Әле әниләре ашата иде, шуңа вакыты тыгызрак. Хәлләр ничек дип, түзәбез! Аллага шөкер, тәүлегенә дүрт-биш сәгать йокы эләгә. Әмма үземне чиксез бәхетле хис итәм. Балаларны өч сәгать саен ашатабыз. Бу эш миңа рәхәтлек бирә, 15 ел көткән бәхет төенчекләре бит алар.

Әлеге бәхеткә ирешеп, нарасыйларын кулга алганчы шактый бормалы юллар үтәргә туры килә гаиләгә. Кыз бала, кулына курчак алып уйный башлауга, әни булырга хыяллана бит. Гөлназ ханым да бу бәхетле мизгелләрен озак көтә. Төрле табибларга күренү, дәвалану курслары дисеңме...



– Үземнең кайчан да булса әти буласымны белеп яшәдем. Ходайдан да еш сорый идем. Бүген бәхетле әти-әни булуыбызда ЭКОның өлеше әйтеп бетермәслек. Инде өметебез өзелә башлагач бардык анда. Аллага шөкер, дүртенче талпынышта Ходай безне иң зур бүләк белән сөендерде. Исән-сау үстерергә генә язсын. ЭКОга тотылган акчаларны кызганмыйм. Бәясе юк түгел: 120, 180 мең сум да түләдек. Кредитлар да алырга туры килде. Маллар да күп асрыйбыз. Соңгы ЭКО 250 мең сумга төште, – ди Фәнис әфәнде.

Гаилә башлыгы “Приволжсгаз” оешмасында оператор вазифасын башкара. Гөлназ исә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә йөреп, шәфкать туташы булып эшли.

– Хатыныма табиблар: “Барысын да күтәрә алмассың, берсен төшерт”, – дип тә әйттеләр. Әмма бу адымга бармадык. Ходай сөеп биргән, барысын да табып үстерергә язсын, дип теләдек. Йөклелек чорында Гөлназны кызгануларымны үзем генә беләм. Үзе ничек түзгәндер җаным. Дүрт айга кадәр токсикоздан интекте. “Җиде айга кадәр ничек тә түз инде” дип юаттылар. Аллага шөкер, барысы да уңышлы узды. Җиде ай булгач, үзе эшләгән үзәктә кесарев кисүе ярдәмендә тапты сабыйларыбызны. Берсе 1520, икенчесе 1670, өченчесе 1420 грамм булып туды.

Перинаталь үзәктә бер ай яткач, тагын бер ай республика балалар хастаханәсендә ныгыгач, яшь әни һәм бәбиләрне өйләренә кайтаралар.

– Хатыным 60шар бала белән эшләгәч, аңа өч бала әллә ни күп тоелмады да. Баштарак миңа читен булды, яшермим. Хәзер ияләшеп киләм. Көндез әти-әниләр дә булыша. Менә әле, ярдәм итәргә дип, үзем дә отпуск алдым,  – ди Фәнис.



Хастаханәдә “беренче бала”, “икенче”, “өченче” кебек гомуми исемнәр белән аталса да, хәзер һәрберсенең матур исемнәре бар. Тик  аларны алдан уйлап куймый булачак әти-әни. Бары тик Гөлназ ханым: “ЗАГС хезмәткәре килә, балаларга исемнәр кирәк” дип шалтыраткач, Фәнис тиз генә өч исем әйтә: Руслан, Ирек, Фаил.

– Нигә бер-берсенә охшаш яки бер хәрефтән башланган исемнәр кушмадыгыз, диючеләр дә булды. Ни дип тә җавап бирергә белмим. Нәкъ шул исемнәр йөрәктән чыкты, –ди ул.

Бәхетле әти белән нарасыйларның холык-фигыльләре турында да сөйләштек.

– Фаил бик тыныч бала. Ирек көйсезрәк. Руслан кызыксынучан, күзәтеп ятарга ярата. Хәзер аера да башладым инде үзләрен, күз ияләште. Кайткан мәлдә өчесе дә бертөрле кебек иде.

Мөбәрәкшиннар нәселендә игезәк балалар юк. Өч игезәк турында әйтеп тә тормыйм.

Бүген Мөбәракшиннар йортыннан бәби ашы китерүчеләр өзелми. Авыл халкы, туган-тумача өчен шунысы чыгымлы: бер генә бүләк белән килеп булмый. Яшь әти-әнине Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та котлаган, кер юу машинасы бүләк иткән.

Гөлназ белән Фәнис бүген тормышларының иң рәхәт чагын кичерә.

- 15 ел көткән бәхетебезне Ходай күпсенмәсен. Дуслар: “Хәзер планны үтәдегез, биш ел саен бер бала”, –дип шаярта, – ди бәхетле әти.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»