поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2016 Әдәбият

Болыннарда тургай бар (Зиннур Тимергалиев хикәясенең ДӘВАМЫ)

Юл уңае Самат үсеп утырган кукуруз арасына кереп китте. Теге көнне малларны мәтәлә - кадала кукуруз арасыннан куып йөргәндә, басу эчендә аның күзе бер урында куе булып үсеп утырган әрекмәнгә күзе төште. Якынарак килгән иде, әкермән арасыннан “пырых” итеп тургай очып чыгып китте, китте дә, күкә күтәрелеп чырылдарга да тотынды.

Хикәянең башын монда укыгыз.

Малайны кызыксыну биләп алды, нишләп утырган икән тургай әрекмән арасында?  Шул кызысынуын җиңә алмыйча, әрекмәнең яфракларын як-якка аерып эчкә карады. Ә анда яфраклар арасында, нәкь җир өстендә кечкенә генә оя тора, оя эчендә өч йомырка күреп алды. Тургай монда йомырка басып утырган икән, ә ул аны кузгатты. Самат ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен, ул тиз генә артка чигенде.

Аның алдына әле моңарчы ул белмәгән табигатьнең яңа сере ачылды. Бу турыда дусты Алмазга да әйтмәде малай. Кая мин дә карыйм дияр тагын, ә кошчыкны артык борчырга ярамый. Ләкин үзе көн саен бер тапкыр ояга күз салырга ияләнде. Билгеле инде бик якын килми генә, чыбыркы сабы белән яфаркларны аерада эчкә күз сала.

 Кошларның ояларына кагылырга ярамый, кагылсаң кошчык бер кайчан оясына әйләнеп кайтмый. Бу турыда аларга зоология укытучысы Нурия апалары сөйләгәне бар. Самат шуңа ояга кул сузмады, кошчыкны артык борчымады. Аннары тургайлар –сыйрчыклар, мәхәббәт аңлатып та, игенчегә дә дан җырлап  та сайрамыйлар. Кошлар шулай үзләренең ояларын саклыйлар икән . Нурия апалары аларга шулай аңлатты. Аннары карт кошчык, яшенә караганда матурырак сайрый ди апалары. Малай кабат әрекмән янына килеп басты, сакланып кына эчкә күз салды, тик бу юлы йомыркалар күренмәде, караңгы оя эчендә сары томышкларнын аңа  каратып өч соры кошчык чыркылдаша иде. Кара инде син, ни арада булган бу хәл, малай аларның йомыркадан чыкканарын үзем күрермен дип уйлаган иде, әнә аны көтеп тормаганнар, төн узганчы инде дөньяга да килгәннәр. Малай бераз кәефе кырылып кире чигенде. Ярар алай булгач бер дә килмәстә, ояга күз дә салмас. Үпкәләде ул кошчыкларга.

     Шулай турсаеп бара торгач Самат көтүче шалашы янына да килеп җитте, ишеген ачып эчкә узды. Шалашның эчендә ике якка такдан кадаклап әзерләп куелган сәке бар, уртада кечкенә генә өстәл, өске якка кирәк ярак куяр өчен, шул ук тактадан әмәлләгән шүрлек тора. Шуның белән шул. Ул килде дә өстәл өстендәге күтимкәләрнең бауларын чишеп, Сәхия әби сыйларын өстәлгә тезә башлады. Тәк нәрсәләр бар монда: алты пешкән йомырка, гарык инде алардан, көн саен шуны пешереп тыгалар бит, алты өчпочмак, бусы шәп, ике пластмасса шешә белән сөт, тәк алга таба, ху ярты кило чамасы кәнфит шәп бу, ярты таба гөбәдия, молодец Сәхия апа малайларның нәрсә яратканын белә ул. Ике пешкән броллер тавыгы боты. Тәк болары : ярты ипи, бер батон, ике банка концерва. Бүген сый байларча, көтү көтеп була болай кәнишне.

Ул ике өчпочакны, бер шешә сөтне кулына алды, анары бер уч чумырып алып кесәсенә кәнфит тыкты да, дусты янына китте.
 Ул килеп җиткәндә маллар басу янына ук килеп җиткәннәр. Алмаз дустының малларны басудан читкәрәк куып йөргән чагы туры килде. Самат чирәмгә утырды да, дусты килгәнен көтә башлады. Кәхәр генә суксын, өчпочмак исе борынны ярып керә, аның исенә аш казаны бүре булып котрына. Түзмәде малай берсен ике кулы белән тотып ашарга тотынды. Авыл өчпочмаклары шәһәрнеке кебек ике кабуга бетә торган түгел . Бер табага бары өчесе генә сыя аның, чөнки зур итеп пешерәләр. Шуңа ике кул белән тотарга кирәк тә инде. Тәмле өчпочмак, аның артыннан йотып куйган салкынча сөт. Табын өсте яшел печән, чиста һава. Менә шунда инде ул ризыкның иң тәмлесе.

—Син мине көтмәдең мени?! – Алмаз эшен бетерп килеп җиткән икән.
—Үләм малай үтереп ашыйсы килде.
—Мин анда көтү куып йөрим, бу монда өчпочмак сыпыртып утыра.
—Алып килдем бит инде сиңада-Самат чирәм өстендә яткан икенче өчпочмакка төртеп күрсәтте.
—Алып килми генә кара идең- дип, юри үпкәләгән кыяфәт ясап Алмаз ризыкка үрелде – Сәхия әби күп итеп ашарга тыкканмы бу юлы тагын?

Саматның авызы тулган ризык сүз әйтә алмады, бары тик муен астына баш бармагы белән сызып күрсәтте. Ике малай да тавышсыз тынсыз ашауларын дәвам итте. Өпочмакларны сыпыртып куйгач Алмаз әйтеп куйды:
—Сәгать ун тулып узды, көтүне наратлыкка таба борырга кирәк, ашый- ашый яткулыкка бара торсыннар.
—Ие бара торсыннар.

Ике көтүче шулай килешеп көтүне наратлык ягына таба сак кына борырга тотындылар. Каты куарга ярамый, каты кусаң тамаклары туйган маллар туп туры яткулыкка китеп барулары да бар. Әле иртәрәк, көтү-көтүнең дә үз осталыгы үз нечкәлекләре бар. Тик торганда, белер-белмәс көтү көтәргә чыгып китәргә ярамый.

Ике малай шулай көтүнең алдына чыгып бастылар да, малларга ашыгып атларга ирек бирми акрынлап кына яткулык ягына таба, көтү белән бергә хәрәкәт итә башладылар.
—Самат кара әле, анда нәрсә бар?

Самат дустына күтәрелеп карады, Алмаз көтүче шалашы ягына таба бармагы белән төртеп күрсәтеп тора иде. Ул да шул якка күз салды. Нәрсә бар анда чынлап та. Шалашның түбәсенә, аның тирәсендәге нарат агачлары ботакларына, бер йөзләп кара- карга, чәүкә ише кошлар кунганнар. Дөнья  куптарып чәүкәләр чыркылдаша, каргалар ду килеп талашып алалар. Тукта нишлиләр соң алар анда.

—Самат син шалашның ишеген япкан идеңме?
—Белмим, хәтерләмим бит малай.
   Ике малай да көтүне онытып шалашка таба чаба башладылар.
—Ну, әгәр ишек ачык калган булса- чапкан шәпкә Алмаз сулышы кабып дустына эндәште.
Сүз дә юк, хәлләр булачак.

Ике малайның шалашка якынлашып килүен кошлар да күреп алдылар, күреп алдылар да куркыныч якынлашканын бер-берсенә ишеттереп, дәррәү тавыш куптардылар. Наратлык кошлар тавышы белән тулды. Дуслар бер –берсен ишетә алмас булды.
—Ишек ачык.

Самат үзе дә күреп алды, шалашның ишеге ачык, аннан уктай атылып берәм –берәм чәүкәләр белән бергә аралашып  каргалар атыла бәрелә  очып чыгалар. Көтүчеләр килеп җиткәнче аларның берсе дә калмады.

 Малайлар килеп җитүгә эчкә күз салдылар. Булган монда хәлләр. Шалаш эчендә нәрсә бар барсы пыран заран килгән, бомба төшкән кебек. Анысы ярар иде дә әле, тик менә алты йомыркадан, калган өчпочмаклардан, кәнфитләрдән, кыскасы Сәхия әби сыйларыннан җилләр искән. Алай гына түгел калай банкалы концерваларны чукып ача алганнар, ничек томшыклары сынмаган диген син аларның. Бер ни калмаган, валчыгына кадәрь сыпыртып киткәннәр кошлар.

 Самат хаман да баш очында каркылдашып-чыкырлдашып очып йөргән кошларга карап йодырыгын һавага селкеде.
—Уууу бүксәләрегезгә таш кергере –черт-сатыйм.
—Тормоз.
—Кем.
—Кем булсын син.
—Нәрсә.
—Нәрсә түгел. Нәрсә ашыйбыз инде хәзер, кичкә кдәр ач корсак белән йөрибез мени? Ярамый имә артыңннан ишекне ябып йөрергә, тормоз.
—Син малай чамалап, онытканмын, була ич инде алай.
—Ие оныткан –Алмаз кошларга таба төртеп күрсәтте - әнә алар онымаганнар кунакка кереп чыгарга, концерва банкаларын да чукып ачканнар бит.

 Алларында тотып торучы булмагач  маллар да көтүчеләрдән калышмый  яткулыкка килеп керделәр. Аларның тамаклары тук,көндезге  челләдән качып күләгәдә ятарга бик риза. Обетлар узганчы ике сәгатьтән артык кузгалмый ятачаклар. Көндә иртәнге биштә йокыдан торган малайлар өчен бу бик шәп. Маллар белән бергә алар да ашап алгач бераз йоклап алалар иде. Куркасы юк тамагы тук хайван чыгымламый ул. Күләгәдә изерәп тик ята бирә.

—Булмады инде бу, чиратлашып өйгә кайтып ашап киләсе була хәзер.
Алмазга ризыкка караганда, калган йокы кызганычырак иде шул.
—Мин киттем өйгә, син монда тәртип керт –дип.
Алмаз чыбыркысын җиргә ташлады да авылга таба атлап китте.
—Ярар –дип килеште дусты белән Самат, гаеп баребер анда инде, акланып файда юк.

Ахыры шушы көннәрдә булачак.


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»