|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2016 Язмыш
Яу кырыннан кайтавазБөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 елдан артык вакыт үтсә дә, шушы дәһшәтле сугыш кайтавазы әле бүген дә халкыбызның миендә чыңлый. Дистәләгән миллионлап яу кырында башларын куйган каһарманнарыбызның күпчелеге туган нигезләреннән читтә, билгесезлектә ята. Әле ярый сугыштан кайтмаганнарның төрле архивлардан исем-фамилияләрен барлап, каберләрен эзләп табучы шәхесләребез бар. Мәсәлән, «Туган як» газетасы битләрендә «Онытылган геройлар» исемле язма авторы Әббәс Назеров шундыйларның берсе. Минем әтием, Хайрулла Мифтяхов 1941 елның сентябрендә Чүмбәли авылыннан армия сафларына алынып сугышка озатылганда, әниебез берьялгызы алты бала белән утырып калган, иң кечебезгә ул чакта барлыгы ике ай булган. Әтиебезгә 1174 нче укчылар полкы составында каты бәрелешләрдә катнашырга туры килә. 1943 елның 12 июлендә Орел-Курск дугасында авыр сугышлар башлана һәм бик күп сугышчыларыбыз һәлак була, шушы бәрелешләрнең беренче көннәрендә үк әтиебез белән элемтә өзелә, аннары “Рядовой Хайрулла Мифтяхов 13 июльдә хәбәрсез югалды”, дигән хат килеп төшә. Шушы көннән алып дистәләгән еллар буе әтинең кайда җирләнгәнен белмичә, бары тик төшләремдә генә күреп, билгесезлек белән гомер кичердем. Ниһаять, агымдагы елда Әббәс әфәнде Назеровның тырышлыгы белән әтиебезнең Орел өлкәсе Сетуха авылындагы туганнар каберлегендә җирләнүе ачыкланды, фамилиясенең бер хәрефе хаталы язылганга, ул 73 ел дәвамында хәбәрсез югалганнар исемлегендә торган. Бер карашка, әтиебезнең исән-сау кайтмавы кайгылы хәбәр булса, икенче яктан карасаң, кабере генә булса да табылу җанга бераз тынычлык бирде. Мин инде озын-озак уйлап тормыйча, бүгенгә исән булган бертуганым белән сөйләшеп, әтиебез яткан туганнар каберлегенә барырга карар кылдым. Мәскәүдән бала-оныкларыбыз белән бергәләшеп, өч автомобильдә Орел өлкәсенә юл тоттык. Безне Октябрь авыл администрациясе вәкилләре җылы каршы алды, әтиебез җирләнгән Сетуха авылы шушы администрация карамагына керә икән. Аларга ияреп туганнар каберлегенә бардык һәм сугыш корбаннарының исем-фамилияләре язылган плитәләргә, әтиебезгә багышлап, Чүмбәли халкы исеменнән веноклар куйдык. Каберлекне даими рәвештә чистартып, тәртиптә тоталар икән, исемлектә тагын берничә татар фамилиясе очраттык. Бу якларда канкойгыч каты сугышлар барганга күрә, һәр авылда шундый туганнар каберлеге очрый. Әтиебез яткан Сетуха авылындагысында өч йөз чамасы булса, кайберләрендә меңәрдән артык һәлак булган сугышчы күмелгән. Илебез тынычлыгын саклап, яу кырларында үлеп калган каһарманнарыбызның якты истәлегенә карата ихтирамлы булулары өчен Орел өлкәсенең шушы авыл администрациясенә рәхмәт белдереп, өйгә кайттык. Әббәс әфәнде Назеровка аерым зур рәхмәтемне юллыйм, чөнки шушы изге эшләрне башкарып, ул бик күп якташ һәм милләттәш каһарманнарыбызның исемнәрен мәңгеләштерә, безне дә кабат әтиле итте дияргә була. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм шушы игелекле хезмәтендә зур уңышларга ирешүен телим.
Сания СИБГАТУЛЛИНА,Чүмбәли |
Иң күп укылган
|