|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2016 Хәйрия
Балаларга искиткеч бүләк (ФОТО)Моннан берничә ел элек Чүмбәлидә балалар саны аз булу сәбәпле, күп еллар эшләп килгән балалар бакчасы ябылды. Бу мәсьәләне ничек тә хәл итү максаты белән җирле мәктәп базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме өчен махсус җиһазландырылган бүлмә булдырылды. Яңа уку елы башында чыгышы белән Кызыл Октябрь районы Чүмбәлидән булган “Мирадж” хәләл ризык рестораннары ассоциациясе президенты Шәмил Әббәс улы Салеев балалар өчен 150 мең сумлык уен мәйданчыгы бүләк итте. Мәктәп кирәк-яракларына диеп юнәлтелгән акчаның 85 мең сумына тәрәзәләр пластикка алмаштырылды. Тулаем алганда, Шәмил Әббәсович 250 мең сум акча бирде. Калган акчалар шулай ук мәктәпкә кагылган мөһим проблемаларны чишүгә юнәлтелде. Әлеге мәйданчыкны урнаштыру вакытында барлык оештыру эшләренә әлеге ресторанның генераль директоры Руслан Эксанов та зур өлеш кертте. Шулай ук мәктәбебезнең тагын бер даими ярдәмчесе Рифат Мусинны да билгеләп үтәр идем. Ул мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә 20 мең сумлык уенчыклар, спорт белән шөгыльләнү җиһазлары бүләк итте. Бу егетләр безгә даими рәвештә ярдәм күрсәтеп торалар. Шундый мәрхәмәтле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган кешеләребез булуы безнең өчен дә, балалар өчен дә зур горурлык! Бу саф күңелле, мәрхәмәтле егетләргә, беренче чиратта, балалар, әти-әниләр, мәктәп һәм бакча коллективлары исеменнән олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Сау-сәламәт булып, бәхеттә-шатлыкта яшәп, барлык теләгән морадларына ирешүләрен теләп калам.
Марат ШИАФЕТДИНОВ, Чүмбәли мәктәбе директоры |
Иң күп укылган
|