поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.10.2009 Милләт

ТАССР НИЧЕК ТӨЗЕЛГӘН?

2010 елда Татарстан ТАССР оешуның 90 еллыгын билгеләячәк. Бу турыда махсус карар да чыгарылды. Шул уңайдан төрле чаралар, фәнни-гамәли конференция уздыру каралган.

XX гасыр башы-уртасы төрледән-төрле вакыйгаларга бай була, шуңа да ул тарих битләре үтә катлаулы. Беренче бөтендөнья сугышы, аклар һәм кызыллар бәрелеше, гражданнар сугышы, татар мөселманнарының бәйсез дәүләтләрен оештыру талпынышлары, Идел-Урал штаты, Татар-башкорт Совет республикасы – барысы бергә була. Урыслар үзләре дә бу еллар тарихы каршылыклы дип бәяли, ә ул чордагы татар тормышы киң җәмәгатьчелеккә караңгы. Гомумән, татар тарихчылары арасында да ТАССР оешуга кадәр һәм аннан соң булган вакыйгаларны өйрәнүчеләр бер-ике генә, шуңа күрә бу чорны әле өйрәнеп, анализлау мөһим, ди алар.

Татарның бәйсез дәүләте булмаганда ТАССР зәгыйфь булса да, дәүләтчелек таләпләренә туры килгәнме? Ни рәвешле үз автономияләрен татарлар түгел, ә башкортлар беренче булдыра алган? ТАССРның вәкаләтләре, хокуклары нинди булган? Бу сорауларга тарих фәннәре докторы Айдар ХӘБЕТДИНОВ ачыклык кертергә тырышты.

– Айдар, ТАССРның барлыкка килүенә нинди вакыйгалар сәбәпче?

 

– 1917 елда Төркистан, Казахстан, Азәрбайҗан, Идел-Урал, Кырым төрки штатларының берлеген булдыру көн кадагына куела. Болар бергәләп сәяси мәсьәләне хәл итә торган орган – Бөтенрусия Милли шура булып оешырга тиеш. Мондый карарны Бөтенрусия учредительләр җыены чыгара. Законга буйсынучан халык буларак, татарлар бу органның мәсьәләне хәл итүен көтә.

 

Татар буржуазиясе Идел-Урал штатын барлыкка китерү теләге белән яна. Төрки халыкларның бердәмлеге өчен көрәшкән татарлар Исмәгыйль Гаспралы идеясе белән Русияне славян-төрки дәүләтенә әверелдерү максатында эш алып бара. Бу очракта татарларга австро-венгрия моделе үрнәк булып торган. Бөтенрусия учредительләр җыены 1918 елның гыйнварында Русияне Демократик Федератив республика дип игълан итә. Ике көннән соң Уфада Милләт мәҗлесе (милли парламент) тарафыннан Идел-Урал штаты Федератив Русиянең субъекты дип таныла. Өч территориаль үзәк билгеләнә: Казан, Уфа, Оренбург.

 

1918 елның 23 мартында Бөтенрусия Милләтләр буенча комиссариатның һәм Бөтенрусия Мөселман комиссариаты Декреты карары белән Казан, Уфа, Оренбургны берләштергән Татар-башкорт совет республикасы оешуы игълан ителә. Ул РСФСРның субъекты дип таныла.

 

Ләкин бу карар юридик яктан легитим булмый, андый фәрманны Бөтенрусия советлар җыены (ВЦИК), аның президиумы (президиум ВЦИК) һәм Халык коммиссарлары советы (СНК) Декреты чыгарырга тиеш. Мондый эш башкарылмый. Каршылыклар килеп чыга. Большевиклар тактик яктан бик сизгер була, Идел-Урал территориясендәге бердәм төрки автономияне җимерү планы алдан ук булган дип уйлыйм. Юкка гына Гаяз Исхакый Ленинны һәм аның тарафдарларын карагруһчылар дип атамый.

 

1920 елда Идел-Урал төбәгендә совет властеның эшләре яхшыра, Колчак армиясе тар-мар ителә, татарның милли үзәкләре Казан, Уфа, Оренбург большевиклар кулында кала. 1920 елның маенда ТАССР автономиясе оешу игълан ителә. Аның башкаласы итеп Казан сайлана.

– Башкортлар иң беренчеләрдән булып автономияләрен төзи, аннары гына бу эшкә татарлар алына. Бер уйласаң, татарлар алга карап эш итүче зур милләт, ләкин бу очракта башкортлар бездән өлгеррәк булып чыккан.

 

– Башкортлар 1917 елның 15 ноябрендә үк үз автономияләрен булдыра. Оренбургта башкорт автономиясе оешу икеләтә сепаратистик акт дип кабул ителә. Беренчедән, бу Русия законын бозу, икенчедән, 1917 елның маенда узган җыелышта төрки халыклар арасындагы актка кул куюга башкортлар төкереп бирә.

 

Башкортлар белән уртак килешү төзеп, 1919 елның 20 мартында Русия большевиклар хөкүмәте көнчыгышта (Оренбург губернасы җирендә) Башкорт автономиясен таный. Шулай итеп, Кече Башкортостан барлыкка килә. Бу Татар-башкорт республикасы Декретын бозу була. Башкортлар лидеры Зәки Вәлиди нәтиҗәдә Колчак ягыннан Совет власте ягына чыга. Татар һәм башкорт теләге чынга ашмый.

 

Башкортларның төп мәсьәләсе – җир. Башкортның бәхете – туфракта дигәндәй, аларның автономия дип йөрүләре беренче чиратта җир биләмәләре өчен көрәшү. Ә татарларга автономия – ул хокукый тигезлек, Европа кеше хокуклары стандартларын гамәлгә ашыру. 1917 елда төрки халыкларның лидерлары бер-берсе алдында уртак автономия булдыру турында вәгъдә бирә. Бөтенрусия милли шурасы булдырыла. Ләкин берничә кеше, шул исәптән Зәки Вәлиди Шура карарын боза. Татарның бәласе шунда – ул артык законга буйсынучан, тәртипле милләт. Килешүгә кул куелган икән, алар вәгъдәне 110 %ка үти.

 

– Автономияне булдыру-булдырмау халык теләге буенча башкарылганмы? Мәсәлән, ул вакытта референдум уздырырга мөмкин идеме?

 

– Советлар Конституциясе буенча, референдум каралмаган. Элиталар арасындагы килешү турында сүз барган. Татарлар көчле, шуңа күрә Мәскәү башта Казан, Уфа, Оренбургны алар карамагына бирергә риза була. Ләкин бу сүздә генә кала. 1918 елның мартында бик күп вакыйгалар була, карарлар чыгарыла, әмма аларның берсе дә үтәлми. Төрле җыелышлар, утырышлар уза, тик бер җирдә дә күпчелек тавыш белән карар кылу булмый. Аңлашыла, илдә гражданнар сугышы вәзгыятендә кем кемне тыңлап торсын инде?! 1918 елның Советлар Конституциясе буенча, 1 эшче тавышы 5 крестьян тавышына тәңгәл килгән. Бу татарлар өчен уңайлы булмый, чөнки шәһәрдә нигездә урыслар яшәгән. Шулай да, Милләт мәҗлесе халык тарафыннан сайланган орган, аның составында эшчеләр, хәрбиләр, руханилар, милли интеллигенция вәкилләре булган.

 

1919 елның 13 декабрендә РКП (б) ның Үзәк Комитеты Татар-башкорт республикасы оешуга каршы чыга. 1920 елда Мәскәү Татар республикасы мәсьәләсен хәл иткәндә Уфа, Бөре, Бәләбәй өязләрен кушу турында сүз алып бара. Кече Башкортостан үзәге итеп Стәрлетамак калырга тиеш була. Шуны билгеләргә кирәк, Кече Башкортостанның беренче башкаласы итеп Баймак районындагы Темәс авылы сайлана, чөнки шәһәрдә башкортлар юк дәрәҗәсендә була. Татар республикасына өч өязне бирүгә каршы Уфа губернасының РКП (б) сы чыга. Нәтиҗәдә ТАССРның оештыру Декретында Бөре һәм Бәләбәй өязләрен кушу хакында халык арасында сораштыру уздыру мәсьәләсе куела. Ләкин тавыш бирү барып чыкмый, ТАССР һәм Уфа губернасы комитеты барысын да үзе административ юл белән хәл итә. Ә менә ул вакытта РСФСРның Милләтләр коммиссариаты әгъзасы Мирсәет Солтангалиев башкаласы Уфада урнашкан Зур Башкортостан яклы булып чыга. Аның идеясен 1921 елның 29 октябрендә Бөтентатар административ комиссия җыелышында да куәтлиләр.

 

– ТАССРның территориясе, милли составы, социаль катламы нинди булган?

 

– Галимҗан Шәрәф тарафыннан төзелгән Идел-Урал штатының икенче картасына карасаң, татар-башкорт территориясе 300 мең кв. км мәйданны тәшкил иткән, халык саны – 7 миллион кеше, аларның 51 %ы татар булган. 1920 елның маенда ТАССР игълан ителгәч, территория 60 мең кв. км га кала, халык саны 3 тапкырга кими, 2,5 миллион исәпләнә. Ә татарларның проценты саклана, урыслар – 38, чувашлар – 4 %.

 

Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 8 %ын татар тәшкил иткән, бу зур күрсәткеч. Мәсәлән, мари, чуваш автономияләрендә калада гомер итүчеләрнең гомум саныннан мари һәм чувашлар 1 %ка да тулмаган. Гомумән, Казан, Уфа, Оренбургта татар бистәләре көчле саналган һәм анда саф татар мохите хөкем сөргән. Мәгариф, дин системасы, матбугат, китаплар, хәйрия фондлары – болар барысы да татар телле була. Шуның белән дә без башка милләтләрдән аерылып торганбыз.

 

– Бүген Татарстан нефть җитештерүче төбәк. Ә ТАССР вакытында республика нәрсә белән яшәгән, ниләр җитештергән, халык ничек көн күргән?

 

– Татарга тернәкләнер өчен икътисад киңлеге кирәк. Идел-Урал, Казахстан төбәгендә алар башлыча терлекчелек чималын эшкәртү белән шөгыльләнгән, өлешчә игенчелек белән тамакларын туйдырган. Ләкин 1552 елдан соң уңдырышлы кара җирләр, елга буе урысларга бирелә, шуңа да иген үстерү күбрәк урыслар кулында кала. Казанда дары заводы, Алафуз текстиль фабрикасы эшли. Дары җитештерүдә бер генә татарны да катыштырмаганнар, тукыма эшендә дә алар саны бик түбән. Казан шулай ук сабын патшалыгы һәм типография үзәге була. Төп керем әнә шул тармактан исәпләнгән.

 

Ул елларда татарлар күпләп шәһәргә киткән, моңа аптырарга кирәкми. Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” һәм “Болганчык еллар” романнарын укысаң, җирне тартып алгач, укымышлы һәм мобиль булган татарлар бәхет эзләп шәһәргә, казах далаларына, Төркистанга чыгып китә. Татарлар башкалар тарафыннан үзләштерелмәгән сәүдә һәм терлекчелек чималын эшкәртү өлкәсендә бил бөгә башлый. Алар көндәлек куллану әйберләрен җитештереп көн күргән. 1552 елдан соң безгә тимер белән шөгыльләнергә рөхсәт итмиләр, татарлар бик теләсә дә металлургия, тимер юл, пароход төзү заводларын булдыра алмый, гәрчә тимерчелек татар кешеләренең канына сеңгән һөнәр.

 

Чуваш, мариларның автономияләре икътисад ягыннан куәтле булмый. Удмурт АССРда хәрби корылмалар эшләсәләр дә, җирле милләтне бу эшкә катнаштырмыйлар. Башкорт автономиясе белән чагыштырганда да без отышлырак позициядә булганбыз.

 

XX гасыр башында 150 мең татар Урал, Донбасс, Баку шахталарында эшли. Тернәкләнеп китәр өчен инвестиция кирәк булган, билгеле, моны татарларга берсе дә бирмәгән.

 

– Автономияләр мәйданын бик үзенчәлекле бүлгәннәр. Картага карасаң, кайбер татар авыллары чит өлкәләрдә торып калган, ә урыс авыллары ТАССРга кушылган. Нәрсәгә бәйле бу? Әлеге эш ашык-пошык башкарылганмы, әллә татарны махсус милләттәшләреннән аерырга тырышканнармы?

 

– Начармы-яхшымы, төньяк, көнбатыш чикләр ярыйсы билгеләнгән. Берара чувашлар белән территорияне алышу булган. Көньяк-көнбатыш, көньяк-көнчыгыш чикләр барысы да Идел-Урал штатына керергә тиеш иде. Моннан тыш Советлар хакимияте 1918 елда Татар-башкорт республикасына чуваш, мари җирләре белән бергә хәтта Сергач, Ырбишча якларын да кушарга вәгъдә иткән. Шуңа күрә алдан билгеләнгән территориянең татарларга биштән бер өлеше генә эләккәч, Барда, Малмыж буенча сораулар туган.

 

Шуны онытмаска кирәк, бу ачлык, коллективлаштыру вакытлары, Советлар хакимияте үзенә ничек уңайлы, шулай эшләгән, сезгә татар авылларын кушыйкмы дип сорап утырмаганнар. Кем белә, бәлки, татар автономиясе җиренә эләкмәгән милләттәшләребезнең авыллары әнә шулай телен, динен саклап яшәп калгандыр да. Советлар Союзы урнашкач, атеизм галәмәте белән Татарстан җирендә мәчетләр юк ителә, ә күрше автономияләрдә гыйбадәтханәләр манаралы булып саклана.

 

ТАССРның көнбатыш, көньяк, төньяк-көнбатышындагы чикләре 1920 елның 27 маенда кабул ителгән Декретта языла. Территорияне зурайту 1922 елга кадәр Зур Башкортостанны оештырганчы мөмкин булган. Ул чакта татарларга компенсация буларак Алабуга-Әгерҗе-Бондюг (Менделеев) “өчпочмагын” бирәләр. Моңардан соң Идел-Урал төбәгендәге мөселман автономияләре кечерәйгәннән-кечерәя башлый. 1920 елда Оренбург Казах автономиясенең башкаласы була, ләкин 1924 елдан ул РСФСРда губерния үзәге буларак кына кала. Кече Башкортостанның кайбер кантоннары, авыллары урыс өлкәләренә тапшырыла.

 

Татарлар ул вакытта күпләп чирәм җирләренә, Магнитогорск, Ярославль, Березняки шәһәрләрен төзүгә озатыла. Кызганычка каршы, татарлар күпләп яшәгән төбәкләр татар үзәгеннән ераклашкан була. Шуңа да татар интеллигенциясе милли-мәдәни автономия яклы була, бу милләтне берләштерергә ярдәм итәр дип ышаналар.

 

– ТАССРның вәкаләтләре, хокуклары нинди булган? Гадәттә, авыр чакта үзәк барлык хокукларны өеп бирә, аннары төбәкләр тернәкләнгәч, көч алгач, һаваны кыса башлыйлар. Татар автономиясе белән хәлләр ничегрәк булган?

 

– Русия тарихында Мәскәүдән ераклаштыру, аннары үзәкләштерү процессы бер-берсен еш алыштырып торган. Моны без 90 нчы еллар вакыйгаларыннан да күрә алабыз.

 

1918 елдагы Конституция карары белән РСФСР федерация дип игълан ителә, ләкин документта милли субъектларның хокуклары турында бер сүз дә язылмый. Шулай да, 1920 елның Декреты буенча, Татарстан автономиясендә 6 нарком булдырылуы турында әйтелә. Алар үз чиратында Бөтентатар советлар съездына буйсына. Җир наркомының башлыгы Юныс Вәлидов җир фонды татар республикасына тапшырылуына ирешә, шул рәвешле Татарстан кысаларында Җир Кодексына үзгәрешләр кертелә. Бу җирне арендага алу хокукын биргән.

 

Моңардан тыш ТАССРда җирле милиция генә буйсынган Эчке эшләр наркомы була, сәламәтлек саклау, юстиция, социаль тәэмин итү, халык мәгарифе наркомнары эшли. РСФСРда татар республикасында милли мәгариф турында Декрет булдырылган. Анда акка кара белән Казандагы урыс университеты (сүз КДУ турында бара) Советлар хакимияте карамагында калуы, ләкин биредә җирле халыклар үз кафедраларын оештыра ала дип язылган. Халык саны 10 %ны тәшкил иткән милләтләргә үз югары уку йортларын булдырырга рөхсәт ителә.

 

– Әгәр ТАССР урынына Идел-Урал штаты булса, безнең тормыш ничек үзгәрер иде? Тарихта Болак арты республикасы да игълан ителү мәгълүм. Ул нинди көч булган?

 

– Авыр сорау. Тарихта “әгәр” сүзенә урын юк, булганы үткән инде. Идел-Урал штаты идеясе ул вакыттагы тоталитар режим белән тәңгәл килмәгән. Әйе, бәлки, эсерлар тарафыннан куәтләнгән демократик дәүләтчелек шартларында аны тормышка ашырып булыр иде.

 

20 нче елларда Казанда, Уфада Советлар хакимияте татар-башкортка уңай карашта була, хәтта мәчетләр саны арта, Печән базары структурасы эшли, авылларда әллә ни үзгәреш күзәтелми. Советлар дәүләте барлыкка килүнең 10 еллыгын бәйрәм иткәндә, бер хисап документта “бу еллар эчендә Байлар Сабасы бернинди үзгәреш кичермәде” дип язылган. Ләкин 20 нче еллар азагындагы коллективлаштыру, индустриализация, мәдәният революциясе, Сталин режимы белән бар нәрсә үзгәрә.

 

Большевиклар хакимияте татарлар белән бик сизгер эш иткән, кайда басым ясарга, кайсы очракта чигенергә кирәклеген яхшы белгән. Русиядә бердәнбер татарларның гына урта хәлле катламы була, ләкин алар төрки халыкларга, урыс күпчелегенә карата вакуумда, изоляциядә торып кала. Демократияне күпчелек куәтләгән очракта гына татарлар да тигез шартларда үз хокуклары өчен көрәшә алыр иде. Бәлки, татарларның территориясе Русия чигендә урнашкан булса, Идел-Урал штаты мәсьәләсе тизрәк хәл ителер иде. Ләкин татар лидерлары үзләре дә аерым дәүләт өчен түгел, ә Русия эчендәге автономия турында сүз алып барган. Телибезме-юкмы, ләкин бабайларыбыз әнә шундый карар кылган. Алар бервакытта да төрекләргә, алманнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Бүгенге грузиннар, украиннардан аермалы буларак, татарлар һәрвакыт үз юнәлеше белән барган.

 

Ә Болак арты республикасы бары тик термин гына, аны большевиклар уйлап чыгарган. Казанны кызыллар яулап алганда, ул ике өлешкә бүленгән була, татар һәм урыс яклары арасында каршылык чыга. Большевиклар өч ай дәвамында Казанның татар өлешендә тәртип урнаштыра алмагач, Болак арты республикасын игълан итәләр. Большевиклар һәм Мирсәет Солтангалиев халык арасында Идел-Урал штаты вәгъдә иткәннәрнең барысын да Кызыл Армия бирәчәк, территориаль автономия булачак, тынычлык урнашачак, көрәшүегез мәгънәсез дип пропаганда алып барып, халыкны сындыра. Совет Бөтенрусия Мөселман комиссариаты һәм Учредитель Собраниясенең вәкилләре: Мулланур Вахитов (Казан), Галимҗан Ибраһимов (Уфа), Шәрәф Маннатов (Оренбург) тоталар да Татар-башкорт республикасы турындагы документка кул куялар. Ләкин Милли идарә рәисе Садри Максуди Совет коммиссариатының карарлары легитим түгел дип әйтә. Тик юридик эшләрне аңламаган халык моңа әһәмият бирми.

 

1918 елның март-апрелендә Милли идарә башлыгы буларак, Садри Максуди Мәскәү, Казан, Уфада Советлар режимы лидерлары белән сөйләшүләр алып бара. Милләт Мәҗлесе аңа министр-президент вәкаләтләрен бирә. Алар Русия Федерациясе эчендәге Идел-Урал яклы була. Милләт Мәҗлесе III Бөтенрусия Советлар съездында игълан ителгән РСФСРның субъекты булган ТАССРны танымыйлар.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 18 | 30.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»