поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.11.2016 Мәдәният

Гөлнур Урманчеева: “Миңгол Галиев, Рәшит Сабиров кебек остазларым белән сокланам” (ИНТЕРВЬЮ)

Җырчы, алып баручы, Альбина Апанаева белән күп концертлар куярга җитешкән Гөлнур Урманчеева сәхнәдә дә чыгыш ясарга да, вокал дәресләре дә бирергә өлгерә. Күп артислар популярлык артыннан куганда, Гөлнур, зур сәхнәдә балкырга, гастрольләрдә йөрергә мөмкинлеге булса да, үзенең бүгенге иҗади тормышы белән канәгать.

—  Гөлнур, бүгенге көндә син музыкага балаларны укытасың, ә үзеңнең остазың кем?
— Мин Казан дәүләт гуманитар-педагогик университетының (хәзерге Казан федераль университеты) музыка факультетын тәмамладым. Минем беренче укытучым Лидия Әхмәтова иде. Иҗади каршылыклар килеп чыканга күрә, Миңгол абый  Галиев белән сөйләшеп, аңлашып, аның канаты астына күчтем. Студентлары күп булу сәбәпле, башыннан ук аның төркеменә кереп булмады. Чын укытучым, остазым итеп нәкъ менә Миңгол абыйны исәплим. Ул бик ачык, зирәк кеше. Музыка ягыннан гына түгел, тормышка карата да бик күп киңәшләр бирде, шуңа һаман да аралашабыз, аңа һаман да чиксез рәхмәтлемен. Миңгол абыйга хөрмәтем кимеми, көннән-көн арта гына.
— Укыганда ук сәхнәдә чыгышлар ясадыңмы?
— Музфакта укыганда “Хыял” дип исемләнгән хорда чыгыш ясый идем. Без Рөстәм Гыйльфанов, Алсу Фазлыевалар белән бергә укыдык. “Татар яшьләре җыены” белән берничә ел җырлап, чыгышлар ясадым. Нәкъ менә шунда мин Рәшит абый Сабиров белән дә таныштым. Әлеге очрашу өчен язмышка мең рәхмәт, чөнки аның белән хәзер дә гел сөйләшеп торабыз, бергәләшеп туйларда, юбилейларда эшлибез. Ул миңа Казанда икенче әтием кебек.
— Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйльфанов белән уртак дуэтларыгыз бар. Сезне нинди мөнәсәбәтләр бәйли?
— Без Рөстәм Гыйльфанов белән абый һәм сеңел кебек. Күп кеше очрашалар дип уйлыйдыр, ләкин безне зур дуслык бәйли. Студент чактан ук бергә булдык. Тулай торакта урын бирмәгәндә кулга-кул тотынып фатир эзләп йөргән чаклар да бар иде, шуңа хәзер дә бик яхшы дуслар булып иҗат итәбез. Рөстәм ансамбльдә эшләү дәверендә һөнәри яктан бик нык үсте. Аннан чын мәгънәсендә үрнәк алам.
— Рөстәм артыннан синең дә ансамбльгә кереп китү теләге булмадымы?
— Укып бетергәндә кызыккан идем, ләкин хәзер андый теләк юк. Мин бит мәҗлесләр, төрле бәйрәм чараларын оештырам, ә ансамбльдә эшләү белән аларны параллель алып барып булмый. Бүгенге эшем белән мин канәгать. Хәзер гастрольләр дә кызыксындырмый, чөнки тормышта башка кыйммәтләргә өстенлек бирәм. Ансамбльгә килгәндә, мин Айдар абый Фәйзрахманов хезмәте белән сокланам, чөнки шуның кадәр егетләрне һәм кызларны җитәкләү өчен зур көч һәм түземлек таләп ителә.
— Гөлнур, белемең буенча син музыка укытучысы. Төп эш урының кайда?
— Мин А. Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясендә һәм 19 нчы балалар музыка мәктәбендә вокал һәм курайда уйнау буенча дәресләр бирәм. Филармониядә эшләүче артистлардан алган үрнәкне, тәҗрибәне балаларга тапшырырга тырышам.
— Үзең балаларны ничек укытасың?
— Мин теләге булган балаларны гына җыям, әгәр дә омтылышы бар икән, рәхәтләнеп шөгыльләнәбез, юк икән — таләп итмим. Балалар өчен ул әлегә хобби гына, ләкин без барыбер конкурсларда катнашабыз, халыкара дәрәҗәдә урыннар яулый башладык. Вокал ягыннан тавышны Миңгол абый методикасы буенча ачам, остазым алымнарын кулланып укытам. Үзем 8 ел музыкаль мәктәптә скрипка классы буенча укыдым, әнием курайда да, кубызда да уйнарга  өйрәтте. Шулай ук спортны нык яратам, шөгыльләнмәсәм үз-үземә урын таба алмыйм. Бер урында гына тора торган кеше түгел, миңа бит хәрәкәт итеп торырга кирәк. Физкультура буенча да укырга теләк бар иде, ләкин әнием эзеннән китәргә карар кылдым, ул да музыка укытучысы.
— Иҗатка да беренче адымнарны әниең терәге белән ясагансың. Бүгенге көндә дә аның белән киңәшләшеп эшлисеңме?
— Әнием 1 группа инвалид, авыруы аны коляскага гына калдырды. Авырлыкны олы йөрәкле әтием күтәрә. Чирне җиңү өчен зур күләмле акчалар табып, хәйрия концерты куйдык. Мәскәүгә барып дәваланып та йөрдек, тик, тулаем алганда, хәле яхшырмады. Әнием үзе бик көчле рухлы, ул авырлыкка бирешми, биш вакыт намаз укый. Без аны инвалид дип кабул итмибез, ул бары утырып кына тора. Әни минем продюсер һәм режиссер ролен башкара.  Репертуар сайлаганда да беренче киңәшне аннан сорыйм. «Бәхетемә язган яр», «Күрше егете» җырлары аның тәэсире белән уңышлы килеп чыкты. Якын дус кызым юк, аларны әнием алыштыра, дөресрәге, әниемне дус кызларым алыштыра алмый.
— “Яраннар чәчәк аткан” җыры клибында гаилә тарихын сурәтләдеңме?
— Бу җыр Миңгол абый репертуарыннан. Элеккеге заманны күрсәтәсе булганга, туган авылга кайтып, барлык сюжетны урында уйлап, туганнарым белән бергәләшеп төшердем. Әби ролендә минем үз әбием төште, яшь геройларны әтинең энесе һәм аның тормыш иптәше уйнады, башка рольдә дә туганнарым.
— Беренче концертыңны Чистайда үткәрдең. Туган якта тамашачы да үзебезнеке дип кабул иттеме?
— Тамаша бик яхшы, җылы үтте. Рәшит абый алып барды, Миңгол абый, Шамил абый Галиев кайтты, сәхнә дусларым Рөстәм Гыйльфанов, биюче Рәзит Мингазов һәм София Джамаль, Рөстәм Насыйбуллин катнашты. Аллага шөкер, авыр вакытта ярдәм итүче дусларым күп. Әлбәттә, көнләшүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә бар, ләкин аларга бөтенләй дә битараф булырга өйрәндем, күңелемә якын алмыйм андый сүзләрне. Хәзер инде минем Казанда укучыларым белән концерт куясым килә.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 13.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»