поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.11.2016 Язмыш

“Сукыр калгач хатыным ташлап китте”

Бер минутка гына күзләрегезне йомып, алга таба бер адым ясап, берәр эш эшләргә тырышып карагыз әле. Кыен! Ачык күзләр белән дөм караңгыда да нишләргә белмичә аптырап бетәбез. Ә янәшәбездә күпләр якты көнне күрү бәхетеннән мәхрүм булып гомер кичерә.

Бүген, ягъни 13 ноябрь – Халыкара сукырларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Кызганыч, күпвакытта җәмгыятьнең бу өлеше турында махсус көннәрдә генә искә алабыз шул. Берәүләргә тун, икенчеләргә яңа машина кирәк. Ә күрү сәләтеннән мәхрүм булучылар һәр тиенне иң зур хыялларын чынга ашырырга дип җыя.

Арчада яшәүче Фәнис Сабирҗанов капкасын да кайгы җиле көтмәгәндә шакый. 16 ел гомерен мәгариф системасына багышлаган Фәнис әфәнде бүген көннәр буе өйдә ятарга мәҗбүр. Бәхетсезлеккә юлыкканчы, Арчаның  икенче мәктәбендә оператор булып хезмәт куя ул.

2014 елның 24 май иртәсе. 9 ай буе гөрләп торган мәктәп, “Соңгы кыңгырау” кичәсеннән соң укучыларын җәйге каникулга озатып, тынып кала. Бәйрәм тәмамлангач, хезмәткәрләр дә  таралыша. Фәнис Сабирҗанов та өенә юл ала. Төш вакыты узгач, мәктәп директоры аңа:  “Балчык кайтаралар, мәктәп ишеген ачарсың әле”,  – дип шалтырата...

– Мәктәпкә барып җиттем, әмма капканы ача алмадым. Тоткага якынлашу белән күз алдым ап-ак булды, шуннан бирле берни күрмим, – ди ул. – Бәхеткә, минем чарасызлыктан басып торуымны күрше абый күреп алган, ул җитәкләп өйгә озатып куйды. Шул көннән бирле өйдә ятам, Аллага шөкер.

Шунысына игътибар иттем: Фәнис абый сөйләшү барышында берничә тапкыр “Аллага шөкер” сүзен кабатлады. Аяз көнне, якты кояшны күрмичә гомер ит тә, Ходайга шөкер итеп яшә әле син! Моңа күпме көч кирәк.

– Сукыр калгач, райондашлар, мине якыннан белүчеләр, хәтта белмәүчеләр дә ярдәм итәргә кереште. Махсус счет ачып, акча да җыеп карадылар. Беренче маяга Уфага барып, аллоплант (бу биоматериал зарарланган тукымаларны стимуллаштырып, органга үзлегеннән тернәкләнергә ярдәм итә) операциясе ясаттым. Әмма ул уңышлы булмады. Шуннан соң Мәскәү клиникасына барырга тәкъдим иттеләр. Анда ике процедура уздым. Ике күзгә бер сеанс 170 мең сум тора. Бәхеткә, Мәскәүгә үз машинасы белән дус егет алып бара, үзе йөртә. Икебезгә барып-кайту өчен дә 11 мең сум акча кирәк. Хәлемә битараф булмаучылар картага салган акча инде саегып килә. Анда тагын бер процедуралык мая калды, – дип көрсенә ул.

Әлеге дәвалауның файдасы юк түгел. Фәнис абый инде азрак шәүлә күрә башлаган. Әмма бөтенләй тернәкләнеп бетү өчен шактый чыгымнар кирәк.

– Өйдә ятканда бу бәла миндә генәдер кебек.  Ә клиникада минем кебек күрмәүчеләр хәттин ашкан. 78 яшьлек бер бабай белән сөйләшеп киттек. 13нче тапкыр киләм, ди. Соңгы икесендә ташкалага берүзе, озатучысыз гына юл тоткан. Эх, миңа да бәхет елмаеп, кимендә ун сеанс узып булса икән, – ди ул.

Фәнис Сабирҗановка шул елны ук “Синең авыруны Россия медицинасы дәвалый алмый” дип, беренче төркем инвалидлык бирәләр. Йөгереп йөри торган ир уртасы бу халәтеннән гарьләнә, кыенсына, билгеле. Тик нишләмәк кирәк...



Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 2015 елның 28 февралендә, 11 ел бергә тормыш иткән хатыны ташлап чыгып китә Фәнис әфәндене. Кызын да үзе белән ала. Туй көнендә авырлыкны да, шатлык-кайгыны да бергә, иңгә-иң куеп кичерергә бирелгән вәгъдәләр чәлпәрәмә килә. Бу вакыйга исә, тагын да ныграк тезләндерә ирне.

– Бик яратышып өйләнешкән идек. Аллага шөкер, дип гомер иттек. Шушындый авыр вакытта берүзем калырмын дип уйламаган идем. Нишләтәсең, язмыштыр, – дип көрсенә ул. – Хатыным мине язмыш сынавына бирешер, эчә башлар, дип уйлады. Әмма ихтыяр көчем нык булды. Ходай Тәгалә мине тайгак юлга кертмәде, Аллага шөкер. Хатыным минән 8 яшькә кечерәк. “Мин әле яшь, синең белән яши алмыйм”, – дип япты ишекне.  Башта аерым яшәргә тәкъдим итте. Ноябрь аенда  исә законлы төстә аерылыштык. Кызыбызга 11 яшь. Иң авыры – аның белән аралаштырмыйлар.

Фәнис абый бүгенге көндә әнисе белән гомер итә. Улы бәлагә тарыгач, күченеп килүдән башка юлы калмый ана кешенең. Тик... аның да күзләре күрми.

– Ничек яшисез дисеңме? Тормыш өйрәтә икән ул. Өйдәге җиһазларны капшап, тоеп, бала тәпи киткән кебек, йөрергә өйрәндем. Урамга чыгулар кыенрак. Кибеткә йомыш төшсә,  күршеләр ярдәмнән ташламый. Соры көннәремне уздырырга компьютер ярдәм итә. “Вконтакте”да дуслар белән аралашам. Ул махсус тавыш программасына көйләнгән, – ди Фәнис абый.

Фәнис Сабирҗановка “Пигментная дегенерация сетчатки” диагнозы куелган.  Бу авыруны Израильдә операция ясатып дәваларга була. Тик аның өчен 2 млн сум акча кирәк. Мәскәүгә барып та, файдалы процедуралар алырга каршы түгел Фәнис абый. Тик, алда әйткәнчә, моның өчен шактый күп акча кирәк. Бер карасаң, әллә ни зур чыгымнар да түгел инде. Intertat.ruны укучы 20 мең кеше йөзәр сум гына акча салса да, әлеге сумманы җыеп булыр иде. Кайгы бүген миндә,  иртәгә – синдә, диләр. Әйдәгез, Фәнис Сабирҗановка кулыбыздан килгәнчә ярдәм итеп, якты дөньяны күрү мөмкинлеге бирик. 

Акчаны түбәндәге номерларга салырга мөмкин:
БИЛАЙН: +79050380861
Саклык банкы картасы: 6390 0262 9008 370 693


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 13.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»