поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2016 Шоу-бизнес

«Болгар кызы» Альбина Мусина: «Бәхетемне югалтудан куркам»

90 нчы еллар башында иң популяр трио «Болгар кызлары» иде дисәм, ялгышмамдыр. Шунысы аеруча истә калган: тамашачы төркемдә алышынып торган һәр туташның исемен белеп, аларны күзәтеп бара иде. Аеруча зур күзле, түгәрәк йөзле, озын кара толымлы Альбина Әбүбәкирова-Мусина һәрчак игътибар үзәгендә булды.

Ул төркем составында 1991-94 һәм 1996-2003 елларда эшләде. Быелның февралендә Альбинаның яман шеш белән көрәшүе турында билгеле булды. Аңа ярдәм йөзеннән Хәйрия концерты да оештырылды. Шуннан соңгы айларда җырчы турында бернинди дә хәбәр ишетелмәде, күзгә чалынмады. Альбина Мусина белән гаиләсе, эше, хыяллары һәм өметләре  турында сөйләштек.



– Альбина ханым, «Болгар кызлары»нда эшләгән чакларыгызга әйләнеп кайтыйк әле. Ул елларны  искә аласызмы?
– «Болгар кызлары» – минем яшьлегем, бик бәхетле һәм рәхәт чакларым. Ул елларның якты хатирәләре, матур истәлекләренең бер генә тамчысы да түгелми-чәчелми күңелемдә саклана. Минем тормышымда барысы да этаплап һәм параллель рәвештә булды. Кечкенәдән спорт һәм музыка белән кызыксындым. Акробатика белән бик җитди шөгыльләнеп, спорт мастерына кандидат та булган идем. Әмма музыка мине акрынлап үзенә тартып алды. Башта – «Алчәчәк» балалар, аннан «Ялкын» яшүсмерләр ансамбльләрендә чыгыш ясадым, соңыннан «Болгар кызлары» трио­сы оешты. Аларның барысын да Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Камиләнең әнисе Заһидә Зәйнуллина җитәкләде. Бүген дә аралашып торабыз, хәзерге составның да иҗатын күзәтеп барам.

– Төркемнән аерылып чыкканнан соң сез берара «Сеңелкәш» дуэтында да чыгыш ясадыгыз бит әле.
– «Болгар кызлары»нда эшләгәндә үк, параллель рәвештә үзем генә дә чыгышлар ясый идем инде. Кызлардан аерылгач та, ялгызым җырлауны дәвам иттем һәм бертуган сеңлем Зөһрә белән «Сеңелкәш» дуэтын оештырдык. Болардан кала, төрле мәҗлесләр дә алып бара идем. Менә 18 ел инде мәктәптә музыка укытучысы, вокаль ансамбле җитәкчесе булып эшлим. Узган елның апреленнән Казанның 132 нче мәктәбендә укытам. Авырып киткәнче, бик актив тормыш рәвеше алып бара идем үзе, эшем җитәрлек булды. Соңгы вакытларда гына артык йөк алмас­ка тырышам, минем өчен бераз борчылуның да зур зыяны булыр­га мөмкин.

– Альбина ханым, сезнең өчен бик авыр тема икәнен дә аңлыйм, бу хакта үзегез дә телгә алдыгыз, авыруыгыз кайчан ачыкланды?
– Узган елның июлендә эштән медицина тикшеренүе уздык. Авыру шунда ачыкланды. Дөрес, аңа кадәр гәүдәнең билдән түбән өлешендә авыртуларга зарланып, табибка мөрәҗәгать иткән идем. Озак вакыт тикшеренү уздым, анализлар яхшы иде. Авыр­туларның сәбәбен ачыклый алмасалар да, арканы, умыртка баганасын дәвалауга уйладылар. Әмма әлеге дәвалану курслары миңа уңайга булмаган, күрәсең. Дәваланудан соң хәлем начарланды гына. Шуннан соң миндә кече оча сөягенең йомшак тукымаларында яман шеш ачыкланды. Аның да соңгы стадиясе иде. Иң элек медицина өлкәсендә эшләүче бертуган сеңлемә әйттем. Анализга ышанмыйча, берничә табибка бардык. Бәлки, бу хатадыр, дип өметләндек. Әмма авыруым азган, метастазалар арткан иде инде. Биш сәгатьлек бик авыр операция ясалды. Операция ясаган вакытта нервларга зыян килеп, аякка баса алмас булдым. Аларның сизгерлеге бер айдан соң гына кайта башлады. 23 курс нурланыш, 6 курс химия терапиясен алдым. Узган ел, гомумән, безнең гаилә өчен бик авыр булды. Иремә бик катлау­лы операция ясалды, кызым да хирург пычагы астына керде. Әнием кебек бик-бик якын апамда да яман шеш авыруы ачык­ланды, аны да тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Шушы борчылулар, мәшәкатьләр дә үз эшен эшләгәндер дип уйлыйм. Чөнки шул көннәрдә үземдә дә авыру ачыкланды.


 
– Бүген үзегезне ничек хис итәсез?
– Өч ай саен тикшеренү узып торырга кирәк. Әлегә анализлар яхшы. Алдагысы Ходай кулында. Табиблар, тагын кабатланырга мөмкин, дисәләр дә, бары тик яхшыга гына өметләнәм. Миңа кайвакыт кешеләр, авыру белән ничек көрәштегез, дип киңәш сорап яза. Күрәсең, мине кешеләр тулысынча сәламәтләнгән дип уйлыйдыр. Мин авыруны тулысынча җиңмәдем әле, дип аларның өметләрен өзәсем килми. Көрәш дәвам итә. Әмма барысы да яхшы буласына ышанырга һәм догалар укырга кирәк! Авыртулар бөтенләй бетте дип тә әйтә алмыйм. Әмма мин аларга игътибар итмичә яшәргә тырышам. Бер ел эшләмичә торганнан соң, табибларның каршы килүенә карамыйча, кабат мәктәпкә эшкә чыктым.



– Сезгә ярдәм итү йөзеннән, февраль аенда танылган җырчылар катнашында Хәйрия концерты да оештырылды бит әле.
– Әйе, концертта катнашкан хезмәттәшләремә, тамашачыларга, шулай ук мине дәвалаган табиб­ларга Алланың рәхмәте яусын. Бу концертны дустым Гөлнара Гайнетдинова оештырган иде. Дөресен әйткәндә, ул миннән шушы эшне оештырыйм әле, дип рөхсәт сораганда, аның файдасына ышанмадым. Ә бит ул вакытта 200 мең сум акча җыелды. Ул акчалар дәвалануга, шифаханәгә, туклануга, даруларга тотылды. Дөресен әйтим, бик авыр көннәр булды. Анализларым да бик начар иде. Депрессия­гә бирелгән, беркемне күрәсе килмәгән чакларым да күп булды. Әмма җан һәм тән сызлануларым, авыр­тынуларым турында бөтен кешегә дә тәфсилләп сөйлисем, кешеләрне куркытасым килми. Үзем дә аңламыйча-сизмичә, синең белән бик ачылып сөйләшәм әле бүген (елмая). Ул чакта концертның да матди яктан булышуыннан бигрәк, рухи ярдәме кирәк иде миңа. Шушындый хәлгә калган кешеләргә һичшиксез ярдәм кирәклегенә инандым. Бу минем үземә дә тормыш дәресе булды. Моңа кадәр вакытлы матбугат чараларыннан көн саен күрсәтелгән, сөйләнелгән авыруларга ул дәрәҗәдә үк игътибар ителмәгән икән. Һәм бу табигый күренеш. Мин бүген авыртуларыма яраклашырга, балалар, гаилә өчен яшәргә тырышам. Үземнең хәлемнән дә авырракларын күрергә туры килде. Балаларын химия терапиясенә алып килеп, алар өчен үзәкләре өзелгән, чарасызлыктан, бәгырь җимешләренә ярдәм итә алмаудан бәргәләнгән-өзгәләнгән Аналар бар... Операция, нурланыш, химия – болар берсе дә тиз генә, җайлы гына узып китми. Бик авыр чакларымда бакчага китеп, ирем белән аулакта кала идек. Әле генә төшенкелеккә бирелеп алам да кабат яшәү, көрәшү дәрте арта. Мин оптимист кеше. Балаларым, гаиләм, 76 яшьлек әнием өчен яшисем килә. Минем бит әле хыялларымны тормышка ашырасым бар.



Һәрвакыт бер истәлекне күңелемдә яңартам. 12 яшьләрдә мин әти-әни, сең­лем булуның чын бәхет икәнен тойдым. Шуннан соң күп тә узмады, 13 яшемдә әти үлде. Кадерле кешемне озаткач, ул хисне тагын да аңладым. 12 яшемдәге бәхет хисен менә хәзер кабат кичерәм. Гаиләм, улым-кызым бар, әнием янымда. Яшәгән һәр көнемә сөенеп, тормыш кадерен белеп яшисем килә. Соңгы вакытта мин кешеләрдән бераз ерагайдым. Чөнки бәхетем белән бүлешәсем килми. Мин аны югалтудан куркам. Авырырга тиеш түгел идем мин. Актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Шуңа күрә күз тидеме икән әллә, дип тә уйлыйм. «Ябыла, йомыла» башлавымның да сәбәбен шулай аңлатам.



– Ирегез Рамил абый белән ничә ел бергә инде сез?
– Без аның белән 1993 елда «Татар җыры»нда таныштык. Ул тавыш операторы булып эшли иде. Хәзер дә сирәк кенә булса да аппаратурасы белән концертларга йөри. Әмма сәламәтлеге начар булу сәбәпле, көн саен барып йөри торган эшкә урнаша алмый. Аңа бик катлаулы операцияләр ясалды, инсульт кичерде. Әле бит без аның авыру әнисен дә тәрбия­либез.



– Ирегез генә түгел, авыр вакытларыгызда балаларыгыз да зур терәк булгандыр, Альбина ханым.

– Әлбәттә. Кызым Ләйсәнне мин 20 яшьтә алып кайттым. Ул вакытта беренче урында эш иде. Әле җитмәсә университетта да укыдым. Шул сәбәпле, кызыма игътибар азрак эләкте. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә, әмма, әни кеше буларак, кызым белән тагын да якынрак булуымны телим. Ә Арсланны мин тугыз ел элек алып кайттым. Шуңа күрә: «Мин әни булудан ләззәт алам», – дип, бер ел беркайда да катнашмыйча, үземне тулысы белән улымны тәрбияләүгә багышладым. Арслан бик йомшак күңелле, хисчән бала. Ул мәктәптән кайту белән үк мине кочак­лап ала. Авырган вакытта да гел шулай итә иде. Бик авыр вакытларымда, күзләремә мөлдерәмә яшьләр тыгылганда, аны кочаклый идем дә, бөтен авырлыклардан кача идем. Тормышта миңа тагын да көчлерәк булыр өчен улым үз өлешен кертте... Миңа 42 яшь булса да, бер зур хыялым бар әле минем – тагын бер бәби сөясем килә... Мондый җитди авыруым булмаса, бәлки, алып та кайтырга булыр иде дә... Әмма бу хыялым шулай хыял булып кына калыр инде...


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»