поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.11.2016 Язмыш

Эльвинаның теләген Кыш Бабай да үти алмый шул...

Балтач районының Түнтәр авылында “пучты апа”ның оныгы Эльвинаны белмәгән кеше юк. Елга буендагы матур, җыйнак, яшел төс­тәге йортта яшиләр дип, ху­җа­лары турында җылы сүзләр әйтә-әйтә юлны өйрәттеләр. Шунда без “пучты апа”быз кызы Энҗенең, “бездә адрес буенча кешене эз­ләп табып булмый”, дигән сүзенең мәгънә­се­нә төшендек. Монда адрес – йорт хуҗасының исеме икән.

Эльвина Иванова редакциягә хат юллаган иде. “Мин район газетасы оештырган фотобәйгедә катнашам, җиңәргә ярдәм итсәгез иде”, – диелгән иде анда. Гадәттә, мон­­дый хатларга игътибар итми­сең, әмма 5 нче сыйныфта укыган баланың “минем әтием дә, әнием дә юк инде” дигән юллары игътибарны аның фотоларына юнәлтте. Беренчесенә сабый “әниемнең мәк­­тәпкә беренче һәм соңгы мәр­тәбә озатуы” дип аңлатма язса, тавыклар белән төшкәненә “көн дә мәктәпкә озатучыларым” дип язып куйган иде. Бу бала безнең өчен җиңүче дип, бүләкләр әзер­ләп, аны котлап кайтырга булдык. Сайтыбыздан Эльвина фотоларын күр­гән татар филармониясе хез­мәт­кәрлә­ре дә балага бүләк әзер­ләгән иде.
 
Эльвина безне якын туганыдай каршы алды. Туксан яшьлек Гыйлембану әби, Эльвинаны опекага алган әбисе Әлфинур апа да ачык йөзлеләр, ләкин хәсрәт арты хәс­рәт күргәннәре сизелеп тора.  Акрын гына үткәннәрне барлыйбыз. Күп­не күргән әнине, тома ятим калган баланы яңадан кайгылы үт­кәннәр­гә кайтарасыбыз кил­мәсә дә, сүз үзен­нән-үзе шуңа килеп төртелә. Күрдек инде, кызым, дип башлый сүзне Әлфинур апа, түзәрлегең бармы, кодагыйлар йортыннан кыска вакыт эчендә – сигез, бездән биш мәет чыкты бит. Эльвинаның әнисе, кызым Ләйлә 29 яшендә  әрәм булды...

Егерме җидешәр басма алдырдым

– Авылымны шулкадәр яратам, шөкер, кызларыма да шушы яратуны сеңдерә алдым бугай. Өчесе дә Балтачтан ерак китмәде. 1972 елның июнендә мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады, ә бер­ничә көннән почтага эшкә урнаштым. Шул көннән бирле 43 ел беркая да китмичә эшләдем дә эшләдем. Лаек­лы ялга чыккач та эшләдем әле. Хәзер дә газета-журналларга язылу декадасында чакыртып алалар. Синнән башка булмый, халык та, Әлфинур нигә күренми дип сорый дигәч, сүз­ләрен тыңлыйм инде.

“Пучты апабыз” халыкның газета-журналларга күпләп язылган чакларын сагынып искә ала. Юкса тарату өчен авылны өчәр кат урарга туры килгән, моның өстенә халыкның түләү кәгазь­ләрен дә кабул итәргә кирәк. Почта  эше шу­ның белән күңелле дә инде, үзем дә 23-27шәр басма алдыра идем дип шаккатырды ул:
– Бергә эшләүчеләр “нишләп языласың бу кадәр басмага” дип аптырыйлар иде. Почтага килә бит, шуннан карап чык та, аннан язылучысына илтеп бирерсең, дип акыл өйрәтәләр иде. Ә минем диванга кырын ятып тәмләп укымагач, күңелем булмый.

Илле елга якын авыл урамнары буйлап хатлар, газеталар өләшкән апа халыкның шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши. Үзенә сынаулар килгәч тә авылдашлары ярдәменнән ташламый аны. Ә бит сынауларның ниндиен күтәрергә туры килә:
– Өч кызымны ялгыз үстердем. Ирем Зөлфәтнең кулыннан кил­мә­гән эше юк иде. Аның үлеме сер булып калды...

Әлфинур апаның сүзенә олы кызы Энҗе кушыла:
– Ләйлә авырып китәр алдыннан гына ире Анатолийның туганнары, барлыгы алты кеше (әти-әнисе, абыйсы, аның ике яшьлек кызы, кияүләре, әбиләре) бер-бер артлы берничә ай эчендә үлеп киттеләр. Озак та тормады, үзе­без­нең әтиебез вафат булды. Аның үлеменә бер ай да булмады, Анатолий да харап булды. Бер-бер артлы кайгы килә торды, Ләйләбезне гүргә иңдергәнгә дүрт ел вакыт узган, ә безгә ул каядыр киткән, һаман кайтып керер төсле.

Кулың әбиеңнеке төсле уңган икән


Әлфинур апаның төпчеге Ләй­лә әбисе Гыйлембану апа кебек ­аш-суга оста була. Гыйлембану апага исә авылда пешекче булып эшли башлаганчы, 7 класс тәмам­ла­ганнан соң ФЗӨгә алынырга, Яшел Үзәндәге хәрби заводта корал ясарга туры килә әле. “14 яшь­тән эштә мин, хәзергеләр генә ул 30да да үзләренә урын таба алмый интегә”, – ди әби. 90 яшь­лек әби заманында заводта корал ясагач, хәрби пенсия алырга тиеш булган. Әмма аны ке­нәгәдә укыды дип теркәгәннәр дә, эшләгән чорын “онытып” калдырганнар. Гыйлембану апа, булганына шөкер дип, бу мәсьәлә уңаеннан сүз куертмады.

Ләйлә, үзен сыер савучыларга ашарга пешерергә куйгач, эшен менә шушы сабыр әбисе белән киңәшләшүдән башлый. Гаиләңә пешергән кебек пешер, ризы­гың­ны төрләндереп тор, дип киңәш бирә әби. Әнисе исә кызының тырышлыгын болай искә ала:

– Тәвәккәл бала иде, бер­нәрсәдән курыкмады. Сыер савучыларга, төзүчеләргә, урман ки­сү­челәргә пешерде.
Ләйләнең аш-суыннан канә­гать калган бригадир, Әлфинур апага килеп рәхмәтен җиткерә. “Булдыклы ла кызың, Әлфинур. Бертөрле генә пешер дисәм дә, өч бригадага өч төрле ризык әзерли, бер иренми”, – дип ананың иң­нәренә канатлар куеп китә.
– Печән өстендә машина кирәк булса, Ләйләбез таба. Бер елны печәнне кибәнгә өеп бетердек кенә, Ләйлә шалтырата. Әни,  “КамАЗ” машинасы таптым, хәзер килеп җитәм. Карасак, рульдә үзе, шофер – пассажир ягында. Менә шундый курку белмәс иде...

Каш ясыйм дип...

Сеңлесе белән район хаста­ханәсе, республика клиник хас­таханәсе юлларын таптаган Энҗе фаҗиганең башын теш пастасыннан күрә:
– Ләйләнең тешләре болай да ак иде инде. Бераз саргайганнары бар дип, агарта торган кыйм­мәтле паста белән щетка алган. Ике юу белән агартты, дип сөй­ләгәне истә. Шуннан туктыйсы гына да бит, һа­ман шул пастаны кулланган, ахры. Ә пастаның рекламасы саллы: табигый кушылмалардан ясалган, бер зыяны да юк... Ике атна эчендә тешләре алдан кителә башлады. Аннан мич­тән кубып төшкән акшар кебек коелдылар. Берзаман кайттым, Ләйлә  әниләргә кил­мәгән.  Өйләренә киттем. Барсам, ни кү­рим: муеннары шешкән, ниш­ләптер начар авыру дип уйладым, район хастаханәсенә алып киттем. Анда аны юньләп карамадылар да, Казанда исә анализлар әзер булу белән, 15 минуттан операциягә, дип игълан иттеләр.

Ләйләгә төрле бүлекләрдән 13 табиб җыелып, 6 сәгатьтән артык операция ясыйлар. Җитди эшкә әзерләнгәндә, бернинди гарантия бирә алмыйбыз, авыру азган дип аңлаталар. Баксаң, теш үлекләп казнага да, хәтта үпкәгә дә зыян салган, канга күчеп, сепсис башланган икән. Үлек бик куркыныч нәр­сә, ул бер сәгать эчендә ике сантиметр тирәнлеккә китә, кан тамырларын ашый, ди табиблар. Ләй­лә белән дә шундый хәл була. Операциядән соң перевязка ясап ятканда, муендагы юан тамыр шартлап өзелә. Табиблар бу юлы да коткарып кала. Аңа барлыгы дистәдән артык операция киче­рергә туры килә.

Ләйлә Эльвинасы янына танымаслык хәлдә кайта. Авыз эштән чыккан, ашату шланг аша, сулау бугаздан чыгып торган шланг аша... Ләкин, нинди хәлдә булса да, әни исән, әни янәшәдә. Шатлыкны вакытлыча күңелсез­лек­ләр чикли аламы соң инде?!

– Кызым, әни сезнең җилкәдә яшисем килми, үз йортыма кайтам, хәзер йөрерлек хәлдә бит инде мин, дигәч, каршы килә алмадым. Шулай да Эльвина монда яшәп калды. Үзен карый алса, бик яхшы, ә баланы бугазындагы шланг­ны алгач янына җибә­рербез дип планлаштырган идек. Бер көнне әби­сенә шалтыраткан ул. “Нәнә, әни­нең кичә генә җир­ләнгән сыйныфташы чират сиңа дип таяк тоттырып калдырды. Нәнә, минем үлә­сем килми”, – дип шашынып-ша­шынып елаган. Шушыларны ишет­кәч, аяк астымда җир убылган кебек булды. Кулга алсын үзен дип кырысрак сөйлә­шәм, нишләп әби­еңнең йөрәген телгәлисең, бала, Аллага шөкер, тернәкләнеп килә­сең бит инде, дим. Менә күрерсез, мин хак­лымы, сезме, диде балакаем...

Шашынып калган әни Эльвинасы янына килә, кызы белән истә­леккә дип фотога төшә. Шуннан соң тынычланып калгандай була да, үз йортына кайтып китә Ләйлә һәм ...төне буе кар көри. Аннары ишек төбенә утыра да, күзләрен мәңгелеккә йома. Кулы кесәсендә, мөгаен, ачкычын алмакчы булгандыр, янәшәсендә көрәге. Утыз яшенә күп тә калмаган, табиб­лар­ның, син терелдең, дип әйткәнен өзелеп көткән ананың гомере нишләптер әнә шулай өзелә.

Терекөмештәй тере Эльвина

Әлеге вакыйгаларны йөрәге аша үткәргән, сабый акылы белән олылар тормышын аңларга тырышкан Эльвинаның бу гаилә өчен нинди бүләк булганын без әнисе Ләйлә кыйссасын тыңлап бетергән­нән соң аңладык. Сабый әбисе бе­лән зиратка йөри, кабер өстендә бөтерелеп-бөтерелеп очкан күбә­ләкне әнисе җаны итеп кабул итә. Йортта күңелсезләнә башласалар, әле ут чыгартып бии, әле рәсем ясый, бөтен гаиләне кул эшләренә җигә.
 
Гыйлембану әби ыргак белән бәйләүгә оста булса, Эльвина плас­тилиннан, кәгазьдән әллә нинди сыннар, картиналар ясый. Әлфи­нур апа бакчада эшләргә ярата икән. Ул җирнең бер кишәрлеген җир җиләге, каен җиләге кебек урман нигъмәтләре биләмәсенә әй­лән­дерсә, икенчесендә алмалык, өчен­чесендә үләннәр үстерә. Әл­финур апа 26 төрле үләнне киптереп чәй әзерли. Шул арада оны­гының укуда өлгерешен, төрле бәй­геләрдә ничәнче урында баруын да күзәтергә өлгерә. Эльвина бу бәйгеләрне, йорттагылар хәсрәт­тән  арынсын дип уйлап таба сыман тоелды безгә. Зирәк сабыйның фикерләве дә олыларча бит. Кыш бабайга юлланган хатын гына алыйк. Үзенең тормышын бәян иткәннән соң, мин теләгән бүләкне хәтта син дә ясый алмыйсың шул дип тәмам­лаган әнә.

Әти-әнисеннән калган кредитларны капларга да әбисенә Эльвина ярдәм итә. Бәйрәмнәрдә, туган көнендә үзенә бүләк иткән акчаларны “копилка”сы белән банкка алып барган. Әбисе тү­лә­гәндә “боларны да куш” дип үтенгән икән. Ә ярдәм итүчеләр, шөкер, шактый. Колхоз рәисе Рамил Гыйльмуллин да, районның җирне теркәү палатасы җитәкче­се Илдар Сафиуллин да баланы да, гаиләне дә ярдә­меннән ташламый икән.

Эльвина бик тырышып укый. Дәү үскәч полициядә эшләя­чәк­мен, ди. Әтисе Анатолий милиционер булган. Вафат буласы көнне эшенә салмыш килеш барган. Шуңа да карамастан, аңа корал биргәннәр. Сабый күңелендә сораулар шактый. Ачылып китмәсә дә, аңлашыла, зур үскәч ачыклармын дигән уй белән яши ул.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»