|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2016 Мәдәният
Филармониядә Рөстәм Яхин тууга 95 ел тулуга багышланган гала-концерт узачак (ВИДЕО)Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ноябрь, икенче ел инде, Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале уза торган ай. Быелгы фестиваль бөек композиторның тууына 95 ел тулуга багышлана. 12 ноябрьдә фестиваль кысаларында музыкант, СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе чыгыш ясый. II классик музыка фестивале 25 ноябрьдә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Рэм Урасин, Альбина Шаһиморатова, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Воронцова һәм башка җырчылар катнашындагы Гала-концерт белән төгәлләнә.
--- |
Иң күп укылган
|