|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2016 Мәгариф
Камышлы районы ата-аналары ник татар телен укытуга каршы?
Туган җирең Идел буе, Үткән уку елы ахырында Камышлы районында ана телен укыту буенча конференция үткәрелгән иде. Анда Камышлы районында гына түгел, өлкәнең башка татар авылларында да туган телләргә игътибар бирелмәү, сәгатьләр җитешмәү, ата-аналар каршылыгы һәм балаларның татар телен кирәксенмәве турында сүз күп булды. Анда Камышлы районында ана теле дәрес буларак тик Иске Ярмәк мәктәбендә генә укытылуы, башкаларында, шул исәптән “Әлифба” китабын төзүче Сәләй ага Вәгыйзовның туган авылы Байтуганда да тик факультатив рәвештә генә керүе турында да сөйләделәр. Менә шул конференциядә күтәрелгән сорауларга җавап эзләп, Камышлы районы Яңа Усман авылының унберьеллык мәктәбенең ишеген ачып керәм. Мине мәктәп директоры Гүзәл Камил кызы Миннапова каршы ала. - Әйе, үткән уку елында татар теле факультатив рәвештә укытылса, быел ул дәрес буларак керә. Дөрес, әлегә атнасына бер генә сәгать. Иске Усманда да шул ук хәл. Сәбәбе дә бар: ата-аналар татар телен укытуга каршы. Көн саен мәктәпкә килеп, “минем балама татар телен укытмагыз” дип гариза язып йөриләр, югары инстанцияләргә дә барып җитәләр. Аларның күбесе өйләрендә дә гел рус телендә генә аралашалар бит. Минем үз балаларым да, татарча белсәләр дә, өйдә гел русча гына сөйләшергә яраталар. Бу, бәлки, балалар бакчасында татарча сөйләшергә ярамаганлыктан килеп чыккан хәлдер? Чөнки элек балаларны мәктәпкә биргәнче рус телен өйрәтергә тиеш идек. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Гаҗәп, татар булмаганнары дәрестә үзләре теләп утыралар, укыйлар, зачётлар тапшыралар, ата-аналары да моңа каршы түгел... Яңа Усман мәктәбенең татар теле укытучысы Айсылу Минзәки кызы Ибраева да шул ук сүзләрне кабатлый: Өйдә татарча сөйләшүче балаларның фикер йөртүе әйбәт, әлбәттә. Ә башкаларның хәле шәп түгел. Кайберәүләре”һ”, “ү”, “җ”,”ң” кебек татар хәрефләрен танымыйлар да, әйтә дә белмиләр иде. Тырыша торгач, җаена төшә башладык. Төрле бәйрәм чараларын татар телендә алып бара башлавыбыз да ярдәм итә. Хәзер инде Татарстанда үткәрелә торган конкурсларда катнашучыларыбыз да бар. Айсинә Кәримова, Рифат Шәймарданов, Динә Абдуллова, Руфинә Исмә¬гыйлевалар “дүрт” һәм “биш”¬ле билгеләренә генә укып, мәктәбебезнең горурлыгы булып торалар. - Башкалар да шулай яхшы укысыннар өчен мәктәптә татар теле түгәрәкләре оештырып, бәлки әти-әниләрнең үзләрен дә татарчага өйрәтергә кирәктер? Тәнәфестән соң мәктәп директоры Гүзәлия Камил кызы белән әңгәмәбезне дәвам иттек. ...Зур спорт залы, ашханәсе, пластик тәрәзәләр куйдырылган бинасы булган мәктәптә уку өчен бөтен уңайлыклар да бар. Тик барысы да Бердәм Дәүләт Имтиханнарын тапшыру өчен көйләнгән. Ә татар балаларын татар итеп, хезмәт сөючән, бер-берсенә һәм олыларга булышучан балалар итеп үстерү өчен законнар һәм ата-аналарның һәм укытучыларның теләге җитеп бетмиме? Шул турыда уйлый-уйлый чыктым мин бу мәктәптән. Кайткач, Камышлы районының башка татар авылларына шалтыратып, ничәшәр сәгать татар теле укытылуы белән дә кызыксындым. Аңлавымча, Иске Ярмәктә бишенче сыйныфтан алып җиденче сыйныфка кадәр - өч, сигезенче сыйныфта - ике, ә тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныфларда берәр сәгать, Камышлыда беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр - берәр, җиденчедә икешәр дәрес укытыла. Аның да беренчесе дәрес, ә икенчесе факультатив рәвешендә үтә. Күп еллар Денис авылы мәктәбендә татар теле укыткан фән һәм мәгариф отличнигы Гөлсинә апа Хәйруллина белән бу турыда бик озак сөйләшеп тордык. Ул әйткән иң мөһим фикер: “Мәктәп җитәкчесеннән дә бик күп нәрсә тора”, - сүзләре булды кебек. Әйе шул, ата-ана, укытучы, җитәкче – барысыннан да тора ул. Алар барысы да бер фикердә булып, балаларыбызны ике телле бай кешеләр итеп тәрбияләү кирәклеген аңлап эшләсәләр, сәгатьләре дә, укытучылары да, мөмкинлекләре дә табылыр иде. Төптәнрәк уйласаң, бер дәрес тә, ике дәрес тә туган телне өйрәнү өчен бик аз. Башлангыч мәктәпнең бөтен фәннәрен дә татар телендә укытсаң, аннары әкренләп рус теленә күчсәң дә әле чамалы гына булыр иде. Безгә татар телендә язучы, укучы, иҗат итүче кешеләр кирәк бит. Ә үз телен ипилек-тозлык кына белүчеләр андыйга ярамый шул. Бу нисбәттән Иске Ярмәк авылы тагын алдынгы булды бит әле. Мәктәптә татар теле атнасына ике-өч дәрес укытылуга карамастан, әти-әниләр ризалыгы белән озакламый гарәп, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү буенча түгәрәкләр ачылырга тора, дип белдерде Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим. Әйе, конференциядән соң боз кузгалды. Кайчан ташкын булып ага башлавын көтәбез.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|