|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Бозлавык галәмәте: мәктәпләрдә укулар туктатылган, хастаханәләр тулган, юл һәлакәтләре саны минут саен артып тора (ФОТО)Бүген иртән эшкә барырга дип чыгучыларның уенда бер генә нәрсә иде: тимераяклар гына киясе калган икән. Тукталышка ашыгучы хәйран кеше таеп егылды, юлда бөкеләр хасил булды, берничә урында транспорт һәлакәтләре дә күзгә чалынды. Күп кенә ата-аналар балаларын мәктәпкә дә җибәрергә курыкты. Бозлы яңгыр явып торганга, трамвайлар начар йөрде. Иртән бозлавык аркасында "Казан" халыкара аэропорты да вакытлыча ябылган иде. Татарстанда автобус йөртүчеләргә дә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар, трассаларны ябып тордылар. Хәзерге минутларда юллар ачылган инде. Юл һәлакәтләре исә теркәлеп тора. Иртәнге сәгать алтыдан унга кадәр йөздән артык авария теркәлде, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Оксана Кононенко. Казаның дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү өчен өстәмә пунктлар ачкан. Яңа пунктлар «Мега» кибете, Оренбург трактында, Большая Крыловка — Несмелова, Восстание — Васильченко, Җиңү проспекты — Дубравная, Техническая — Кулагина урамнары чатларында эшли. Аварияләр шәһәрдә генә түгел, республика районнарында да теркәлеп тора. Иртән Мирный бистәсендә “КамАЗ”, юл тайгак булу сәбәпле, ипи сатыла торган ларекка килеп кергән. Бәхеткә, бу вакытта ларекта беркем дә булмаган. Әлмәт районында пассажир автобусы трассадан төшеп киткән. Казанның үзендә, Декабристлар урамында, юлга ком сибә торган “КамАЗ” шулай ук юл читенә барып төшкән. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, иртәгә мәктәпләрдә укуларны туктатып торырга, балаларны йөртә торган автобусларга саграк булырга тәкъдим итә. Шул рәвешле, кайбер районнарда, авылларда, Казанның күп мәктәпләрендә иртәгә укулар булмаячак.
--- |
Иң күп укылган
|