поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2016 Дин

Хатын-кыз талак сорый аламы? (сорау-җавап)

Ир белән хатын – игезәк җан дисәләр дә, гаилә эчендә төрле аңлашылмаучанлык аркасында “игезәк җаннар”ның бер-берсенә карата суынып китүе дә бик ихтимал. Гаилә учагын сакларга тиеш булган, өй эчендәге мораль-психологик мохиткә үтә дә сизгер ханымнар еш кына катлаулы дилемма алдында кала. Бу очракта дус-иш, туган-тумачаның киңәше дә килешмәскә мөмкин.

Intertat.ru редакциясенә килгән хатларның берсе әнә шундый кыен хәлдә калган ханым тарафыннан язылган.
 
Тартмый, эчми, намаз укый торган ирне Аллаһыдан сораган идем. Аллаһы Тәгалә миңа андый ирне насыйп итте. Безнең хәзерге вакытта дүрт балабыз бар. Ирем – талантлы иҗатчы буларак танылган шәхес. Тик мин үземне аның янында бик бәхетсез хис итәм. Ирем мине яратмый, хөрмәт итми, балаларны да миңа каршы котырта. Үзе намаз кешесе, хаҗ да кылды, ләкин миңа кул уйната, җәберли... Башыма төрле уйлар килә башлады инде... Мин казыйдан киңәш сорасам, ничек булыр икән? Миңа хәзер нишләргә? Психологлар ул ирдән качарга куша... Тик кая барыйм: дүрт балам да әтиләрен бик яраталар. Ирем: «Китсәң, балалар миндә калачак!» – дип куркыта.

А.


Әлеге четерекле сорауга  Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов җавап бирә:



Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Сезнең хәлегез, чыннан да, кызганыч. Еш очрамаса да, андый гаиләләр бар шул. Сезнең хәлегезне ислам кануннары буенча тикшереп карасак, ирегез – залим, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә әйтә: «Кем үзенең гаиләсенә, хатынына карата иң яхшы мөнәсәбәт күрсәтсә,  арагыздан иң хәерле булганыгыз – шул кеше». Аллаһы Тәгалә Коръән аятьләренең берсендә әйтә: «Үзегезнең хатыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз!»

Ирегез сезне кыйнаган очракта, сезнең хәтта казыйга мөрәҗәгать итеп, талак  таләп итәргә дә хакыгыз бар. Монда инде шаһит белешмәләрен күрсәтергә тиешсез. Казый янына икәү килергә дә киңәш итәм, бәлки бу ситуациядән чыгу юлын табарга җиңелрәк булыр. Уртага салып сөйләшсәгез,  бәлки гаиләне саклап калу мөмкинлеге дә бардыр әле.


---
Интертат.ру
№ --- | 11.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»