|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2016 Дин
Балтачның яңа ачылган мәчетеннән сәдака акчаларын урлаганнарБалтач хастаханәсе янында «Ислам нуры» мәчете күптән түгел генә ачылган иде. Эче һәм тышы зәвык белән эшләнгән, пөхтә бу мәчет дин тотучыларны үзенә тартып тора. Әмма дин тотучыларны гына түгел, аны танымаучы, мәсхәрә кылучылар да әлеге мәчеткә сукмак салганнар икән. Моннан ике атна элек, иртәнге намаз укылып, барлык кешеләргә, районга, илгә иминлек теләп дога кылганнан соң, барлык утларны сүндереп, дин тотучылар өйләренә юнәләләр. Иртән, 8 тулып китүгә мәчеткә килгән баш имам Фәрит Зәкиев коймага беркеткән сәдака салырга куелган әрҗә капкачының ачылган сыман булуына игътибар итә. Игътибар белән караганда, бу әрҗәнең каерылып ачылуы күренә. Хәбәр полициягә китә. Махсус өйрәтелгән эт белән килгән полиция хезмәткәрләре башка сыймаслык эшне башкаручыны ачыкларга алыналар. Әмма җинаятьченең эзен алган эт, хастаханә коймалары яныннан бик ышаныч белән барса да, олы юлга чыгуга эзне югалта. Машиналарның, кешеләрнең өзлексез юлда йөреп торуы бу очракта комачау итә. Бүгенге көндә урланылган акчаның аз булуы сәбәпле җинаять эше кузгатылу туктатылган, әмма тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә районның "Хезмәт" газетасы.
"Әлеге вакыйга турында бәлки язмаскадыр, дип уйлаган идек, әмма бу эшне эшләгән бәндә бернинди тавыш булмады, киләчәктә кыңгыр эшемне тагын кабатларга мөмкин, дип уйламасын өчен җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарырга булдык", - ди газетаның баш мөхәррире.
--- |
Иң күп укылган
|