10.11.2016 Җәмгыять
Әҗәтлеләр ник банкротлыкка чыгарга курка?
Россиянең мәгълүмат чаралары чаң суга: физик затларның банкротлыгы турында моннан ике ел элек кабул ителеп, бер ел элек гамәлгә кергән канун эшләми диләр. ”Ватаным Татарстан” законның кабул ителү стадиясендә үк һәм, кабул ителеп гамәлгә кергәч тә, аның турында ике тапкыр язды. Без бигрәк тә инде табадан төшкән канунга тискәре караш белдердек, аның эшләмәячәген алдан әйттек.
Чөнки, бердән, банкрот булу өчен бай булырга кирәк, бай икәнсең инде банкротлык процедурасы сиңа пычагымамы дигән фикер тудыра торган каршылык бөлгенлек турындагы кагыйдәләрнең төбенә үк салып калдырылган. Кесәңдә артык акчаң булмаса, судка гариза яза алмыйсың: суд пошлинасы ук 6 мең сум тәшкил итә. Юристларга һәм синең кесәңнән ашарга теләүче башка персонажларга түләргә йөз меңләгән сум акча тотарга туры килә. Шуның кадәр мал сарыф иткәннән соң да әле сине банкрот дип танымаска мөмкиннәр, димәк, әҗәтләреңне зур процентлары белән бергә түләп бетерергә туры киләчәк.
Мәсәлән, быелның мартында Новосибирскидагы бер хәсрәт кредитоманны инде банкрот дип танып бетергәннән соң, суд, алдашуда гаепләп, әҗәтләрен гамәлдән чыгарудан баш тарткан. Ә болай миллионнан артык потенциал банкротның әлегә бары тик 0,2 проценты гына үзен бөлгән дип танытуга ирешкән. Бер ел вакыт эчендә россиялеләрнең үзләрен якларга тиеш дип саналган законнан файдалана алмаулары, яисә файдаланырга теләмәүләре канунның кулайсыз булуы, эшкә ярамавы турында сөйләмимени? Бер ел элек басылган ”Бөлгенлек – бәхетме?” дигән язмада без нәкъ шулай фаразлаган: ил гражданнарының бу кануннан шайтан Коръәннән качкан кебек качачагын әйткән идек.
Бөлгенлек бәхетеннән гражданнарның массакүләм баш тартуының икенче сәбәбе мал югалтасы килмәү дигән эгоистик теләккә барып тоташа. Берәүнең дә машинадан колак кагасы, затлы фатирдан начарына күчеп утырасы килми. Югыйсә күпчелек машинасын һәм берникадәр малын сатып җибәрсә, әҗәтләрен суд процедурасыннан башка да түли алыр иде. Ничек итеп болардан үз теләгең белән колак кагасың ди. Иң яхшысы машинада утырып йөргән килеш кенә банкка әҗәтеңне түләмисең. Коллекторлар белән сугыш сукмагына чыгасың: тегеләр синең теңкәңә тия, син аларныкына. Минем үзешчән коллектор вазыйфасын башкарып караганым бар. Зур суммадагы акчамны, түләрлек малы бар дип, бер эшмәкәргә биреп торган идем, кайтарып бирү вакыты килеп җиткәч, малыннан аерыласы килмәгән танышны үз акылына кайтару өчен шактый көч түгәргә туры килде. Хәзер бу эшнең бөтен юридик нечкәлекләрен беләм.
Банклар белән дә кредитоманнарның күпчелеге үзен шулай тота: малын сатып әҗәтен кайтару мөмкинлеге бар, әмма шуны теләми. Статистика күрсәтә дә инде: банкротлык процедурасын күпчелек очракта әҗәт түләмәүчеләр түгел, ә процент белән кредит бирүче рибачы оешмалар кузгалта: судка үзләре гариза язалар. Һәм кредитоманны суд каршына өстерәп алып килергә туры килә. Ә аякны юрганга карап сузу дигән кагыйдә җәмгыятьтә күптән онтылды. Россиялеләр көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр дигән татар әйтемен раслап, түли алалармы, юкмы икәнлеген дә уйлап тормыйча, куллану кредитлары җыйдылар. Түләгәндә шактый күбрәк акча чыгарып салырга туры киләсен дә, әледән-әле илне кризислар тетрәтеп торуын да оныттылар.
Әҗәткә бирүче оешмалар да тотнакларын җуйдылар, кем сораса шуңа җиһаз һәм машина, көнкүреш техникасын акчасын көтәргә дип саттылар. Ике куянны бергә тотарга иде исәпләре: товар әйләнеше дә кызулана, акчасын да арттырып аласың. Тик кризис симфониясе яңгырый башлап кына эшне боза гадәттә. Мин үзем ул симфониядә әллә никадәр романтик мотивлар ишетәм: чорның үзгәрәсен, бөек түнтәрелешләр һәм югалтулар аша җәмгыятьнең чистарынуга таба барачагын күрәм. Газеталар исә хәбәр итә: илне банкротлык өянәге тетрәтә диләр: сәүдә нокталары ябыла, төзелеш фирмалары ишеккә йозак элә, офислар сатуга куела. Физик затлар үзләрен банкрот икәнлеген танымаска тырышып тартышканда, бизнес кризис алдында кул күтәреп әсирлеккә бирелә.
Әлегә кадәр зур шәһәрләр генә сәүдә мәйданнарын кыскартса, соңгы айларда авыл кибетләре дә әҗәт чокырына төшеп ябылалар. Ташкичүдәге өч кибетнең берсе тәрәзәсеннән буш киштәләр генә күренә башлаганга байтак вакыт узгач, икенче кибет хуҗасы да ишеккә өрми торган эт эләргә җай эзли, дигән имеш-мимеш хәбәрләр ишетелгәли. ”Табыш юк, түлисе әҗәтләр миллионлап”, – дип әйтә икән, имеш. Тырыш татар авылларында капкадан-капкага йөрүче рус теләнчеләр саны арта. Бөек халыкның, өлкән туган икәнен онытып, акча сорап уч сузып йөрүе күңелләрне нечкәртә. Бу акча эшләүнең сыналган бер ысулы гына да булып чыгуы, ихтимал, дигән фикерләр дә ныгый халыкта. Тик шулай да бер нәрсә шиксез: кризис аягын салмый гына инде түргә менеп утырырга җыена һәм судсыз-нисез, законсыз-маконсыз гына барыбызны да банкротлыкка чыгару җаен эзли.