09.11.2016 Экология
Кичә буран, бүген яңгыр, иртәгә ни көтә?
Кичә буран булса, бүген инде коеп яңгыр ява. Көзге көн бала кебек: әле көлә, әле елый, дип тиккә генә әйтмиләр шул. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген, ягъни 9 ноябрь көнне юеш кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 0дән 4 градуска кадәр салкын булса, көндез термометр баганалары 2 градуска кадәр күтәрелер, дип көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
10 ноябрь төнендә аязучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән кар яварга мөмкин. Көндез һәм кич күпчелек районнарда юеш кар, бозлы яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын. Республика буенча һава температурасы 7 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта 11 градус салкын булачак. Көндез температура 2 – 3 градуска төшәчәк, ә төньяк районнарда 6 градуска кадәр салкынлык көтелә. Юлларда көчле бозлавык саклана.
11 ноябрьдә болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек районнарда кар, бозлы яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә 0-5 градус салкын, төньяк районнарда температура 9га кадәр төшә, ә көндез, киресенчә, һава 5 градуска кадәр җылына. Юлларда көчле бозлавык саклана.
Һава шартларының үзгәреше нәтиҗәсендә ЮХИДИ ел саен юл һәлакәтләре артуын билгели. Ноябрьнең беренче 7 көнендә Татарстанда 119 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 10 кешенең гомере өзелгән. Казанда кичәге тәүлектә генә 238 юл һәлакәте теркәлгән, 8 кеше зарар күргән. Юл һәлакәтләре аеруча көннең икенче яртысына, караңгы төшкән вакытка туры килә. Җәяүлеләр арасында зыян күрүчеләр дә бермә-бер арта.
Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә тизлекне сәгатенә 40 километрдан да арттырмаска киңәш итә. Озын юлга чыгарга туры килсә, куркынычсыз тизлекне сайларга, каршы юлга чыгудан сакланырга кирәк, диләр.
Һава шартларының начарлануы сәбәпле, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тәүлек буе эшли торган “кайнар линия” оештырды. Татарстан юлларындагы вәзгыять белән танышырга, юл һәлакәтенә очраганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында 8(843) 227-45-63 номерына шалтыратып белергә мөмкин.
Җәяүлеләргә уңайлы, таймый торган аяк киеме кияргә, тиешле урыннарда гына юлны чыгарга киңәш ителә. Юллар тайгак булу сәбәпле, машиналарның тиз генә туктый алмавын истә тоту мөһим. Киемдә ут кайтару элементлары куллану сорала.
Һава торышына сизгер кешеләргә дә алдан ук дару төймәләрен хәстәрләп кую мөһим. Күпләр, һава үзгәрешләре нәтиҗәсендә, баш авыртуга, йокы килүгә, тиз аруга, кәеф начарлануга зарлана. Йөрәк авырулары булган, кан басымы уйнаган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.
Күп кенә кешеләрнең буыннары, элекке җәрәхәтләре сызлый. Һавада дымлылык зур булганда, астма һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә дә үз сәламәтлекләренә игътибар итү сорала. Җилле көннәрдә кешенең, бигрәк тә психик тайпылышлары булганнарның, кәефе китә, борчу, курку, юксыну хисе арта.
Табиблар, иң беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә, тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга киңәш итә.