поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.11.2016 Авыл

Петрякста авыл көне үтте

Пильна районында һәр җирле администрация һәр ел Авыл көне оештырып килә һәм аның тематикасы Россиядә игълан ителгән елдан чыгып билгеләнә. Быелгысы, әлбәттә, кинога багышланган иде. Петрякс администрациясендә бу бәйрәм 27 октябрь көнне үтте.

Авыл мәдәният йортының тамашачылар залын тутырып килүчеләр бик кызыксынып 1973 елда туган нигезләре Петрякс турында төшерелгән фильмны карады. 40 ел элек биредә тулы тормыш белән яшәгәннәр, киләчәккә якты планнар корганнар, коммунизмга зур өметләр баглап, һәр тармакта, һәр җирдә эш кайнаган. Күмәк хуҗалыклар ул чакта халык тормы- шында мөһим роль уйнаган: эш биргән, стабиль хезмәт хакы түләгән, авылның инфраструктурасын үстерү максаты белән социаль объектлар төзегән һәм иртәгәсе көнгә канатландырган. Әлеге документаль киноның төп эчтәлеге нәкъ шул турыда иде.

Фильм тәмамланып, сәхнәдә утлар кабынып киткәч, авылдашлары каршына шушы мәдәни чараны алып баручылар Әхмәр Закиров белән Рәйханә Гильманова чыктылар, тамашачыларны җылы сәламләделәр һәм олы кунаклар белән таныштырдылар. Алар арасында Пильна районы җирле үзидарә башлыгы Виктор Козлов, хокукый оештыру бүлеге җитәкчесе, “Нур” иҗтимагый оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева, мәдәният бүлеге мөдире Наталья Любаева, ветераннар советы президиумы әгъзасы, II рангтагы отставкадагы капитан Әнвәр Саберов, авыл башлыгы Ансар Садретдинов һәм җирле СПК рәисе Рафек Хәсәнов бар иде.

Алып баручылар халкыбыз өчен киноның әһәмияте хакында сөйләделәр: “Совет кинематографиясендә тәрбияләнгән берничә буын вәкилләре бүген дә интеллигент юморны, канатлы гыйбарәләрне һәм киң сәләтле актерларны сагынып искә ала”, - диделәр.
Чынлап та, кино – ул безнең тормыш. 85 ел эчендә идеологик фикер тудыручы, гомум кешелеклелек сыйфатларын гәүдәләндерүче чыганак булып торды, ләкин бүгенгесе турында шулай дип әйтә алмыйбыз, кызганычка каршы.

Иң беренче булып сәхнәгә Петряксның яшь таланты Диляра Гильманова чыкты һәм күпләргә таныш булган “Мама для мамонтенка” мультфильмыннан җыр башкарды. Һаман популяр була барган “Гүзәл” хоры коллективы залда утыручы күп санлы өлкән буын авылдашларына багышлап, бик югары дәрәҗәдә “Язмыш” җырын бүләк итте. Алар концерт барышында тагын берничә мәртәбә сәхнәгә чыктылар һәм рус телендә дә оста җырладылар. Экспромтом булса кирәк, Роза апа Садретдинова музыкасыз-нисез күпләргә таныш булган рус җырлары белән чыгыш ясады. Шамил ага Алимов, Ринат Гильманов белән Ринат Аляутдинов, Фәридә-Регина дуэты да кинолардан бик тә таныш җырларны искиткеч оста башкарып чыктылар, шул рәттән алар татар җырларын да җанга үтеп керерлек итеп җырладылар. Ә татар музыка сәнгатенең бу төрендә майлы ноктаны өч Ринат (Измайлов, Аляутдинов, Гильманов) “Песня остаётся с человеком” җыры белән куйдылар.

Билгеле, бу көнне Петрякс сәхнәсендә җырлап кына калмадылар, типтереп биеделәр дә, гыйбрәт алырлык сәхнә күренешләре дә тәкъдим иттеләр. Беренчесендә Гүзәл Аляутдинова белән Эльвина Садретдинованы билгеләп үтәсе килә. Фәридә-Регина дуэты да, матур ике күбәләктәй, сәхнәдә очып кына йөрделәр кебек.

Ә менә сәхнә күренешләренә аерым тукталып үтәсе килә. Өлкән класс укучылары бик туры китереп һәм аңлаешлы итеп “Тимур и его команда” фильмыннан өзекне профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерделәр. Авыл үзешчәннәре “Әбиләргә тагын ни җитми” спектаклен уйнаганда Ринат Аляутдиновның “Бер елганың ике ярында” дигән җыры үтә дә зәвыклылык өстәде – картлар йортындагы күренешне күңел аша үткәрергә ярдәм итте. Монда бик күп ачы язмышлар сыенган, Аяныч вакыйгалар бергә җыелган, - дигән шигъри юллар да сәхнә артыннан җан өзгеч кебек яңгырады.

Петрякста авыл көне чын-чынлап әйбәт, зур оешканлык белән узды. Моны ахырдан сәхнәгә күтәрелүче олы кунаклар да ассызыклап үттеләр. Хуҗаларга – авыл үзешчәннәренә һәм акти- вына олы рәхмәтләрен әйттеләр, ә авыл башлыгы, үз чиратында, шундый зур бәйрәмнәр оештыруда беренче ярдәмчеләре булган СПК идарәсенә, авыл советы депутатларына, шәхсән “Чулпан” кибете хуҗабикәсе Венера ханым Хәсәновага зур рәхмәтләр белдерде.
 


Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 08.11.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»