поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.10.2009 Юмор

ШУК ХАТИРӘЛӘР

Бик кыска доклад

 

Мөхәммәт Гали абый ачык чырайлы, сизгер күңелле, кеше хәленә керә белүче язучыларның берсе иде. Кайчак ул, уңайсызрак хәлдә калган минутларда, нәрсә әйтергә белмичә, аптырый, басар урынын таба алмый, гадәтенчә, ике кулы белән чалбарын күтәргәләп куя, кызара, ояла иде. Замандашларымнан ояла, кызара белмәүче кайберәүләрне күз алдымда тотып, мин аның бу үзенчәлеген иң матур сыйфатларыннан берсе итеп санар идем.

 

Бөек Ватан сугышы елларында аны Татарстан Язучылары Союзы янындагы профсоюз месткомының   рәисе итеп сайлаганнар. Тылда калган иптәшләрнең сөйләүләренә караганда, Мөхәммәт абый бу эшне яратып, бөтен көчен биреп эшләгән. Аңа шундый авыр, җаваплы елларда рәис булып эшләве ансат булмагандыр дип уйлыйм. Эш күп, ярдәмчеләр аз. Кулына корал тотарлык язучыларның барысы да диярлек фронтта, сугышта. Кайберләре инде каты сугышларда батырларча һәлак булган. Гаиләләренең, бала-чагаларының хәлләре авыр. Кыш кергән, ягарга утыннары юк. Кайберләренең пальтолары, аяк киемнәре булмаганлыктан, балалары мәктәпкә йөри алмый, һәм башка, һәм башка шуның кебек мохтаҗлыклар. Боларның барысы турында да местком кайгыртырга, ул ярдәм итәргә тиеш.

 

Шуның өстенә, сугышның беренче елында немец фашистлары тарафыннан оккупацияләнгән көнбатыш өлкәләрдән, Мәскәүдән эвакуацияләнгән язучылар һәм аларның гаиләләре Казанга өзлексез килә торалар. Татарстан Язучылар союзы бүлмәләре, Г. Тукай исемендәге клуб, Матбугат йортының коридорлары, баскычлары, кеше аягы басып торырлык бөтен урын язучылар, аларның гаиләләре, әйберләре, чемоданнары, алып килергә мөмкин булган урын-җирләре һәм башка шуның кебек нәрсәләр белән тулган. Бу язучыларны фатирларга урнаштырырга, алар турында кайгыртырга кирәк. Бу да Союз идарәсе белән берлектә местком өстендә. Мөхәммәт абый бу эш белән йөри, йөгерә...

 

1946 елны, көз айларының берсендә, исән калган язучыларыбыз Совет Армиясе сафыннан кайтып беткәннән соң, месткомның отчет һәм сайлау җыелышы булды. Җыелышта кеше күп иде. Армия сафыннан яңарак кайткан иптәшләрнең күбесе хәрби киемнән. Кайберләре орденнарын, медальләрен дә тагып килгәннәр.

 

Месткомның отчет докладын Мөхәммәт абый ясады. Доклад өчен регламент билгеләнгән идеме, юкмы – анысын хәтерләмим. Әмма шунысы бик ачык хәтердә: гомеремдә минем беркайчан да әле бу кадәр кыска, бу кадәр аз сүзле докладны тыңлаганым юк иде. Ул күпме дәвам иткәндер – өч минутмы, бишме, әллә алты-җиде минутмы? Белмим, ул кадәр үк булдымы икән? Булмагандыр. Һәрхәлдә, бик кыска булды. Хәрефкә-хәреф туры китереп булмаса да, кыскача, йомгак ясап әйткәндә, аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде.

 

– Безне 1941 елның фәлән аенда, фәлән көнендә сайладылар,– дип башлады ул докладын.–  Без бөтен көчебезне биреп эшләдек. Көн димәдек, төн димәдек, йөгердек, хәтта кайчак өйгә кайтып кунарга да туры килми иде. Бигрәк тә эвакуация белән килүче язучыларны каршылаганда шулай булды... Кыскасы, Казанга килүче язучыларны каршыладык, фатирларга урнаштырдык, китүчеләрне озатып калдык, үлгәннәрен күмдек. Без узган биш ел эчендә көчебездән килгән кадәр солдаткаларның да күңелләрен табарга тырыштык. Җыйнаулашып бармасак та, һәрвакыт диярлек яннарына аерым-аерым барып, күңелләрен табып кайта идек. Бездән бик мәмнүн булып калалар иде. Шаять, алар безнең тырышлыгыбызны онытмаслар.

 

М. Галинең сүзе шуның белән тәмамланды. Аннары фикер алышулар башланды. Беренче булып Абдулла Әхмәт сүз алды. Ул әле моннан бер атна элек кенә Армия сафыннан кайткан, погоннарын да салып өлгермәгән, ордены белән медальләре дә түшендә. Күңеле күтәренке. Хәер, болай да тиктормас җан иде ул. Теленә шайтан төкергән иде аның. Бер генә түгел, берничә шайтан төкергән булса кирәк, чөнки ул, берәр кызыграк фикерне яисә сүзне тотып алып, аны шундук шаяртуга бора, мәзәкли, нинди дә булса берәр кызык уйлап чыгарырга ярата иде. Ләкин бу юлы ул сүзне бик җитди төс белән башлады:

 

– Докладың бик ошады, Мөхәммәт абый,– диде,– бик эчтәлекле булды. Без фронтларда дошман белән сугышып йөргәндә күп эшләр башкаргансыз икән. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт! Тырышкансыз, көчегезне кызганмагансыз...

 

Мөхәммәт абый бу мактау сүзләреннән канәгать иде, күрәсең, әлеге иптәшнең сүзен ачык йөз белән җөпләштергәләп торды:

 

– Кулдан килгәнчә тырыштык инде, син...кем... Тырышмыйча... Еллары нинди иде бит аның...

 

– Хатыннарыбызның да күңелләрен тапкалап торгансыз икән.

 

– Тапмыйча бит. Без тапмагач, кем тапсын аны? Барыгыз да фронтта...– диде Мөхәммәт абый, юморист егетнең тел төбе кая барганын сизмичә.  

 

– Бурычыгызны бик яхшы үтәгәнсез, ахры. Хатыннарыбыз бик риза булып калганнар булса кирәк. Армия сафыннан кайтуыма инде иртәгә менә бер атна була. Ә хатынымның әле урын җәеп янына яткырганы юк,– диде  Абдулла Әхмәт, беркадәр тавышын күтәреп.– Сере нәрсәдә икән моның дип исем-акылым китеп йөри иде. Хәзер, Мөхәммәт абыйның докладын тыңлаганнан соң гына сәбәбен аңладым. Чыннан да, сәбәбе бар икән. Без сугышларда кан коеп йөргәндә, атакаларга барганда, илебез өчен җаныбызны аямаганда, Мөхәммәт абый безнең хатыннар янына барып, аларның күңелен тапкалап йөргән икән. Докладчы үзе әйтмешли, шуны онытмыйлар икән алар...

 

Бөтен җыелыш шаркылдап көлеп җибәрде, мескен Мөхәммәт абый исә катып калды, йөзе ап-ак булды, хәтта теле дә тотлыкты:

 

– Тукта әле, тукта әле, син... кем, кызма әле ул чаклы. Алай дигән сүз түгел бит ул, – диде.

 

– Ничек инде алай дигән сүз түгел?– диде юмористыбыз бик җитди төс белән. – Докладыңда үзен әйттең ич. Шулай дидең, солдаткалар янына барып, күңелләрен тапкалап кайта идек, дидең. Шаять, бездән зарланырлык урыннары юктыр, дидең. Йә, әйтмәдеңме?

 

Мөхәммәт абый, нәрсә әйтергә белмичә, һаман да әле, катып калып, аңа карап тора иде.

 

Абдулланың тоны бераз йомшара төште:

 

– Ярар инде, Мөхәммәт абый, ул чаклы калтырама. Гафу итәбез. Нишлисең бит, сугыш! Сугыш!

 

Ә Мөхәммәт абый нидер әйтергә тели, әйтә алмый иде.

 

Юмористыбыз, аның бу кадәр аптыравын күреп, түзмәде, шаркылдап көлеп җибәрде:

 

– Әй, Мөхәммәт абый, Мөхәммәт абый, бер дә мәзәкне аңламыйсың икән син! – диде. Мәзәкләп әйтүем бу минем.

 

Бу сүзләрне ишеткәч тә әле М. Гали, аның шаяртып сөйләгәнен аңлап бетермичә, кып-кызыл булып басып торуында дәвам итте.

 

Зал инде шаркылдавыннан туктый алмый иде. Җыелыш рәисе тәнәфес игълан итәргә мәҗбүр булды.

 

Кем белгән аны

 

Бер елны Хәсән Туфан Аккош күле буендагы дачада язучы Нәби Дәүли белән бер йортта торды. Н. Дәүли гел Казанга кайткалап йөри. Кайчак атналар буенча килми тора. Берзаман килсә, ни күрсен, кухня идәнен дә, коридор идәнен дә су баскан, атлап керерлек түгел.

Дәүли бик гаҗәпләнеп:

 

– Каян чыккан бу су?– дип сорый Хәсән Туфаннан.

 

– Белмим, каян чыккандыр. Үзем дә гаҗәпләнәм,– ди шагыйрь.– Әле ярый идәнгә җәяргә кирпечләр булды.

 

Кухняга керәләр. Керсәләр... умывальник астындагы чиләк ташыган икән. Дәүли, ачуланып:

 

– Юынтык суны түкмәгәнсең ич!– дип кычкырып җибәрә.– Шул ташыган! Түккәләп торырга кирәк иде.

 

– Ул кадәр чәпчемә әле син,– ди аңа каршы шагыйрь тыныч кына.– Аны түгәргә кирәк икәнен кем белгән. – Шул сүзләрне әйтә дә, идәнгә тезеп салган кирпечләргә баса-баса үз бүлмәсенә кереп китә.

 

Савыт-саба үз урынында

 

Хәсән Туфан белән Абдулла Әхмәт бер-берләренә кода тиешле кешеләр иде. Җимеш бакчалары да бер үк җирдә. Күрше генә.

 

Абдулла Әхмәт аш-су пешерергә оста, Хәсән исә киресенчә. Ашаса – ашый, ашамаса – юк.

 

Бер көнне шулай А. Әхмәт иртә белән тәмле әйберләр пешерә дә Хәсәнне чәйгә чакырырга бара. Тәрәзәсеннән караса, шагыйрь башын күтәрмичә язып утыра. «Димәк, чәй эчкән икән»,– дип уйлый кодасы, эшеннән бүлдерергә теләми.

 

Көндез барса, көндез да язып утыра Туфан. «Ах, бу юлы да чакырырга өлгермәдем бит»,– дип кайтып китә А. Әхмәт. Ахырда кич белән, караңгы төшкәч, түзми, кодасын чакырырга тагын бора. Ни күрсен, Туфан һаман язу өстендә. Шулай да тәрәзәсен шакып.

 

– Әй, Брамат , итле ботка пешергән идем, әйдә, бергәләп утырыйк әле,– ди.

 

Шагыйрь, каләмен куеп, бераз уйланып тора да әйтә:

 

–  Әле генә ашадым мин, Абдулла,– ди.– Рәхмәт! Бар, үзең генә аша. Бетерәсе эшем бар.

 

А. Әхмәт тагын китеп бара.

 

Бераздан аның янына Хәсән Туфан үзе керә:

 

– Кара әле, Абдулла, боткаң бетмәгән булса, бераз бир әле,– ди.

 

– Ашадым дип әйткән идең ич.

 

– Ашамаганмын икән шул,– ди Хәсән.– Кухняга чыгып карасам, савыт-саба урыныннан кузгалмаган, кичә җыеп куйган хәлдә тора. Ашаган   булсам, урыныннан кузгалган булыр иде.


Афзал ШАМОВ
Казан утлары
№ 10 | октябрь
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»