|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2016 Хәйрия
Татар филармониясендә Хәйрия акциясе узды (ФОТО)6 ноябрьдә Татар филармониясендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Гәрәбә» дип аталган концерты узды Программа ансамбльнең «Безнең аһәң», «Алпамша», «Кетеки», «Каз канатын какканда», «Җырла», «Фантазия», «Кыз бала», «Тыпырдык», «Үсә-үсә кыз бала», «Керәшен чабатасы», «Идел йорт», «Татар яшьләре биюе», «Ахун авылы көе», «Туган җиреңнән китмә», «Нижгар баламишкины», «Шестяк», «Җымытым», «Ямщикәй», «Оекбаш», «Лимонад», «Әти-әни», «Ярмәк» композицияләреннән төзелгән һәм татар шагыйрьләре әсәрләре белән үрелеп барды. Бу кичтә дә 4 ноябрьдә Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән концертта башланган, ДЦП авырулы 6 яшьлек Гөлназ Гатауллинага ярдәм йөзеннән оештырылган Хәйрия акциясе дәвам итте. 6 ноябрьдә 16000 сум акча җыелды. Татар филармониясе Гөлназ Гатауллинага ДЦП авырулы балалар өчен махсус костюмга барлыгы 37000 сум акча тапшырды. Шулай ук укыгыз: Татар филармониясендә "Гөлназга ярдәм итик!"" хәйрия акциясе уза (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|