|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2016 Әдәбият
Гөлүсә Батталова шигырьләреТаныш булыгыз - Әтнә районы Түбән Шашы авылы кызы Гөлүсә Батталова. Хәзер ире Алмаз, балалары Диләрә, Аяз белән Күәм авылында гомер итәләр. Гөлүсә Татар Дәүләт Гуманитар Институтының чит телләр факультетын тәмамлаган. Һөнәре буенча инглиз теле укытучысы булса да, бүген Әтнә театрында сайт мөхәррире булып эшли. Гөлүсә Батталова үз шигырьләрен "Матбугат.ру" укучыларына тәкъдим итә һәм иҗатына карата фикерләр көтеп кала. * * *
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк
Елмаеп эшләгән аларның этлеге.
Кыямәт көн әллә килеп тә җитттеме –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә,
Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә...
Дөньяның күзенә карарга иде лә
Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.
Нарасый җаннарны типкәләп җил куа,
Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге.
Я Раббым, ярлыка җәһәннәм утыннан –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
* * *
(Украина, Сирия, Әфган һ.б. халыкларга багышлана)
Август-Сентябрь. Йолдыз яңгыры.
Безнең күңелләр шуңа күнеккән.
Июль – аҗаган. Август – йолдызлар.
Бар да табигый. Элек-электән.
Чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр
Мәңгелек булып сеңгән каннарга.
Юатырга дип ни генә әйтик
Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!
Кинәттән яуган бомба яңгыры,
Тыкрыкка гына поскан әҗәлең...
Мәхшәр көненә нокта куюның
Табарга иде берәр әмәлен.
Җимерек йортлар, тузгыган нигез –
Сүрәт рәссамы – пычрак сәясәт.
Чынбарлык түгел, гүя төш кенә –
Теге дөньяга тәүге сәяхәт.
Илдәш булганнар , кардәш булганнар –
Язмышлар гына нигә аяныч?
Упкынга илтер татлы рәшәме
Океан артыннан көткән ышаныч?
Җир шары чыдый. Бетмәс сугышлар
Мәтам маршыдай шомлы яңгырый.
Йолдыз явасы шушы кичләрдә
Бомба яңгыры күкне томалый.
Август-Сентябрь. Томанлы иртә.
Рәхмәтлеме без тыныч таңнарга?
Юатырга дип ни генә әйтик
Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!
“1944”
(“Евровидение”дә җиңү яулаган Кырым татар кызы Джамалага)
Ауропаны тезләндерде бер җыр!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр...
Тарих шаһит: халык фаҗигасен
Дәшми генә эчкә йотты ул чор...
Йорт-җиреннән беркөн кубарылып,
Сатлык дигән мөһер сугылганын,
Кырымыннан түгел, гәүдәсеннән
Җаннар йолкып алып куылганын –
Бәян итте Кырым татар кызы –
Сулык-сулык бәгырь үкседеме?
Җансызлыкны кыйбла иткән җаннар
Хакыйкатьне әллә күпсендеме?
Читтә туфрак булган миллионнарның
Бәддогасы эзләр ияләрен.
Чорлар аша хәтта җырлар булып,
Җавап көтеп кысар чигәләрен.
Кырым, Себер, мәшрикъ-мәгърибләргә
Очкан икән татар тузан булып...
Яраларга ялгыш кагылмагыз –
Күтәрелер беркөн туфан булып!
Аңламаслар җанның тантанасын,
Сатлык диеп үртәр кайсысы?
Ауропада бүген татар җыры –
Кемнәрнең соң кемдә кайгысы?!
Ауропаны тезләндерде бер җыр!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр...
Дөнья шаһит: гамәл дәфтәрләрен
Бизмәннәргә салып килер ул чор!
Килер ул чор!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр...
* * *
Мәҗүсилек безнең каннардадыр –
Бичураны күптән үз иттек.
Поста йортның шомлы чормасыннан
Сагыш-зарлы җыру ишеттек.
Җил капкалар җилдә ыңгырашты,
Нигез-ташның рухын елатып.
Җансыз авылны соң кем яшергән,
Кычытканнар белән уратып?!
Заман ясин чыккан урамнарда
Күпме тарих гамьсез җирләнгән.
Тәүбә итеп нинди дога кылыйк –
Җаннар инде шактый керләнгән.
Бохарада укып кайттык әллә –
Бармы акыл бездә сатарлык?
Караңгыга чумган дөньябыздан
Бичуралар куркып качарлык!
Мәҗүсилек безнең каннардадыр –
Ия-рухлар никтер үз күрде.
Ак әбиләр безне бисмиллалап,
Җен-пәридән саклап үстерде.
Бер Аллага алар ышануын
Какшатмаган юаш бичура.
Мең дәверле иман хәзинәсен
Шыр наданнар җилгә очыра.
Мәҗүсилек безнең каннардадыр,
Күз йомарга нигә үткәнгә?
Туган нигезләрне ятим итмик,
Бичуралар өзелеп көткәндә.
* * *
Балачактан йөгереп кенә үттек –
Әкият дөньясында чикләр юк.
Кыш бабайдан ел да бүләк алгач,
Чыршыда дип белдек чикләвек.
Вакыт аямады сабыйлыкны,
Тиз югалды бездән иркәлек.
Сорау арты сорау туды җанда –
Каендамы әллә чикләвек?!
Сыек чыбык кебек холыкларны
Аннан-моннан ямап сипләдек.
Акыл теше чыккач кына белдек –
Юкәләрдә икән чикләвек!
Офыкларга карап күзләр талды:
Бәхет үтте, ахры, читләтеп.
Тәннән дәрман киткәч бер аңларбыз –
Имәннәрдә булган чикләвек...
* * *
Мин сине бураннан эзләрмен,
Кыш килеп, кар күмсә юлларны.
Сагыштан тилергән мәхәббәт хакына
Чигерик үткәнгә елларны.
Мин сине җилләрдән сорармын,
Хәтерләп мең кабат сүрәтең.
Җавапсыз җилләргә ышаныр идемме,
Мин сине яратам, күрәсең.
Мин сине эңгердә уйлармын,
Адашмас микән дип төннәрдә.
Яшемә чыланган иртәнге төшемне
Бәхеткә юрадым өннәрдә.
Мин сине барыбер табармын,
Сагынмас идем бит, югыйсә.
Беркатлы өметне күңелдә бөтереп,
Эңгердә буранлап җил исә...
--- |
Иң күп укылган
|