|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2016 Шоу-бизнес
Ландыш Сәдретдинова: “Сәхнәгә ничек омтылалар, шулай онытылалар да” (ИНТЕРВЬЮ)Бүгенге көндә җыр яздыру белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый кебек. Үзешчәннәр дә күп дияргә мөмкинсез, һәркем дә сәхнәгә генә ургыла дигән фикерләр дә яши. Ландыш Сәдретдинова эстрада, шоу-бизнес дип хыялларга бирелеп яшәми. Аның үз чыгышлары, үз җырлары, үз тамашачысы бар. Бүген генә эстрадага аяк баскан кайбер яшь җырчылар кебек борын да чөйми, ә тавышы һәм башкару осталыгы күпләрне бер читкә куярлык. Ландыш булганына канәгать, алга таба сайлаган юлы буенча иҗат итә, гәрчә холкы үзенекенә ирешә торган булса да. — Ландыш, җырчы булып китәргә, тормышта сәнгать юлын сайларга нәрсә этәргеч ясады?
— Мин Азнакайда туып-үстем, ә музыкаль белемне Әлмәт музыка көллиятендә алдым. Безнең нәсел сәнгатькә гашыйк. Әнием ягыннан барлык туганнарым да җыр-моңга битараф түгел. Шундый мохиттә үскәч, мин дә җырга, иҗатка тартылганмындыр күрәсең.
— “Иркәмә” дигән яңа җырың аерылу хакында, үзеңнең тормышың түгәрәктер бит?
— Җыр аерылу турында булса да, Ходайга шөкер, үз тормышыма кагылмый. Гаиләмдә бар да яхшы. Хәзер бит бик күп яшь гаиләләр таркала. Юллары аерылса да, дошманлашып, бер-берсен күралмаслык дәрәҗәгә җитмәсеннәр иде алар. Әлеге теләкләрем җырымда чагыла.
— Күп җырларыңның сүз авторы Гөлчәчәк Сәдретдинова. Аның белән дә таныштырып үтсәң иде.
— Әйе, җырларымның күбесен Гөлчәчәк Сәдретдинова-Хаҗиева иҗат итә. Ул минем әниемнең бертуган сеңлесе. Апам гаиләсе белән Азнакайда яши, бик эчтәлекле шигырьләр иҗат итә. Аның җырлары мине халыкка танытты дип әйтсәм дөрес булыр.
— Җырчыны бүгенге көндә мәҗлесләр туйдыра, аннан кала син әле алып та барасың. Халыкның күңелен күрү авырмы? Бик пассив тамашачылар очрый бит.
— Юк, киресенчә, мәҗлесләрне алып бару миңа илһам бирә, көч-дәрт өсти. Кеше белән аралашу бик кызык ич ул, яңа танышулар, дуслар арта. Артистның мөнәсәбәтенә карап инде, кемдер акча дип йөри, кемдер кешене ял иттерү теләге белән күңелен биреп эшли. Иң пассив тамашачы да бездән һәрчак канәгать кала.
— Сәхнәдә беренчеләрдән булып тамашачы күңелен яулаган җырчыларның күбесе үзешчәннәр рәтеннән. Зур сәхнә турында хыяллар яшиме?
— Әйе, мин дә бу фикер белән килешәм. Җырчы булам дип, бер моңы булмаганнар югарыга омтыла. Ничек омтыла, шулай онытыла да. Минем беркайчан да “беренче” булу теләге булмады. Халык мине яратамы – ярата, иң мөһиме шул. Зур сәхнә турында хыяллар булса да, минем өчен беренче урында гаиләм булды һәм шулай булып калачак.
— Тавышыңның гүзәллеген, йомшаклыгын мактаучылар күп. Махсус вокал дәресләре аласыңмы?
— Махсус вокал дәресләре алганым юк. Ходайдан бирелгән сәләтемне югалтмасам, мин шуннан канәгать.
— Иҗат ягыннан да, тормышта да кемнең киңәшләренә колак саласың?
— Беренче чиратта әти-әнием, туганнарым киңәшенә таянам. Тәнкыйтьне дә җиңел кабул итәм. Эчемдә ачу саклап йөртмим.
— Күңелең тулганда да җырлыйсыңмы?
— Күңел тулганда да җырлап йөрим. Музыка, җыр – минем күңел халәтем.
— Максатыңа ирешү өчен тормышыңны бөтенләй дә үзгәртә торган кешеме син?
— Максатыма ирешү өчен тормышны тамырдан үзгәртергә сәләтлемен дип уйлыйм. Ходайга шөкер, куйган максатларыма ирешеп киләм. Алга таба яңа үрләр яуларбыз әле.
— Сәхнәдә җырчылар да, үзешчәннәр дә күп. Югалып калмас өчен башкаручыга ни эшләргә кирәк?
— Иң мөһиме – борын чөймәскә, башкаларны кабатламаска, тәкәббер булмаска кирәк. Уңышның йөзе синең йөзеңдә чагылырга тиеш. Син кешеләргә шатлык өләшергә яратылган. Әлеге сүзләрне үземә еш кабатлыйм. Тормышта шундый девиз белән яшәргә кирәк.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|