поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.11.2016 Җәмгыять

“Ир кайтару” өчен ун мең сум!

Чегәннәр килгән! Балачактан хәтергә сеңеп калган бу сүздән шулкадәр куркып калган мин. Әле хәзер дә юлыма чегән халкы очраса, урамның икенче ягына чыгарга тырышам. Авылга чегәннәр килгән көнне урамга чыгу юк, капка-ишекләр дә бикләнә. Мин әле үсеп буйга җиткәнче үземне чегәннәр урлап китүдән куркып яшәдем.

Хәтта олы кешеләр дә чегәннәр килү хәбәрен ишеткәч, алтын бизәнү әйберләрен тагарга батырчылык итми. Чегән халкы, гадәттә, зур-зур сумкалар белән кием-салым сатып йөри. Авыл халкы алардан кием алырга да курка. Фәлән кадәр юл үтеп килгән сатучылар буш китми, билгеле, кемне дә булса “чишендереп” чыгу ягын карый.
 
Дәү әни дә бервакыт чегәннәр корбаны була язды. Бәхеткә, капкасыннан ике чегән хатынының кереп киткәнен күршеләре күреп кала. Алар килеп кергәндә, дәү әни инде җыйган акчасын диванга чыгарып салган, колак алкасын салырга керешкән була.
 
Соңыннан елый-елый сөйләгәне истә. “Берни белмим, гипнозладылар”, ˜– ди. Акчасының төгәл суммасына кадәр әйтә. Күршеләренең керүен дә сизә. “Нурәхмәт тавышыннан гына айнып киттем”,  – ди. Күрәсең, ир-ат тавышы аны бу халәтеннән чыгара.
 
Авылларда чегәннәр инде хәзер сирәк күренә. Тик шәһәрдә һаман да очрап торалар. Мәсәлән, сентябрьдә күкрәк баласы күтәреп, ипи-сөткә дип акча теләнгән хатынның баласы ел дәвамында “үсмәде”. Гадәттә, бала ун айдан тәпи китә. Ә бу хатын исә һаман шул баласын күкрәгенә кысып утыра. Юри күзәткәнем бар: ун узучының бишесе генә булса да хәер бирми китми. Акмаса да тама бит, сигез сәгать буе бил бөгеп кайтасы юк.
 
 
Хәер, элек чегән явыннан куркып торсак, хәзер кырыгалдарларның башка төрләре дә активлашты. Үзләрен ут тикшерүчеләр, социаль хезмәткәр, палас чистартучылар итеп танытып та акча каерып чыгып  китүчеләр бар.
 
Мәсәлән, быел яз-җәй айларында Апас, Буа, Кама Тамагы якларында ут счетчигын өйдән урамга күчереп куючы бригада активлашты. Алар үзләрен “Электрические сети” хезмәткәрләре дип таныштыра. Хезмәтләре дә “тешли”, бер счетчикны күчереп кую 7-8 мең сумга төшә. Әмма тикшерү килеп күрсә, 10 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин дигән кисәтүдән калтырап төшә авыл халкы. Әле ярый эшләрен ахырына җиткерсәләр. Кама Тамагы районының Бишалап авылында яшәүче Асия апа Зиннурованың да апрель аенда ук счетчигын урамга күчерәләр. 7400 сумга төшә бу хезмәт. Ике атнадан соң тимерчыбыгын баганага ялгарга тиеш булалар. Тик ике атна түгел, ике ай узгач кына Асия апа үзенең алдануын аңлый. Әлеге төркем авылларга шимбә-якшәмбедә чыга. Ә “Сетевая компания”дә бу көннәр ял көне булып санала.  Асия апа әлеге осталарның машина номерларын язып калырга өлгерә. Тикшергәч, аның бөтенләй дә Татарстанда түгел, Башкортстанның Дүртөйле районында теркәлгән булуы ачыкланды.
 
Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиевның үзенә  дә бу хезмәтне тәкъдим итәләр.
 
 
– Мин шундук “Сетевая компания” җитәкчесенә шалтыраттым, – ди Илдус әфәнде. – Ул: “Беркемгә дә андый фәрман бирелмәде”, – диде. Ә “утчылар” шалтыратырга керешкәнне аңлагач,  юк булды. Әмма аңа кадәр үз эшләрен башкарырга өлгергәннәр иде.  Ялгыз яшәүчеләрне бигрәк тә үз иткәннәр. Газета аркылы шуны әйтәсем килә: теге яки бу хезмәтне тәкъдим итсәләр, зинһар, авыл җирлеге яки күрше-тирә белән киңәшләшсеннәр иде.
    
2016 елның 9 аенда республикада 19 социаль талау очрагы теркәлгән. Июль башында бозымнан котылу өчен 14 миллионлык байлыгын сарыф иткән кыз турындагы хәбәр бөтен республиканы гөрләтте. Бу хакта алданрак язган идек инде. Тиз арада 50 яшьлек Волгоград хатыны һәм аның 34 яшьлек танышы кулга алынды.
 
Июнь аенда җиңел акча эшләргә теләүче бер адәм үз кармагын Яшел Үзән халкына “сала”. 75 яшьлек пенсионерга ул үзен Донбасстан кайткан качак дип таныштыра, хатыны белән дүрт баласының кайнар ноктада калуын сөйли. Бабай, аның хәленә кереп, әҗәткә 45 мең сум акча биреп торырга карар кыла. Йортсыз-җирсез ирне өйләренә алып кайтып, хатыны белән дә таныштыра. Ир ышаныч тудырыр өчен “залог”ка ике плед һәм телефон номерын калдырып китә. Күпме генә шалтыратсалар да, телефонны алучы булмагач, карт белән карчык алдануларын аңлый. Полиция хезмәткәрләре исә, ишек тоткасындагы бармак эзләреннән кырыгалдарның эзенә тиз төшә. Донбасс качагы чынлыкта, 26 яшьлек Волгоград кешесе булып чыга.
    
“Мошенниклар һөҗүм итәсе кешене ерактан ук танып киләләр”, – ди психологлар. Алар үз-үзләренә ышаныч белән атламый, кашлары җыерылган, йөзләре сытык, җилкәләре салынган. Телефоннан сөйләшеп яки музыка тыңлап баручы кеше дә шушы халәткә керә. Бу вакытта аны кармакка каптыру бик җиңел, чөнки ул әйләнә-тирәгә битарафлык белән атлый.
 
 
Кырыгалдарлар, гадәттә, алданучының башын катыру өчен тиз-тиз сөйли, җөмләләре бер-берсенә ялганмый, әллә ничә төрле мәгълүмат җиткерә.
 
Соңгы елларда Үзбәкстаннан күченеп кайткан Г.ның  бозым чыгарырга сәләте турындагы хәбәр телдән-телгә күчеп йөри. Имеш, берәүне камыр белән бозган булганнар, косып чыгаруга бүлмәгә камыр  исе тарала. Икенчесен күршеләре тавык йомыркасы белән бозган. Бу хатын турында ишетми калучылар сирәктер. Рекламасы шәп эшли, ул хәзер Казанда да кабул итә. Тик аңа алдан языласы, ә трубканы ... администратор ала. Күрәсең, оста вә булдыклы күрәзәченең аңа вакыты юктыр. Мин дә кызык өчен генә язылып карарга булдым. Телефонның аргы башындагы сумманы ишеткәч, егылып китәм дип торам, 9000 ди! “Мин журналист, файдагыз тисә, сезнең турында газетага язармын” дигәч, өч мең сумга килештек. Бер атнадан соң билгеләнгән көнгә Киров районындагы йортларның берсенә киттем. Кабул итү шунда буласы. Иртәнге 8 генә булуга карамастан, 7-8 кеше инде чират көтеп утыра. Менә түр ишектән кояш кебек балкып, минем яшьләрдәге бер кыз килеп чыкты. “Иремнең миңа суынуын белдем. Күрше авылдагы яшьлек мәхәббәте белән чуала икән. Рәхмәт Г. га. Аның өшкерүләреннән соң, тәнемә бер җылылык килеп бәрелде. Иремнең сулышын, исен тойгандай булдым. Ул миңа әйләнеп кайтты, – дип сөенде ул. “Ир кайтару хезмәте” 10000 сум икән. Р. исемле ир хатыны белән килгән. Иргә аракы белән бозым ясаганнар. Анысының бозымын чыгару өчен суга спирт  кушып эчерткәннәр. Ир шундук коскан.  Имеш, шул рәвешле бозымы чыккан.
    
Чират миңа да килеп җитте. Миңа бозым ук булмаса да, күз тигән, ди. Дусларым үземнән бик каты көнләшә икән. Ризык белән “сихерләгәннәр”. Миңа исә бер алма ашатып, сөт эчерделәр. Күпме генә утырсам да, күңелем болганмады. Үземә косып чыгарырга туры килде. “Менә, күрәсеңме, вакытында килгәнсең, бозым булса, шундук чыгар иде, бәхетеңә күз генә тигән булган. Хәзер  тынычлан”, – диделәр.
 
Уяу-сак булмасаң, җиңел акча эшләргә тырышучылар безне адым саен алдарга гына тора. Шуңа күрә мондыйларга иярмәскә, хезмәт тәкъдим итүчеләрне өйгә кертмәскә, күрәзәче, бозым чыгаручыга якын да бармаска кирәк.
 
Ә чегәннәр гипнозы дигән сүзләр дөрес.
 
–Мәктәпне тәмамлап, Казанга килгән чагым, – ди Intertat.ru ның даими укучысы Балтачтан Зөлфия Зарипова. – Укырга керә алмагач, эшкә урнаштым. Беренче хезмәт хакын алган көнем иде. Бауман урамы буйлап барам шулай, каршыма чегәннәр очрап, мине уратып алып теләнә башладылар. “Балама ипи алырга да акча юк” дигәч, янчыгымнан 10 сум алып бирдем. Шул арада башымнан бер чәч бөртеге өзеп алды да, “Сиңа бозым кергән, чыгармасаң, үләсең, бу акчаңны зуррагына төреп бир”, – дия башлады. Куллар үзеннән-үзе янчыкка үрелә. Алдауларын белеп торам, ышанмыйм, әмма бирәм. Төреп бирүгә, тагын бер чәч йолкып алды да, тагын бирмәсәң, шушы чәчең аркылы үзем бозым кертәм”, – ди. Шулай итеп, зуррак акчага төрә-төрә, соңгы тиененә кадәр алып бетерделәр, автобуска билет алырлык та калмаган иде хәтта... Ул бит бертуктамый нидер сөйли, берничек  каршы торып булмый. Гомергә истә калырлык вакыйга булды бу. Шуннан соң чегән күрсәм урап узам, күзләренә карамыйм. Чегән гипнозы дигән әйбер бар ул, – ди.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»