|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2016 Мәдәният
Цирк легендасы Олег Попов кунакханә номерында вафат булганСССРның халык артисты, атаклы клоуннарның берсе Олег Попов 87нче яшендә кунакханә номерында вафат булган. «Росгосцирк» башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итүенчә, гомеренең соңгы көнендә артист Ростов шәһәрендә гастрольдә булган. Иванов әйтүенчә, Попов «үзен яхшы хис иткән, кичен телевизор карап утырган, бу хәл көтелмәгәндә килеп чыккан».
Олег Поповның цирк карьерасы эквилибрист буларак башлана. Клоун булып ул 1951 елда дебют ясый.
1991 елда артист Германиянең Эглофштайн шәһәренә китә. «Бәхетле Ганс» исеме астында циркларда чыгыш ясый.
20 ел узгач Олег Попов Россиягә кайта һәм Сочида узган "Мастер" цирк фестивалендә катнаша. Анда исеме бар доньяга танылган клоунга «Цирк легендасы» исеме бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|