поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.11.2016 Мәдәният

Эльмира Хәмидуллина: “ “Рәвешләр”дә башында авыррак булды” (ИНТЕРВЬЮ)

“Рәвешләр” юмор театры артисткасы Эльмира Хәмидуллина сөйләшкәндә дә сүзне шаяруга борып, “мин юморист бит” дип эчкерсез көлеп җибәрә. Югалган кәефләрне дә табасың аның белән. Сәхнәдәге образы гына түгел, күңел халәте ул аның. Эльмирага танылуны шулай ук “Мәңге яшисе килә” җыры да китерде.

— Эльмира, син үзең кайсы яклардан? Гаиләдә кечкенәдән үк булачак артист итеп тәрбияләделәрме?
— Мин Түбән Кама кызы. Гаиләбездә ике як та иҗади, ике яктан да бабам гармунчы, әбиләр җырлый. Әтием шулай ук моңлы, матур итеп җырлый. Әти-әнием кечкенәдән үк артистка буласымны күреп үстерде инде. Зур сәхнәгә күтәрелгәнгә алар бик шат һәм шулай ук минем хыялым чынга ашты. Белемне Түбән Кама педагогия көллиятендә алдым, киләсе елга Казан федераль университетына укырга керергә ниятләп торам.
— Түбән Камадан булгач, “Мунча ташы” юмор театрында чыгыш ясау теләге булдымы?
— Әйе, теләк кенә дә түгел, чакыру булды. 2015 елда мин кастингта катнаштым. Аңа кадәр “Мунча ташы” белән бер ел алдан, артист булырга теләп,  хәбәрләшеп алган идем. Гамил абый белән сөйләшү дә булды. “Уйларбыз” дип калдылар да, күпмедер вакыт узып шалтыратканда мин инде “Рәвешләр” юмор театрында эшләргә чакыру алган идем.
— “Рәвешләр” сине ничек күзләп алды?
— 2015 елның апрелендә кастинг үттем. Анда юморист, алып баручы, җырчы булырга теләүчеләр саны 500 кешедән дә артып китте. Мин үземне җыр һәм юмор буенча да тәкъдим иттем. Шунда күреп калып, театрга чакырдылар. Беренче урында, әлбәттә, җыр булды, ул миңа күбрәк ошый. Түбән Камада бик күп җыр конкурс-фестивальләрендә беренче урыннарны яуладым, дипломнарым бик күп.
— Син, димәк, күп кенә музыкаль белеме булган конкурсантларны да артта калдырып, лауреат исемнәре алган, инде эстрадага да килеп кергән үзешчән җырчы?
— Җыр бит инде ул күңелдән чыгарга тиеш. Мин һәрвакытта да күңелемне биреп җырлыйм. Халыкка кыланып, үземнең кыяфәтемне күрсәтеп түгел, ә тавышымны, моңымны җиткереп җырлыйм. Сәхнәдән арып, бушап төшмим. Мин тамашачыларга карап, аларның энергетикасын тоеп, үземә үк рәхәт алып чыгыш ясыйм.
— Барлык тамашачы да елмаеп, көлеп, кул чабып кына утырмый бит. Бик авыр аудиториягә, залда битараф йөз белән утыручыларга очраганың булдымы?
— Әлегә юк, чөнки минем ике җырым да шаян. “Мәңге яшисе килә” һәм “Күрше бабай”- икесе дә дәртле җырлар, шуңа анда моңаеп утырырга урын калмый. Кеше концертка барыбер ял итәргә килә бит. Үзем озын халык көйләрен яратам. Бабай да гармунчы булгач, Сабантуйларда да чыгыш ясаганда шундый җырларны башкара идем. Анда минем тавышым бөтенләй дә ачыла. Шаян җырлар бик үк минем стильдә түгел, озын, сузып башкарыла торган җырлар аша халык та моңың бармы-юкмы икәнен аңлый бит. Алай да яңарак кына “Картуф” җырын да репертуарыма алдым. Театрда тагын бер җыр алырга тәкъдим иттеләр дә, юмористик форматка туры китереп, әлеге татар халык җырын сайладым.
— Шаянлыкны читкә куеп, җитдирәк, моңлы, лирик җыр башкарырга ким дигәндә уй бардыр?
— Туры килүче, озын көйле матур җыр булса алыныр идем. Бабай гармунда уйнаганда “Йөрәк сере” җырын рәхәтләнеп сузып җырлыйм. Менә аны сәхнәгә чыгарасым килә. Мин бит татарча гына җырламыйм, һинд, гарәп, инглиз телендә җырлар башкарам. Чит телләрдә ирекле сөйләшмәсәм дә, җырның мәгънәсен белеп, тәрҗемәсен аңлап җырлыйм. Һинд телендә җырлауның бер үзенчәлеге бар: аларның җырларын дулкынлап, матурлап җырларга кирәк. Җырына карап хәрәкәтен дә сайлыйсың, гел биеп җырларга да кирәкми. Мәсәлән, һинд телендә әни турындагы  “Хатуба” җырын бик хәрәкәтләнеп җырлап булмый, чөнки ул моңсурак җыр.
— Кире “Рәвешләр”гә әйләнеп кайтсак, син икенче сезонын эшлисең, ләкин анда да гади җырчы буларак кына түгел, ә пародистка буларак кереп киттең.Үзеңә бу сәләт каян килде?
— Быелгы программада минем җыр белән генә чыгышларым бар, ә узган сезонда миңа Әбри белән уртак номерда пародияләр күрсәтергә туры килде. Бәләкәйдән үк мин җырчыларны телевизордан карап, аларны кабатларга ярата идем. Кастингта да Зәйнәп Фәрхетдинова “слухың бик яхшы” дигән иде, чыннан да бик тиз отып калам. Минем әни дә ул яктан бик булдыра, аңа да башкаларны кабатлау берни тормый. Пародия җиңел бирелә дияр идем, әмма аннан соң җырларга авыр, чөнки тамакны карлыктыра. Номерда да күп кенә хатын-кыз җырчыларны күрсәтергә туры килде.
— Юмор өлкәсе барыбер өстенлек итә, чөнки җырчылар күп. Пародистка булып алга таба да дәвам итәсең киләме?
— Юк, мин күбрәк җырга тартылам. Юмор бит кызык кына түгел, мәгънәле дә булырга тиеш. Оста итеп күрсәтү өчен бик күп көч һәм тәҗрибә таләп ителә. Юмористик образны бик рәхәтләнеп башкарам, зур концертларда да чыгыш ясыйм, ләкин алга таба иҗатны да ниндидер башка якка үзгәртәсем килә.
— Син йә блондинка, йә брюнетка булып аласың. Образыңны еш үзгәртеп торасыңмы?
— Алышынып торырга ярата идем, ләкин хәзер андый экспериментлар бетте. Кызыл чәч белән дә йөргән чаклар булды. Хәзер чәчемнең үз төсен кайтарырга булдым. Концертларда үзем бизәнәм, үз образымны тудырам, тик әгәр дә стилистлар ярдәме булса, аннан баш тартмыйбыз.
— “Рәвешләр” диюгә ир-егетләр коллективы күз алдына килеп баса. Бердәнбер кыз кеше буларак төркемгә кереп китәргә уңайсыз булмадымы? Гастрольләргә чыгып киткәндә ашарга пешерү,  кер юу кебек эшләрне башкарасыңмы?
— Башлаганда авыррак, кызлардан үзем генә булганга кыенлыклар булды. Ашата, табак-савытын җыештыра идем, ләкин керләрен үзләре юалар. Аларга әйтеп тормыйсың, хатын-кыз эше бит инде ул, эшлисең. Егетләр инде ничә ел гастрольләрдә йөреп үзләре дә ияләшкән.
— Кызыксынуларың нинди?
— Мин бик татарча китаплар укырга яратам. Элек-электән ук китапларны укый идем. Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликованы бик үз итәм.
— Үзең дә язучы булып китәсең килмиме?
— Юк, җырларны әле язарга була, ә китап язарга батырчылык итмим. Менә илһам барлыкка килсә көйләр яза алам мин, ләкин бу эшкә дә ныгытып алынмадым. Алда гастрольләр, чыгышлар, шуңа әлегә сәхнә юнәлешендә эшлибез.
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 02.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»