|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2016 Дин
Авылга яшь имам кайтты21 октябрьдә Җомга намазы алдыннан Кызыл Октябрь районының Чүмбәлинең икенче мәчетендә бер тарихи вакыйга булып үтте – Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм мөфтиләр советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның фәрманы нигезендә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров ике мәчетле авылга яңа имам итеп Али хәзрәт Алиевны билгеләде һәм шул көннән алып Җомга намазын яшь имамнан гайре беренче мәчеттә Мяксут Искәндәров, ә икенчесендә Мәсум Сибгатуллин укытырга хокуклы, дип тә өстәде. Туган авылларын яшь һәм укымыш имамлы итү теләге яңа гына оешып килгән Чүмбәлинең иҗтимагый советы әгъзаларында туа һәм алар шушы планнарын тормышка ашыру нияте белән Россия мөфтиләр советына чыгалар һәм хуплау табалар. Унлап кешедән торган бу иҗтимагый советның рәисе итеп көрәшче-ветеран Рәис Мөҗипов сайланган һәм нәкъ аның имзасы белән рәсми хатлар өлкә һәм Россия Диния нәзарәтләренә юллана да. Али хәзрәт Т.Новгородта туып-үскән, Казанның «Мөхәм-мәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, өч бала әтисе, Мәдәнәдә яшәп, Чүмбәлигә йөреп эшләячәк. Авылның иҗтимагый советы аңа 15 мең сум хезмәт хакы билгеләвен Рәис әфәнде бәян итте һәм мәчет акчасына яшь имамның катнашы булмавын да ассызыклап үтте. Чүмбәли иҗтимагый советының бу карарын К.Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмагыйлов та хуплап чыкты, чөнки мәчетләрнең эшчәнлеген бүген инә күзлеге аша үткәрүче органнар артып китте һәм аларның һәрбересе белән уртак тел табар өчен заманча дөньяви белемле дә һәм мобиль дә булу сорала, диде ул.
Шуннан соң Рәис әфәнде яшь имамны җирле мәктәп директоры һәм авыл башлыгы белән таныштырды, мәчет каршында дини укулар оештырылуы турында әйтте һәм авылдашларын яшь имамны үз итәргә чакырды.
Билгеле, 26 ел икенче мәчеттә имам булып торган Мәсум хәзрәт Сибгатуллин да, беренче мәчет имамы Надир хәзрәт Камаев та бу вакыйганы үз күзлекләреннән чыгып бәяләделәр, үпкәләрен белдерделәр, ләкин өлкән имамнарга лаеклы алмаш кирәк дигән күпчелек фикер өстенлек алды. Әлбәттә, бу имамнар үз мәхәлләләре өчен аз эшләмәгәннәрдер, бу хакта без дә язып чыккаладык, тик кеше салмасына катык булып тыгыласыбыз килми. Шуңа әлеге хәлне комментарийсыз калдырырга булдык, әмма бу проблема кайбер башка авылларыбызда да кискен торганын яшерә алмыйбыз, чөнки табигый күренеш – кеше картая һәм аңа, билгеле, яшь алмаш кирәк. Ә олы яшьтәге авыл имамнарына лаеклы яшь алмаш табу – бүген бик катлаулы мәсьәлә, әмма ләкин чүмбәлилеләр моны хәл итә алдылар кебек.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|