поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.11.2016 Интернет

Instagram битен бары тик татар телендә генә алып баручы Татар малай көтү көтә башлаган (ФОТО, ВИДЕО)

Instagram кулланучылары арасында Татар малайны белмәгән кеше юктыр. Шулай булмый ни, бүген аның аккаунтына 29 мең 500 кеше (!) язылган. 30 яшьлек егетне социаль челтәрдә татарча блог алып баруга нәрсә этәргән соң? Бу турыда ул Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.

Моңа кадәр Instagram челтәрендәге битен тулысынча бары тик татар телендә алып барган кеше бик сирәк булгандыр. Татар малай бу стереотипны юкка чыгарды. Хәзер аннан күреп, яшьләр дә интернетта татар телендә язуга, җырлауга тартыла башлады. Татар малай “вирусы” чын мәгънәдә йогышлы булды, ахрысы.
 
Бу егетнең чын “йөзе” быелның март аенда ачылды. Аны күргәч, язылучылары тагын да артып киткән икән. Тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән булган Ринат Галиәхмәтов, авыз тутырып, горурланып: “Мин – гади татар малае”, ди. Үзеннән бөркелгән җылылыкны башкалар да аның фото һәм видеолары аша тоя.
 
 
- Бүген Instagram челтәрендә синең аккаунтны белмәгән кеше юктыр. Бу махсус уйлап табылган проект идеме, әллә уйнап кына барлыкка килгәнме?
 
- Мин әллә кайчаннан бирле татарларны берләштерә торган аккаунт барлыкка китерергә теләгән идем. Башта ул “TatarXFiles” дигән аккаунт булды. Мин анда Татарстанның гүзәл җирләре турында башка кешеләр төшергән фото-видеоларны куеп бардым. Соңыннан, аны “Tatar Comedy” дип үзгәрттем. Шулай постлар куеп баргач, халык социаль челтәрдәге битем белән кызыксына башлады, үз фотомны сорады. Ә мин исә: “Язылучылар 10 меңгә җыелса, барысын да сөйлим”, дип вәгъдә бирдем. Озак та үтми, язылучыларның саны дистә меңнән артып китте. Вәгъдәмдә торып, фото аша үземнең Түбән Кама егете булымны ачып салдым.

- Әле бит шушы аккаунт кысаларында #ЯратканҖырым проекты да бар?
 
- Әйе, интернет аша бер җырчының концертын тыңлаганнан соң, тамашачыларның аңа кушылып җырлавын күреп, #ЯратканҖырым проектын башлап җибәрдем. Кешеләр, гомумән, үз җырлауларын социаль челтәрдә куймый. Ә минем флэшмоб кагыйдәләре буенча, биредә татарча җыр куярга кирәк. Бу проект шактый уңышлы булып чыкты. Аңа көннән-көн күбрәк кушылалар. Шуңа да ел ахырында аның җиңүчеләренә “Instagramның халык артисты” дигән исем белән диплом-кубоклар бирәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, сәхифәне гел татарча алып бару җиңел түгел. Кайвакытта сүзлекләрне дә кулланырга туры килә. Бөтен кеше миңа: “Синең әле аккаунтыңа бер ел да юк, ә анда шуның кадәр күп кеше”, дип шакката. Тик алар бу аккаунтны күңелемдә инде ничә еллар йөрткәнемне күз алдына да китерми!

- Бу блог синең өчен хоббимы, әллә инде аны эш буларак кабул итәсеңме?
 
- Соңгы ике-өч ай эчендә тормышымны Instagramга яраклаштырып яши башладым. Кешеләргә үз республикабызны, аның кеше күрмәгән матур урыннарын күрсәтәсем килә. Баштарак бернәрсәгә дә игътибар итмичә, теләсә нәрсә куя идем. Әле күптән түгел блогта, көтү көткәндә, репортаж эшләдем. Көтүгә чыгу өчен, махсус рәвештә, эштән сорап, ял алдым. Безнең авылда интернет тотмый. Телефоннарны зарядкага куеп, үзем белән портатив аккумуляторлар алып, көтүдә видеолар төшердем. Казанга килгәч, монтаж ясадым.
 

- Instagramда постлар куюның берәр махсус вакыты бармы?
 
- Вакыт булган саен куеп барырга тырышам. Шунысы бар: постны ничәдә куйсаң да, кеше барыбер карый. Гадәттә, иртә белән, төшке һәм кичке аш вакытларында, йоклар алдыннан язылучыларымнан килгән сорауларга җавап бирәм.
 
- Син, постлар язган вакытта, язылучыларыңа “дусларым-матурларым” дип эндәшәсең. Бу үзең уйлап чыгарган гыйбарәме, әллә Тубән Камада шулай сөйләшәләрме?
 
- “Дус” сүзе минем өчен егетләргә әйтелә торган сүз кебек. “Дуслар” дигәч, күз алдына егетләр килә. Ләкин кызларны үпкәләтеп булмый бит инде. Аларга да бер сүз уйлап табарга кирәк иде. Шуңа күрә “дусларым” сүзе – егетләргә, “матурларым” кызларга булды. Бу үзенә күрә фишкама әверелде.
 
- Әти-әниләрең әлеге блогны алып баруга ничек карый соң? “Җитте инде, улым, бала-чага кебек, гел телефонда утырма” димиме?
 
- Баштарак әни: “Нәрсә төшереп, теләсә-нәрсә кыланып йөрисең, әйдә, эшлә”, дип әйтә иде (елмая). Хәзер инде позитив рухтагы блог булгач, аңлый башладылар. Әниемнең дә Instagramда аккаунты бар. Ул – минем сәркатибем, бөтен хаталарымны беренчеләрдән булып төзәтүче дә ул. Башлангыч вакытта, миңа комментарий язганда, “улым-улым” дип эндәшә иде. Мин аңа: “Әни, миңа Татар малай дип яз, кеше белмәсен”, дип әйткәч, ул да хәзер Татар малай дип яза башлады (елмая).
 
- Сине татар мәдәнияте белән бәйле чараларга чакыралар. Монда да Instagramдагы аккаунтның йогынтысы булмый калмагандыр?
 
- Әйе, аккаунтымда аудитория күп булгач, әлеге чараларны башкаларга да күрсәтәсем килә. Кайвакыт Instagramда утыручылар Татар малайның аккаунты аша ул чараларны җылырак кабул итә. Әлбәттә, минем татарларга бер урында гына таптанып тормавыбызны, алга атлавыбызны күрсәтәсе килә.

- Урамда да хәзер сине таный башлаганнардыр инде...
 
- Үзеңне  белмәгән кешеләр таный башлагач, бик кызык икән ул. Кызлар  күрүгә “Син бит – Татар малай”, дип кочаклашалар. Ә егетләр җитдирәк, алар күрешергә кулларын суза, ләкин артыгын сөйләшеп тормый. Минем  популяр булуымны әйтәләр, ләкин мин аны сизмим, “йолдыз чире” йогуын да теләмим. Хәзерге вакытта нинди гади, шундый булып каласым килә.
 
- Сиңа язылучылар арасында рәхмәтләрен җиткерүчеләр бармы?
 
- Әйе, алар бик күп. Мисал өчен, көтүдән репортаж алып барганда, ике көн эчендә миңа берьюлы 600 кеше кушылды. Көтү көткән рәхәт чакларын искә төшереп, ностальгиягә бирелеп, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый иде араларында.  Беләсезме, миңа хәтта олы кешеләр дә бик күп яза.
 

- Үзең дә кайбер сүзләрне сүзлекләрдән карыйм, дип искәрттең, постлар язганда, татар теле укытучыларына мөрәҗәгать иткәнең юкмы?
 
- Минем укытучыларым – ул миңа язылучылар. Алар мине һәрвакыт төзәтеп тора. Вак кына хатаны да игътибардан читтә калдырмый. Шәһәр малае булгач, татар телен  яхшы дәрәҗәдә белми идем. “Татар малай” дигән исем биргәч, үз алдыма татар телен яхшырак белергә, аны ныклап өйрәнергә дигән максат куйдым. Сүз байлыгы күбрәк булсын дип, татарча газеталар укый башладым, татарча җырлар тыңлыйм.
 
- Димәк, блогны алып бару да татар телен өйрәнүгә бер этәргеч булган?
 
- Әлбәттә. Очрашкан кызларымның кайберләре рус иде. Алар татар кызлары булса, мин аларга “матурым”, “җаным”, күбәләгем”, дип әйтә алыр идем. Чөнки татар телендә сүз байлыгы шулкадәр киң. Әнием Мамадыш районыннан, әтием – Түбән Камадан. Без өйдә татар телендә сөйләшәбез. Баштарак туган телемне яхшы беләм, дип уйлый идем. Сәхифә алып бара, радиолар тыңлый, газеталар укый башлагач, үземнең ялгышуымны аңладым.
 
- Булачак хатының да Ринат Галиәхмәтовны гына түгел, ә Татар малайның тормышын белеп кияүгә чыгарга тиешме соң?
 
- Беренчедән, мин тормышта нинди, Instagramда да шундый. Икенчедән, әгәр мин насыйп ярымны очратам икән, дусларым-матурларыма үз аккаунтыма аның белән төшкән фотоларны куячакмын. Моны хәтта язылучыларым да көтәләр.
 
Видеоны монда карарга мөмкин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 01.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»