поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2016 Спорт

Тай боксына безнең егетләр өйрәтә

Өлкәбездә соңгы елларда спорт аеруча зур үсеш кичерә. Кайбер авылларда көрәш секцияләре уңышлы эшләп килә, озак түгел Петрякста, Яндавишчада хоккей кордлары эшләнде, ә 2015 елда өлкә максатчан программа ярдәмендә Кочко-Пожар белән Сафаҗайда боз мәйданчыклары төзелде, айдан элек спонсор тырышлыгы белән Зур Рбишчада да шундый спорт объекты булдырылды.

Татарлар күмәк яшәгән районнарда ФСКлар эшли. Сергачның “Лидер”, Сеченның “Йолдызлы”, Кнәгеннең “Молодежный” физкультура-сәламәтләндерү комплексларында волейбол, футбол, баскетбол, хоккей һәм башка спорт төрләре буенча районара турнирлар даими оештырыла. Шунда шөгыльләнгән яшь якташларыбыз осталыкларын шомартып Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яуладылар - шорт-трек буенча Карга-Кочко-Пожар оныгы Файлә Аймалетдинова, өстәл теннисы буенча камкалы Айрат Мангушев. Шушы традицион спорт төрләреннән гайре безнең якларда экзотик булган бокс төрләре дә милләттәшләребез арасында киң тарала башлады.

Берничә ел элек андылы Рамил Мөхәммәтризаев Сергачта тай боксы секциясен ачты. Хәзерге вакытта аның кул астында, шул исәптә татар авылларыннан да, йөзгә якын бала һәм яшүсмер бу спорт төре буенча алымнар өйрәнә. Рамилның тәрбияләнүчеләре регионара турнирларда да призлы урыннарга ирешә.

Әменә күптән түгел Кнәгеннең “Молодежный” ФСКсы базасында да тай боксы буенча секция ачылды. Биредә Кнәген, Лыскау, Зур Мурашкин районнарыннан ике дистәгә якын бала белән яшь, әмма инде танылган милләттәшебез, Ыргу егете Надир Исхаков шөгыльләнә. 
 
Язганыбызча, ул 2015 елда шушы спорт төре буенча Таиландта узган дөнья чемпионатында икенче урынны яулап кайтты. Быел аңа Россия спорт министры Виталий Мутко карары белән Халыкара спорт мастеры исеме бирелде. Ярышларда катнашуы белән беррәттән ул “Молодежный”да тренер булып эшли. Яшь спортчының зур потенциалын күреп, Кнәген районының спорт мәктәбе директоры Алексей Банников аңа секция ачарга тәкъдим итә. Хәзер менә Надир икенче ай инде биредә тәҗрибәсе белән уртаклаша, теоретик дәресләр үткәрә, төрле алымнар өйрәтеп, аларны аннары практикада күрсәтә. 
 
Шул ук вакытта Надир үзенең спорт карьерасын да дәвам итә. Узган җомга көнне ул Мәскәүдә “W5” бокс оешмасы рейтингы өчен оештырылган ярышлар кысаларында Сербия боксеры Марко Гурдельевичны җиңеп, чираттагы ра¬ундка чыкты.
 
Язма ахырында танылган якташ-спортчыбыз Алия Мустафина турында да әйтеп үтик. 22 октябрьдә Мәскәүдә аның исемендәге призларга спорт гимнастикасы буенча регионара турнирда Мәскәүдән, владимирдан, Туладан, Дзержинсктан, Пенза өлкәсеннән 100гә якын кеше катнашкан, ярышларны оештырырга Алиянең әтисе Фәрхат әфәнде булышкан. 
 
Фотода: Надир Исхаков Рамил Мөхәммәтризаев һәм аның тәрбияләнүчеләре белән. 

 


Илнар САДЕКОВ әзерләде
Туган як
№ --- | 02.11.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»