поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.11.2016 Җәмгыять

Каткан бәгырьләр

Моннан 4 ел элек Россия Президенты Николай Табунов исемле суворовчы үсмерне “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләү турында Указга имза салган. Коляга ул чакта 12 яшь булган һәм аның батырлыгы гаилә фаҗигасе белән бәйле. Вакытында Табуновның батырлыгын пропагандаламадылар, аннан герой-пионерлардан ясаган кебек үрнәк ясамадылар.

 “Учительская газета” егетнең каһарманлыгы турында әле быел, соңгы атналарның берсендә, бәләйкәй генә хәбәр бастырды.
 
Аның да максаты батырлык турында сөйләү түгел: “Нишлибез без, кешеләр!” дигән чаң кагулы сорауга җавап эзләүдән гыйбарәт. Коля исә батырлыкны котылгысыз рәвештә эшләгән. Ул мәктәп укытучысы булган әнисе һәм бертуган энесе белән салкын бер февраль көнендә бабаларына кунакка барырга чыккан. Маршрут автобусына утырырга дип, 9 километр юлны җәяүләп үткәннәр, әмма күпме көтсәләр дә, автобус килмәгән.
 
Ул арада көн кичкә авышкан, әни кеше балаларга автобус тукталышы булган авылда кунып калырга тәкъдим ясаган һәм алар мосафирларга шәфкать күрсәтүче йорт эзләп киткәннәр. Әмма зур авылда беркем дә кече яшьтәге балалар иярткән хатынга ишек ачмаган, кунарга кертмәгән. Гаҗизләнгән гаиләгә яңадан үз авылларына тәпиләүдән башка чара калмаган. Бәхетсезлеккә, буран чыккан, әни белән балалар юлдан язганнар, төнне карлы буран кочагында кырда үткәрергә мәҗбүр булганнар. Коля шул чакта үзен ирләрчә тоткан да инде: әнисе белән энесен сакларга тырышкан, йокларга ирек бирмәгән, хәлдән килгәнчә җылыткан. Бары тик иртәнге якта гына мобиль элемтә аша туганнары белән сөйләшү бәхетенә ирешкән. Ярдәм килгәндә, әни кеше өчен соң булган инде, ул туңып үлгән. Энесе белән Коляны Мәскәүдәге Суворов училищесына укырга биргәннәр, хәзер инде ул җиткән егет булып килә. Социаль челтәрдә мин аның белән таныштым. Бүгенге үсмерләрнең күпчелеге үзен ничек тотса, Коля да шулай: бер кызны ярата, өйләнү турында хыяллана, туган җанлы – энесен сагына. Үз битендә интернеттан алып: “Я буду сильным всем чертям назло!
 
Не сдамся ни за что, и не сломаюсь!” – дип башланган кыска гына шигырь язып куйган. Егетнең теплица шартларында үскән бик күп яшьтәшләре кебек төшенкелеккә бирелмәве, мәми авыз булмавы сөендерә, билгеле. Әмма ул юлыккан фаҗига уйландыра. Шәфкать дигән хиснең югалу сәбәпләрен, җәмгыятьтә тоталь рәвештә каты бәгырьлелек таралуның чыганакларын эзлисе һәм табасы килә. Мондый хәлләр сирәк булса, аптырамас та идең, әмма вәзгыять тынычлана торган түгел. Россиянең Тикшерү комитеты чаң суга: илдә балаларга карата җинаятьләр саны кискен темплар белән үсә. Соңгы өч ел эчендә балиг булмаганнарга карата теркәлгән җинаятьләр саны 65 меңнән артып киткән, 34 мең кече яшьтәге бала өлкәннәр золымыннан зыян күргән.
 
Балалар үтерелә, көчләнә, аларны үз-үзләренә кул салырга өндиләр һәм этәрәләр. Әти-әнисе һәм якын туганнары тарафыннан көчләнгән балалар саны 4 тапкыр арткан. Рәсми статистика җинаятьләрнең никадәр өлешен ачыклый һәм яктыга чыгарадыр, анысы мәгълүм түгел. Әйтик, мәсәлән, Табуновлар гаиләсен кунарга кертмәгән авыл кешеләре җинаятьчеләр дип квалификацияләнмәгән бит. Берәү дә аларны җинаять җаваплылыгына тартмаган, хәтта намус хөкеме дә бу очракта чыгарылган дип әйтеп булмый. Дөресен генә әйткәндә, бу авыл кешеләренең үз-үзләрен тотышының җинаятьчел мотивы – гап-гади куркаклык, үз тиреңне кайгырту. Хәзер бит “Тормыш иминлеге нигезләре” дигән фән барлыкка килде. Ул фән кагыйдәләре буенча, үзеңне шәфкатьле тоту, кешеләргә игелек эшләү куркыныч, моннан сакланырга кирәк.
 
Әйдәгез, балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүнең заманча кагыйдәләре белән танышыйк. “Әти-әниләрнең фаҗигале хаталары” дип аталган белгеч киңәшләре менә нәрсәләрдән сакланырга куша: балаларның олы яшьтәге апаны кибеткә яисә автобус тукталышына озатып куюлары – куркыныч, аларны бу адымнан сакларга кирәк; олы яшьтәге абыйга сумкасын күтәреп илтешеп кую – хәтәр, бу адым фаҗигагә китерергә мөмкин; таныш кешеләргә – күршеләргә, дусларның әти-әниләренә, күрше кибеттәге сатучыларга ышанырга ярамый. Ышанырга мөмкин булган өлкәннәр исемлеге бик кыска: әти-әниләр һәм укытучылар гына. Җинаятьләр статистикасы исә боларның да йөз процентка ышанычлы түгеллеген күрсәтә. Иң аянычы: югарыда саналган кагыйдәләр безгә каткан бәгырьле яшь буын тәрбияләргә булышуга карамастан, алар дөрес, аларда – тормыш хакыйкате. Менә шуңа күрә караңгы төндә шакылган авыл ишекләре мосафирларга ачылмый да инде, туңып үлсәләр үлсеннәр, безнең иминлеккә генә куркыныч янамасын. Ә бит кеше күңеленең табигый халәте шундый: урамда туңган песигә дә җылы ризык бирергә, ышык урын табарга тырышасың. Бу табигыйлек инде югала, без бер-берсеннән шикләнүче һәм бер-берсен күралмаучылардан торган җәмгыять төзеп бетердек диярлек.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»