поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.10.2016 Мәдәният

Рөстәм Вәлиевнең кызы: Әтием үз һөнәренең профессоры иде

Виртуоз музыкант, атаклы баянчы һәм гармунчы Рөстәм Вәлиев исән булса, быел октябрь аенда аңа 55 яшь тулган булыр иде. Бүген Г.Тукай исемендәге филармония бинасында, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиевкә багышланган «Якты бер моң» дип аталган искә алу кичәсе узачак.

Гармун-баян телләренең хикмәтен үзенчә ача белгән моңсар егет күпләрнең хәтерендә киң күңелле, ачык йөзле шәхес булып истә калды. Ул елмаеп килеп керсә, һәр җирдә җанлану башлана, тормыш кайный торган иде. Илһам ага, Әлфия апа кебек олуг җырчыларга кушмалык итүеннән тыш, аларга уллары сыман ярдәм күрсәтеп тә яшәде. Дошманнары да булмагандыр аның, чөнки беркайчан да, беркем турында да тискәре фикер, яман сүз әйткәне булмады.
 


Рөстәм Вәлиев Венгриядә хезмәт иткәндә, 1982 ел

Самарада туган шат күңелле, юмор хисле мишәр кардәшебезнең гаилә корып җибәрү тарихы да шактый кызыклы.

- Рөстәмне мин беренче мәртәбә сәхнәдә күрдем. Ул Илһам Шакиров белән Самарага концерт куярга килгән иде. Мин үзем дә яшь чагымда Самарада «Ялкын» бию ансамбленә йөрдем. Концертның икенче көнендә Илһам Шакиров белән ансамбль очрашу оештырды. Очрашу кичәсеннән соң дуслар белән кайтыр юлга чыккач, Рөстәм каршыма йөгереп килде дә: «Какая красивая девушка!» диде...  Менә шулай турыдан бәреп сөйләшә торган иде бит. Танышып киттек, соңыннан миңа хатлар яза башлады. Кайда йөргәннәрен барысын да бәйнә-бәйнә әйтеп хатлар язды ул миңа. Ул кадерле ядкәрләрне хәзер дә саклыйм. Җылы, эчкерсез хатлар...

Якын киләчәктә, Диләрә ханым ире турында истәлек китабы әзерләргә теләге барын белдерде. Китапны үзенең якты хатирәләре, дусларының истәлекләрен туплап, фотолар белән баетып нәшер итәргә ниятли ул.



Рөстәм абый хатыны Диләрә ханым белән тату гаилә корып, ике инсафлы бала үстерәләр. Улы Ислам да сәнгать юлын чит итмәде, кызының укудагы уңышлары да ата кеше өчен куанырлык. Кызы Алия КФУда магистратурада укый. Шул ук вакытта лицейда инглиз теле дә укыта.

«Әтием абыемны да мине бик ярата иде, – ди Алия Вәлиева. – Без кечкенә чакта гастрольләргә еш йөри иде. Кая гына барса да, безгә гел нинди дә булса күчтәнәч алып кайтты. Хәтеремдә, ул абыем белән мине берьюлы аркасына атландырып, идәндә дүртаяклап йөри иде. Бергәләп чанада, чаңгыда шуа идек. Агачлар, чәчәкләр утыртырга ярата иде. Өй янындагы ул утырткан агачларга 2нче катның тәрәзәсеннән шланг белән су сиптерә идек. Ул кешеләрнең ачуланышканнарын яратмый иде. «Магазинда чиратта торганда ачуланыша башласалар да мин китеп барам», – дип әйтә иде. Мин аның бик гади булуына шаккатам. Урамда өлкән яшьтәге кешеләрне күрсә, исәнләшеп, хәлләрен сорашып китә иде. Кечкенә балалар белән дә бик тиз уртак тел таба иде. Иҗатчы буларак әтиемне үз эшенең остасы, профессоры дип атар идем. Гастрольләре, анда булган кызыклы хәлләр турында сөйли иде. Әтием, Россиянең атказанган артисты исемен алгач, бик сөенде. Мин ул вакытта Мәскәү дәүләт университетында укый идем. Шатлыклыгын шалтыратып хәбәр иткән иде».



Татар баянчылары арасында Рөстәм Вәлиев – Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булган бердәнбер музыкант. Гомеренең соңгы елларында аңа иҗатчы буларак бер дә җиңел булмагандыр, филармониядән китүе, гастрольләр кимүе дә нечкә күңелле иҗатчыга тыңгылык бирмәгәндер. Шулай да Вәлиев туй һәм башка мәҗлесләрдә дә уйнарга кыенсынмый иде. Казанның берәр ресторанында туй узамы, Мәскәүдә Чайковский исемендәге Концерт залында берәр фестивальме, иксез-чиксез Россиянең берәр төбәгендә Сабан туемы, дөньяның берәр кыйтгасындагы милләттәшләребез чакырып аламы – Рөстәм Вәлиев самолетка утырган булыр, менә шул вакыйгаларның үзәгендә кайнар.

 Моннан ярты гасыр элек Самарада туып, шунда ук музыка мәктәбе һәм училище тәмамлаган егет, мишәрчәсеннән ояла-ояла гына Казанга килә. Нәҗип Җиһанов  исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә укырга керә. Берочтан Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша. «Яшәргә урын булмаганлыктан, баш очыма гармунны салып, фортепиано өстендә филармониядә кунып калган чаклар аз булмады», – дип сөйләгән иде ул бер әңгәмәсендә.

30 елга якын Рөстәм Вәлиев күренекле җырчыбыз Илһам абый Шакировка уйный. Монда аңа баянчы гына түгел, кайчак тән сакчысы, шофер, табиб кебек җаваплы эшләр дә йөкләнә. Чөнки гастроль тормышында барысына да әзер булырга кирәк.



Легендага әйләнгән бөек җырчыбыз Илһам Шакировның хезмәттәше булып өч дистә елга якын эшләгән баянчы сәнгать белгечләре өчен дә, журналистлар өчен дә чын хәзинә булды. Шөгыльләре күп аның: балалар өчен берничә ноталы китап бастырып чыгарды, кая барса, шунда музыка кораллары җыя яки, урыныннан кузгатмаслык зур булса, янына басып фотога төшә. Әгәр дә сез аның шәхси архивына күз салсагыз, әнә шундый тарихи органнар, фисгармонияләр, төрле-төрле ксилофон һәм арфалар янәшәсендә төшкән күп сурәтләрен күрерсез. Уен кораллары ясаучы халык осталарын, атаклы шәхесләрне дә күп белә иде ул. Аларның тәрҗемәи хәлләре, кызыклы эшчәнлекләрен яктырткан китаплар язылмавына гына борчылып яшәде Рөстәм абый. Әлеге бай мирасның күз алдында юкка чыга баруына чын мәгънәсендә әрни иде аның күңеле.

Рөстәм абыйда төрле тембрларны кушып берничә гармун функциясен үти торган уен кораллары күп булды. Хәтта төрле-төрле утлар белән җемелдәп торганы да бар. Конферансье дуслары шаярталар да икән: «Рөстәмнең гармунына игътибар итегез, ул электрлаштырылган. Газ белән су кертсәң, яшәргә дә мөмкин». Рөстәм абый – шаян холыклы, гастроль юлларында күпне белүче, күп җирне күргән, акыл утырткан, бай тәҗрибәле юлдаш, ул һәрчак олы бер табыш, әйләнә-тирәдәгеләренә һәрчак булышырга әзер.

«Рөстәм бик ярдәмчел, кешелекле иде. Без аның белән чыгышлар шактый күп ясадык, – ди Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры актеры Әсхәт Хисмәтов. – «Театр артистлары җырлый» дигән проектыбызда да катнашты ул. Чын мишәрчә, абзый, дип дәшә торган иде миңа. Кайсы җырны гармунга, кайсысын тальянга кушылып җырларга кирәклеге хакында киңәшләр бирә. Концерт программасын тулысынча дөрес итеп күзаллый, төзәтә, әйтерсең лә үзе өчен тырыша! Бик гади иде, «Илһам Шакировка уйнаган музыкант мин» дип  беркайчан да масаймады. Бергәләп диск чыгардык, тәкъдир итү концертында да катнашты. Ә менә икенче җыентык бәйрәмендә катнашырга өлгерми калды...»



 Музыкант егетнең сәхнәгә чыгармаган сәләтләре байтак иде. Аның туган җире Самара артистлары әйтүенчә, Рөстәм абый мишәр биюләренә бик маһир булган. Гомумән, нәрсәгә тотынса – шуны булдырган. Зифа Басыйрова, Хәнәви Шәйдуллин, Илһам Шакиров, Вячеслав Малежеклар булып җырлавы имитация сәнгатенең камил үрнәкләре дип әйтә алабыз. Үзе иҗат иткән җырлар да аз түгел. Әлфис Кыямов башкаруындагы «Үзең кил!», «Фәридә-Алсу» репертуарыннан «Бәхет өчен күп кирәкми»  һәм «Мәхәббәтем алда әле» кебек популяр җырлар нәкъ менә аныкы. Җәмгысе утыздан артык әсәре барлыгы мәгълүм.

Әйе, киң катлам тамашачы аны виртуоз музыкант буларак бәяли. «Минута славы» тапшыруында да ул нәкъ шул яктан ачылды. Эреле-ваклы гармуннарны өздереп сайратуы, аларны төрле көйләр белән чиратлаштырып җибәрүе, «Мальборо» сигаретына охшаган сыбызгылардан алып, Ифрат Хисамов курайларына күчүе, күз ачып йомганчы бер музыкаль спектакль башкаруы, тамашачының кәефен бер йодрыкка төйнәп тота белүе концертның чып-чын бизәгенә әйләнә торган иде. Бу җәһәттән, яшь ягыннан үзеннән олы булса да, Кирам Сатиев та аннан күп нәрсәгә өйрәндем дип саный. Ул – кулына бияләй киеп тә, гармунны артка куеп та әллә нинди әкәмәтләр ясап уйный белүче музыкант. Гали Җәмлиханов, Фәйзулла Туишев, Рәшит Мостафин традицияләрен дәвам итүче шәхес остаз дип аталырга лаек та ул. «Без һәрвакыт бер-беребезне тулыландыра идек, – дип искә ала Татарстанның халык артисты  Кирам Сатиев. – Ул бит бәләкәй гармуннарда оста уйный торган иде. 20 ел бергә эшләдек. Бергә гастрольләргә дә йөрергә туры килде. Икәү Америкага барганыбыз булды. Чиратлашып баян, гармуннарда уйнадык. Музыкант буларак та, шәхес буларак та үтә дә булдыклы, чын кеше иде. Арабыздан китеп баргач, аны еш искә алам, һәрвакыт яхшы яклары белән генә күңел түрендә тора. Исән булса, аңа шушы көннәрдә 55 яшь тулган булыр иде. Мәчеткә кереп дога укытып чыктым, каберенә чәчәкләр илттем әле».


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 29.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»