поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2009 Җәмгыять

ХӨСЕТЛЕК

Сизәм, бу язманы укыгач, минем белән килешмәүчеләр дә табылыр, бәлки, дошманнарым да артыр

Дачадагы күршем Илдар торбаларга вентиль куеп маташа. Бер баштан икенче башка шланг сөйрәп йөрергә туры килмәсен дип, ике урынга куярга булган. Моны аллеядан узып баручы бер абзый күреп алды да: "Аздылар, дөньяга сыймыйлар, безнең татарга һаман җитми инде..." – дип тезеп китте. Илдар аптырап калмады: "Вентильне ун җиргә куярга исәп әле, абзый", – диде. Бу сүзләр теге абзыйның ачуын тагын да кабартты: җиде катлап сүгенгәне, мыгырданганы үзе чаттан борылганчы ишетелеп торды. "Нәрсә, күпсенәләрме әллә?" – дим Илдарга. "Аптыраган инде, брат, – ди ул. – Урлап түгел, сатып алган вентильләр куям бит. Нигә көнче икән безнең халык?"

 

Илдар үзе бик ярдәмчел егет, кулыннан килмәгән эше юк. Шофер ул. Бер көнне йөк машинасы белән вак таш алып килгән иде. Күршеләр бергәләп юлны тигезләдек. Анда да: "Ник ул аллеяга гына таш җәйгәннәр, безгә юк",– дип тавыш куптаручылар табылды.

 

Көнчелек үзе начар сыйфат түгел. Язганым да бар инде: Азнакайда бер кеше эштән кайтканда сумка төбенә 2-3 кирпеч салып кайта торган булган, шулай итеп машинасына гараж төзегән. Кешедән гаеп эзләгәнче, "Теге эшләгән, ә нигә мин эшләмим?"– дип көнләшә-көнләшә эшләсәк иде без! Юк шул, күпсенәбез, кара көнчелек белән көнләшәбез. Баеган кеше – безнең кан дошманыбыз, әмма аның үз тормышын ничек җайга сала алганлыгы хакында уйланмыйбыз, дөресрәге, уйларга да теләмибез.

 

Бер көнне Тукай муниципаль районы хакимияте башлыгы Таһир Нурулла улы Хөрмәтуллин белән сөйләшеп утырганда: "Илгә нинди генә авырлыклар килсә дә, иң элек гади кеше зыян күрә инде", – дип куйдым һәм район башлыгы авызыннан көтелмәгән сүзләр ишеттем.

 

– Кем соң ул гади кеше? – дип сорады Таһир әфәнде. Аптырап калдым, ык-мык иттем. Чыннан да кинәт кенә үзегезгә шундый сорау бирсәләр, ничек җавап бирер идегез икән, ә? Аптырап калуымны күргәч, Таһир әфәнде сүзен болай дәвам итте: "Сыер савучымы, тракторчымы, эшчеме? Тормыштан артыгын ала алмаган кешеләр "без гади кеше инде" дип горурланалар әле. Өсләреннән җаваплылык төшергәндә дә: "Без – кечкенә кеше", – дип мактаналар, акланалар. Нигә андыйлар тормыштан күбрәк алу өчен тырышмаганнар? Тиешле белем алмаганнар, ә?"

 

– Соң, Таһир Нуруллович, сыер савучылар да, тракторчылар да кирәк бит инде,– дип акланмакчы булам, ә аның үз туксаны туксан.

 

– Кирәк, әлбәттә,– ди. – Әмма белемнәрен арттырсалар, "без – кечкенә кеше" дип үзләрен кимсетмәсәләр, шул ук терлекчелектә, игенчелектә без инде әллә кайчан яңа технологияләр, яңа алымнар кулланып эшли башлаган булыр идек. Шулай түгелмени? Эшләгән кешедән көнләшеп, тәнкыйтьләп, "без – гади кеше" дип горурланып күкрәк сугып йөрүчеләрдән нинди файда бар соң?

 

Район башлыгының болай фикерләве уйга калдырды. Чыннан да, нигә соң әле без барыбыз да бертигез булырга тиеш? Кемдер алгарак чыктымы – иң беренче бәя нинди була? Әйе, "Моңа җитмәде инде", – дибез.

 

Безнең авылга Казахстаннан бер гаилә күчеп кайткан иде. Гаилә башлыгы көн дими, төн дими хуҗалык мәшәкатьләре артыннан йөгерә башлады. Күршедәге хуҗасыз йортны алып, аның бакчасына да бәрәңге утыртты. Мал-туар асрый башлады. Бу кемгәдер ошамады, "җәбри" (еврей) дигән кушамат тактылар. Күршедәге буш йортның бакчасында алабута үсеп утырса әйбәтрәк булыр идемени?

 

Әлеге язганнарым гади генә тормыш мисаллары. Хөсетлек, олылап әйткәндә, бездә "хакимият вертикале"н хәтерләтә. Журналистлар арасында да, әдәбият-сәнгать әһелләре арасында да, хакимиятнең төрле баскычларында да чәчәк ата хөсетлек дигәннәре. Милли хәрәкәттә дә бар ул: иң изге максат куеп эш башлыйбыз да, омтылышлар еш кына власть өчен көрәшкә әйләнеп кала. Власть дигәннән, түрәлектә карьера ясарга теләүчеләр бер-берсен пычратыр өчен озынколак хәбәрләр таратып, бер-берсенең иңбашларына басып югары үрмәләргә маташалар. "Зыян күрүче" шундый ук алымнар файдаланып үрмәләүченең аягыннан сөйри башлый. Бәлки, татар шушы хөсетлек аркасында мантый алмый тилмерәдер дә. Бездәге бу сыйфат сәяси максатларда да бик уңышлы файдаланыла. Безне үзара котырту гына кирәк, мәсьәлә хәл ителә дә куя: бер-беребезне шундук ашап бетерәчәкбез. Кайчан милләттәшләребезнең, кардәшләребезнең эш-гамәлләренә сокланып, үрнәк алып, ак көнчелек белән яши башларбыз икән?! Үзе исән булса, Тукаебыз бу хакта нәрсә әйтер икән? Хәер, ул үз чорында ук "эттән күбәйде дошманым" дип язып калдырган инде. Ә менә безнең милләтнең "үлгәнме, әллә йоклаган гынамы" икәнлеген ачыклап кызыклы гына фикер әйтеп калдырган. Без йокламаганбыз да, үлмәгәнбез дә, бары тик башка милләтләрнең алга киткәнен күреп һуштан язганбыз. Инде аңыбызга килергә, башкалардан үрнәк алып яши башларга вакыт түгел микән. "Койрыклы" бер мәзәкне беләсездер: татарларны салып кайнаткан казанның өстен япмыйлар. Ни өчен? Чөнки бер татар казаннан чыгарга омтыла башласа, икенчеләре аны барыбер аягыннан сөйрәп төшерәчәк. (Ә яһүдиләр кайнаган казанга җиде кат йозак салалар.)

 

Бер уйлаганда, үзеңнән көлә белү әйбәт ул. Әмма бар булдырганыбыз шушы көлү, үзебезне кимсетү белән чикләнә. Әле шуннан тәм табып тәгәри-тәгәри көләбез, ниндидер рәхәтлекләр кичерәбез. Аңламассың бу татарны.

 

Бераз уйланыр өчен тагын бер нәрсә сөйлим әле. Симфоник оркестрда Альберт Гыйльфанов дигән флейтачы егет бар. Заманында бик нык аралаштык без аның белән. Йөз кыяфәте нәкъ яһүднеке инде менә. Бер көнне мунчага барган бу, шунда бер яһүд кешесе килеп: "Здгавствуйте" дип исәнләшкән дә, Альбертның кайда эшләвен сораштырган. "Үземнең татар икәнлегемне сиздермәдем, оркестрда флейта уйнавымны әйттем. Теге: "О-о-о!" – дип куйды, ягъни яһүдләрнең музыкант булуы, алай гына да түгел, татар дәүләт симфоник оркестрында уйнавы табигый. Шуннан, юынып чыксам, газлы су автоматы янында 3 тиен акчасын тотып теге яһүд тора. "С легким пагом, вот, выпейте водички, пожалуйста",– ди. Менә шундый халык ул яһүдләр",– дип сөйләгән иде Альберт.

 

Бездә "Таянышкан – таймас, сөялешкән – аумас" дигән бик матур әйтем бар үзе, тик, ни кызганыч, аны яшәешебезгә кертә алмыйбыз. Сизәм, бу язманы укыгач, минем белән килешмәүчеләр дә табылыр, бәлки, дошманнарым да артыр. Мин моңа борчылмыйм, чөнки максатым "безнең татарга хөсетлек каян килгән?" дигән сорауны уртага салып селкеп карау иде. Селкегәч тузан чыкмый калмый инде ул. Тузан кемнеңдер "борынына керсә", язганнарым кемнәрнеңдер күңеленә тисә, шатланыр гына идем.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 218 | 27.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»