поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.10.2016 Авыл

Тимур Хәмәдияров: «Авылда җир алып эшләвемә үкенмим»

Яңа гына университет тәмамлаган кичәге студент ни турында хыяллана? Дөрес, ул яхшы эшкә урнашырга, зур акчалар эшләргә тели. Янәсе, биш ел укыган, югары белеме бар, нишләп аны җылы, якты офиска эшкә алмаска тиешләр әле?

Ә менә 22 яшендә КХТИны тәмамлаган Тимур Хәмәдияров өчен бу хыяллар ят кебек. Дәүләт имтиханнары якынлашканда аңа таш калада кысан була башлый, җаны иркенлеккә омтыла. Һәм... Балык Бистәсе районына кайтып җир ала, авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә керешә. Бүген инде аның “башка чыгып” эш башлавына 8 ел вакыт үткән.

“Спортчы булырга уйлап, нефтьче булырга теләп”


– Балачактан хоккей белән җенләндем. Шуңа үземне бу спорт төренә багышлармын дип уйлый идем. Укырга кергәч карашлар үзгәрде, нефть тармагына урнашып булмасмы дигәнрәк сораулар бимазалый башлады. Соңрак үземә тегесе дә монысы да кирәк түгеллеген аңладым. Кечкенә чакта трактор, комбайн штурвалына утыру, буй җитмәсә дә аларда “эшләп карау” әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә иде. Күрәсең, тормышымны баштанаяк үзгәртергә шул сәбәпче булгандыр, – дип елмая ул.



Тимур Лаеш районының Сокуры бистәсендә туган, Түбән Камада үскән. Әтисе Балык Бистәсенең Балыклы Чүкәй авылыннан, әнисе Олы Солтан кызы булса да, Тимур чеп-чи шәһәр егете. Әмма аның “шәһәрлеге” бүген икенче планда. Аны мамыктай җиргә төшәсе һәр орлык,  баш калкыткан уҗымнар, тулган башаклар кызыксындыра. Бүген Тимур җитәкли торган “Солтан” агрофирмасы биләмәсендә 4 мең гектар җир исәпләнә. Олы Солтан, Екатериновка, Ырга авыллары тирәсендәге буш, ташландык җирләрне алып, эш башлавына да дистә елга якын вакыт үткән. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкның ишелеп бара торган гаражларын төзекләндереп, яңа биналар сафка бастыру, техника алып эшли башлау җиңелләрдән булмаган, билгеле. Әмма ул чигенми, шулай итеп яп-яшь егет авыл халкын эшле дә, ашлы да итә. Узган ел Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус программасы ярдәмендә салага юл да салынган.

Яшь җитәкчене көнбагыш кырыннан эзләп таптык. Биредә эш тулы куәтенә гөрли. Комбайннар орлык суктыра, аларны көтеп “КамАЗ”лар чиратка баскан. Кире әйләнеп килеп җитмәсә, җыелган орлыкны тракторлар ташый.



– Кайда гына эшләсәң дә, хезмәтеңне яратып башкарырга кирәк, – дип тыйнак кына эшчәнлеге белән таныштыра башлады Тимур. – Санаулы тиенгә кемгәдер бил бөккәнче, монда үзеңә эшләү мең мәртәбә артыграк дип уйлыйм. Әтидә мондый эш башлау фикере күптән бар иде. Авыл баласы барыбер җиргә тартыла инде ул. Минем дә теләгем барлыгын белгәч: “Әйдә, син башлап кара әле”, – дип фатихасын бирде. Белемле агроном булгач, һәр сүзе алтынга тиң. Аның әтисе дә колхоз рәисе булып эшләгән, кендеге белән җиргә береккән кеше.



“Агрономиядән белемем юк”


Егетнең көне бик иртә башлана. Барлык хезмәткәрләре  килгәнче, ул инде аларны каршы ала. Казаннан ул таң белән, 6нчы яртыда кузгала. Иртәнге 7дә исә авыл өстенә техника гөрелтесе тарала.

– Чәчү, урып-җыю чорында көн белән төн бутала. Эшебез ел әйләнәсе бармаса да, гыйнвар һәм февральдә генә ял итәбез. Марттан техникаларны әзерләргә керешәбез. Апрельдә ремонт эшләре башлана. Көзге эшләр тәмамлангач, Яңа елга кадәр техникаларны, ашлама орлыкларны әзерләп калдырабыз, – ди Тимур Хәмәдияров.



Шунысы кызык, Тимурның җир фәне буенча махсус белеме юк. Шулай да ул бүген агрономияне биш бармагы кебек белә. Тормыш аңа инженер вазифасын да йөкләгән. Яшь җитәкче төрле семинарларга, орлык, ашлама сатучы компанияләргә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган укуларга йөреп белемен арттыра.

– Уңышның сыйфаты агрономнан тора. Шуңа бу эштә үзең күз-колак булсаң ышанычлырак. Көнбагыш үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу өчен Самара, Сарытау, Оренбург кебек күрше өлкәләргә дә йөрибез, – ди ул.

– Барысына да кул селтәп, “Эх, тыныч кына гади хезмәткәр булып эшләп утырсам” дигән мизгелләр булмыймы? – дим сорыйм Тимурдан.

– Андый фикерләр көн дә кабынып китә. Эш башладым да, барысы да шома гына бара дигән сүз түгел бит. Ардыра, авыл хуҗалыгында проблемалар бик күп. Әмма кыенлыклар шәһәрдә дә һәр эштә туа тора. Мин җир белән агуланган инде хәзер, аннан башка тора алмыйм, – ди яшь хуҗа.

“Бер сум чыгым – өстәмә бер сум керем”

Җитәкче белән керем һәм чыгымнар хакында да сөйләштек.

- Җаен белсәң, һәр культурадан табыш алырга була, – ди Тимур. – Барысын да төгәл үтәсәң, тоткан һәр бер сумга, тагын бер сум өстәмә керем алырга була.

Бүген “Солтан” хуҗалыгында даими 16 эшче хезмәт куя. Сезонлы эшләр вакытында исә аларның саны 50гә җитә. Эшчеләрне көнгә ике тапкыр бушлай ашату каралган. Чәчү, урып-җыю чорында исә өч тапкыр кайнар ризык белән сыйланалар. Хуҗалыкта 8 ел буе хезмәт куючылар да бар. Агрофирма аларга терлек азыгы әзерләргә дә ярдәм итә. Хезмәт хаклары буенча да тоткарлыклар юк икән. Механизаторлар сезонында 60-70мең сумга кадәр акча эшлиләр. Кышларын исә уртача 15 мең сум алалар.



Күпчелек эшмәкәр кебек үк Тимур Хәмәдияров та эшне нульдән башлый. Хәтта әти-әнисенең фатирын, машинасын сатарга туры килә.

– Дәүләт ярдәмен дә шактый тойдык. Министрлык ярдәм кулы сузмаса, мондый кыйммәтле техникаларны алып булмый. Аларны лизинг программасы буенча оттык. Субсидияләр дә алмыйча булмады, – ди ул.

Хәмәдияровлар бүген көнбагышны эшкәртү өчен Казанга озата. Әмма киләчәктә үзләре дә завод ачарга хыяллана.

– Бу – шактый чыгымнар таләп итә торган эш. Әмма безнең бәрәңге саклау өчен төзелгән бинабыз бар. Бәлки заводны шунда тергезеп җибәрербез.  Моның өчен башта элеватор төзергә кирәк. Ике-өч елда сафка бастырсак, бик яхшы булыр иде, – ди җитәкче.



Тимур авылда эшче куллар, белгечләр җитмәү проблемасын да яшерми. Бу авыллар Казанга якын, шуңа күпләр башкалага юл ала. Әмма хуҗа кул кушырып утырмый. Ул яшьләрне җиргә тарту буенча да эш алып бара.

“Җирне тоймыйча эшкә тотынырга ярамый”

Тимур Хәмәдияров бу эшкә ныклап ябышкан, аның чигенергә уенда да юк. Төзелеш эшләре, техника сатып алу, җир мәйданнарын арттыруны  дәвам итәргә уйлый ул.

Яшь кенә булса да, җир фәнен тормыш аңа “бишле”лек өйрәткән.

– Элек һәр колхоз бәрәңге үстерә иде. Соңрак икътисади яктан отышлы түгел дип кул селтәп, аны утыртмый башладылар. Эшне башлаганда ук уңышның һәр тиенен күздә тотып, технологияне дөрес куллансаң, “икенче икмәк”тән дә мул уңыш алырга мөмкин, – ди ул.
 
Тимурны көзнең матур килмәве дә борчый.

– Быел көнбагышны җыеп алыр өчен атна-ун көн вакыт җитмәде. Узган ел 25 сентябрьдә керешеп, эшне октябрьнең беренче атнасында төгәлләгән идек. Быел һава торышының тотрыклы булмавы чабудан тартты. Өч сәгать, яртышар көн эшлибез. Шуңа быелгы урак озаккарак сузылды, – ди ул.



Әмма көнбагыш инде санаулы мәйданда гына калган. Аны бүген-иртәгә урып бетерергә җыеналар. Шуннан соң яшь җитәкче иркен сулыш алачак. Ә иртәгә исә үзенең мәшәкатьләре, уңышлары белән яңа көн туа. Тимур үз эшен башларга теләүчеләргә киңәшләрен дә бирде.

- Җир эше бик катлаулы. Аны сөреп, орлык чәчеп кенә уңыш алып булмый. Шуңа күрә бу юнәлештә эш башларга теләүчеләргә җиде кат уйларга киңәш итәм. Технологияне, җирне ашлау, ял иттерү тәртибен белмәгән килеш, акча эшлим дип кенә эшкә тотынырга ярамый, – ди ул.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз эшен башларга теләүчеләр өчен ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер:

Дәүләт ярдәменә кемнәр өмет итә ала?


- Терлек үрчетергә теләгән гаилә фермаларына 1,5 миллионга кадәр субсидия каралган.
- Шәхси милек буларак җир рәсмиләштергән хуҗалыклар 50-60 миллион сумга дәгъва кыла ала.

Яңа эш башлаган фермерлар, федераль программа нигезендә, ярдәм алу өчен тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш:

- эшчәнлек шәхси предприятие яки җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлергә;
- эш башлаучының кесәсендә  кимендә 100 000 мең сум  акча булырга;
- комиссияне ышандыра алырлык, төптән уйланган бизнес-план төзергә.

- Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үстерү буенча төрле грант, конкурс, махсус программаларда катнашырга мөмкин. “Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтү” программасына крестьян хуҗалыклары, үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, шәхси авыл хуҗалыгы оешмалары, кооперативлар керә ала.  Аның нигезендә:
- крестьян яки фермер хуҗалыклары төзү өчен грантлар отарга,    
- дәүләт тарафыннан каплана торган акчага өмет итәргә,
- хуҗалык  оештырганда акчалата ярдәм алырга,
- җир эшкәртү өчен лизинг программасы аша техника яки токымлы маллар кайтартырга,
- гаилә фермаларына мал-туарның баш санын арттыру өчен бирелә торган акчаны алырга мөмкин.


Чулпан ШАКИРОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары
Интертат.ру
№ --- | 27.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»