поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.10.2016 Дин

Равил хәзрәт Бикбаев: «Хаҗга бару өчен кредит алу дөрес түгел, ә әҗәткә алырга мөмкин»

Газета укучыларыбызга дин сәхифәсе буенча яхшы таныш булган «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев быел хаҗга бер әбинең үтенече буенча барган. Дөресрәге, аның өчен хаҗ кылып кайткан. Берсендә сүз иярә сүз китеп, ул шуның турында әйтеп киткән иде. Бу юлы исә әңгәмәбез шул хакта.

– Аллаһы Тәгалә: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз кылынды», – ди. Хаҗ ул – исламның биш баганасының берсе булып тора. Байлыгы, сәламәтлеге булган кеше гомерендә бер тапкыр хаҗ кылырга тиеш. Матди байлыкка ирешеп тә, сәламәтлеге начар булган, ерак юлга чыга алмаган, шуның белән хаҗ кылырга көченнән килмәгән кешеләргә нишләргә?Сәламәтлеге булмау сәбәпле ураза тотмаучылар фидия түли, шуның кебек, хаҗга бара алмаучы да хаҗны малы белән башкара. Ягъни мәсәлән, ул үзе урынына башка кешене җибәрә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) янына бер хатын килә дә, йә рәсүлулла, хаҗның фарызлыгы әтиемә олы яшьтә иреште, аның дөядә утырып торырга хәле юк, ерак сәфәрне күтәрә алмый, аның өчен мин хаҗ кыла аламмы, дип сорый. Пәйгамбәребез, әйе, дип җавап бирә. Шуңа таянып, галимнәр, әгәр дә кеше сәламәтлеге сәбәпле хаҗ гыйбадәтләрен башкара алмый икән, ул кеше кемнедер җибәрергә тиеш, диләр. Безнең хәнәфи мәзһәбендә ул кеше шул ук җирлектән, ягъни безнең илдә яшәүче үзенең ватандашын җибәрергә тиеш дигән шарт бар. Бу хаҗ кылуга китә торган чыгымнар белән бәйле. Синең өчен хаҗ кыласы кеше гыйлемле, тәкъвалы, хаҗның фарызларын белә торган кеше булу зарур.

– Хаҗны берьюлы берничә кеше өчен кылырга мөмкинме?
– Фәкать бер кеше өчен генә. Тагын бер нәрсә бар: ул кеше иң элек үзе өчен хаҗ кылган булырга тиеш.

– Әгәр дә әти-әнисе өчен хаҗ кылырга ниятләсә...

– Башта үзе өчен хаҗ кылып кайта, аннары әнисе өчен бара, өченче тапкырында әтисе өчен бара.

– Кеше өчен хаҗ кылуның нинди савабы бар?
– Кем өчендер хаҗ кылган кеше Мәккәгә бару савабын ала. Андагы бер намаз бездә укылган йөз мең намазга тора. Хаҗны башка кеше өчен кылсаң да, син анда һәркөнне биш тапкыр намаз укыйсың, ул сиңа языла. Гарәфәт тавында үзең, балаларың, якыннарың өчен дога кыласың. Болар бөтенесе дә савап.

– Элек хаҗга дөяләргә, атларга атланып, айлар буе барганнар. Хәзер исә очкычка утырасың да көнендә үк барып җитәсең. Йә булмаса, кемдер «Эконом» программасы белән, ә кемдер «Комфорт» дигәне белән бара. Саваплары да төрлечә языламы?

– Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең: «Синең савабың авырлыкка карап та языла», – дигән хәдисе бар, ягъни мәшәкатеңә карап языла. Әмма дә ләкин кеше мәҗбүри рәвештә үзе мәшәкать эзләргә тиеш түгел. Хаҗ болай да авыр гыйбадәт. «Комфорт» программасы белән барсаң да, мең дә бер мәшәкать килеп чыгарга мөмкин. Хаҗга барган кешегә юкка гына, дога кылыгыз, җиңеллек сорагыз, дип киңәш итмиләр.

– Хәзрәт, хаҗның да кечесе һәм олысы бар. Алар бер-береннән нәрсә белән аерыла?
– Гомрә, ягъни кече хаҗда ихрам киясең, таваф, сәгый кыласың, чәч кырдырасың һәм ихрам халәтеннән чыгасың. Олы хаҗга Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну, Гарәфәт үзәнлегендә тору, таш ату, корбан чалу да өстәлә.

– Бу ике хаҗның кайсысы мөһимрәк?
– Олы хаҗ фарыз, кече хаҗ сөннәт булып тора. Олы хаҗга барган кеше икесен дә кыла булып чыга. Олы хаҗны кылмаган кеше иң беренче чиратта олы хаҗга барырга ашыксын. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, диелә. Олы хаҗдан соң гомрә хаҗын күпме телисез, шулкадәр кылырга була. Кече хаҗны теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин Рамазан аенда кылу яхшырак, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм, Рамазан аенда гомрә кылу минем белән бергә хаҗ кылуга тиң, дигән.

– Хаҗга бару өчен кредит алу дөресме?
- Кредитка алынган акчаны процентлар белән кайтарырга туры килә, димәк, бу акча хәрәм санала. Риба ислам динендә зур гөнаһ. Хаҗны хәрәм акча белән кылучы үзе түгел, ә аның дөясе хаҗи булып кайта, дип шаяртып та әйтәләр мондый очрак турында. Кеше хаҗга бурычсыз барырга тиеш, өстендә бирәсе акчалары булса, аларны биреп калдыруы хәерле. Әгәр дә хаҗга барырга теләге зур булып, күпмедер акчасы җитмәсә һәм аны кайткач түләргә мөмкинлеге булса, әҗәткә алырга мөмкин. Ул хаҗга киткәндә, минем белән берәр нәрсә була калса, машинамны яки башка милкемне сатып, бурычымны түләрсез, дип васыять әйтеп калдырырга бурычлы. Шул ук вакытта ул хаҗдан әйләнеп кайтканчы гаиләсе акчага тилмереп утырырга тиеш түгел. Ә инде кешенең акчасы да, мөмкинлеге дә бар икән, ул хаҗ кылуны кичектермәсен. Киләсе елга аның белән нәрсә буласы билгесез. Хаҗ кылуны гел-гел кичектереп килеп, әлеге гыйбадәтне үтәүдән колак кагуга китерергә мөмкин. Сәламәтлеге аркасында бара алмаса, үзе урынына башка бер кешене җибәрергә була, йә булмаса, фатиры яки башка берәр милке калган очракта, үзе өчен хаҗ кылуны васыять итеп тә калдыра ала.

«Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора».

«Кем хаҗ кылганда сүгенми, гөнаһ кылмый, шул кеше хаҗдан анасы тудыргандагы кебек, гөнаһсыз булып кайта».


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»