поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.10.2016 Шоу-бизнес

Алсу Фазлыева: Фирая Әкбәрова миндә үзенең яшь чагын күрде (ВИДЕО)

Татар эстрадасында танылган дуэт Алсу һәм Азат Фазлыевлар сәнгатькә шөгыль итеп кенә карамый, иҗат – аларның төп эше, гомерлек юлдашы. Җырлы гаилә тәүлек әйләнәсе иҗатта, дисәк тә ялгыш булмас. Фазлыевлар яңа җырлар иҗат итү, репертуар туплау, клип чыгару, яңалык кертүгә зур игътибар һәм көч сарыф итә. Клип дигәннән, шушы арада аларның "Гөрләп кирәк яшәргә" исемле җырларына төшерелгән клибы дөнья күрде.

– Алсу, клипны тамашачыга көттереп кенә тәкъдим иттегез. Иң кызыклы күренешләрдән торган видеоролик күпләрдә кызыксыну уятты. Сюжеты, чынлап та, кызыклы, мавыктыргыч. Идеясе каян барлыкка килде?
 
– Клип Казанда тәкъдим ителгән концертыбызның сюжетына нигезләнде. Кызганычка, концертны тамашачыларның бер өлеше генә күрә алды, шуңа күрә аны клипта чагылдырасы килде. Клипның сценарий авторы, режиссеры – Замирә Рәҗәпова. Артистларны да безгә туры китереп Замирә сайлады. Дөрес, Зөфәр Харисов белән эшләү тәҗрибәсе бар, ул безнең концертта катнашкан иде.

– Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры артисты Фирая апа Әкбәрова белән эшләве ничек булды?
 
– Фирая апа белән Зөфәр абый безнең яшь чакны уйнады. Фирая апа мине күрүгә: "Син бит минем яшь чагым!" – диде. Ул миндә үзен күрде, мин дә охшаш якларыбызны таптым. Фирая апа да, Зөфәр абый да эшкә бик җаваплы карады. Хәтта безгә караганда да ныграк әзерләнеп килгәннәр. Бик матур, тату эшләдек. Клипны Казанның Салмачы бистәсендә төшердек. Сценарий буенча барыбыз да суга керергә тиеш булгач, көннең җылы булуы мөһим иде. Ә икенче көнне кинәт суытты. Аллага шөкер, безгә матур көн насыйп итте.

– Быел барлыгы ничә клип төшердегез?
 
– Өч клип төшердек. Берсе – Балтач районы Байлар Сәрдегәне авылына багышланган клип. Ул шул авылда туып үскән иганәчеләр ярдәме белән төшерелде. Икенче клибыбыз - "Гөрләп кирәк яшәргә" һәм өченчесе – "Без кабызган сөю" җырына. Соңгысы туган ягым Балтачта төшерелде. Анда катнашучылар - махсус белдерү буенча килгән кешеләр. Бик кызыклы килеп чыкты. Клипны язга чыгарырга планлаштырабыз.
 
– Хәзерге вакытта Татарстан һәм Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрисез. Казан тамашачысына яңа программа әзерлисезме?
 
– Казандагы концертыбыз быел яз көне узган иде. Без концертны ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр куярга дигән фикердә. Минемчә, тамаша уйланып эшләнелгән һәм халыкка кызык булырга тиеш. Яңа программага яңа идеяләр туплыйбыз.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 27.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»