поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.10.2016 Мәдәният

Җырчы Дилия Ахметшина хәйрия концертына чакыра

23 ноябрь, кичке 7дә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Без бергә” пациент-волонтер оешмасына ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырыла. Әлеге оешма онкологик чир белән авыручыларның тормышын бизәүче, ярдәм итүче активист-волонтерлардан тора. Тамашаны башлап җибәрүче – җырчы, халыкара фестивальләр лауреаты Дилия Ахметшина.

Дилиянең башлангычын хуплап, концертны үз чыгышлары белән татар эстрадасының йолдызлары: Илназ Сафиуллин, Илвина, “Ямьле” төркеме, “Кыю кызлар”, Рамил Закиров, Илгиз Шәйхрәзиев, Роберт Ямгуров, Артур MAUZERSAX һәм башка танылган башкаручылар бизиячәк.
Дилия Ахметшина онкологик  авырулар турында ишетеп кенә белми. Әлеге аяныч вакыйга аның да гаиләсенә кагылган.

- Бүгенге көндә хәйрия концертын кую өстендә эш алып барам. – дип бүлеште Дилия. – Мин аны “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы белән бергәлектә оештырам. Онкология белән авыру кешеләргә ярдәм йөзеннән башладык бу эшне. Безнең гаиләгә дә әлеге бәла белән очрашырга туры килде. Минем әнием хәзер шушы чиргә каршы көрәшә. Нәкъ менә аннан мин “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы хакында белдем дә инде. “Арт-терапия” дәресләрендә шөгыльләнгәч аның кәефе дә күтәреп китте һәм үзен дә күпкә яхшырак хис итә башлады. Шул дәресләрдә ясалган рәсемнәрне, фотографияләрне күрсәтте. Шундый мөнәсәбәттән соң әлеге оешмага рәхмәт белдерү теләге туды һәм хәйрия концертын да оештырырга кирәк дип хәл иттем. Интернет челтәреннән “Без бергә” оешмасының тулы эшчәнлеге белән танышып чыккач, башкалар да аларның кирәкле һәм мөһим гамәлләре хакында белсен дигән ниятемне хәйрия тамашасында башкарып чыгарга телим. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән 2016 ел республикада онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителгән. Татарстанда операцион дәвалау дәрәҗәсе шактый югары булса да, онкологик авыручыларга гадәти тормышка кайту кайчак авырга туры килә. Озак вакытлы көрәш дәвамында авыруларга көндәлек тормышка ияләшергә нәкъ менә “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы ярдәм итә дә инде. Ай саен республиканың онкодиспансеры белән берлектә “Пациент мәктәбе” үткәрелә. Анда химиотерапевтлар, хирург, диетолог, психотерапевтлар сырхауларны кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирәләр, барлык авырлыкларны  уртага салып сөйләшәләр. Шулай ук “Матурлык мәктәбе”, йога, фотография буенча ачык дәресләр оештыру да оешманың традициясенә әверелде. Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараларда табиблар, психолог, фотограф, визажистлар ярдәм кулы сузып, бушлай катнашалар. Оештыручылар шушы проектны бөтен Татарстан буйлап таратмакчы. Мәсәлән, быел Әлмәттә дә “Пациент мәктәбе” тәҗрибәсен гамәлгә кертмәкчеләр. Ләкин әлеге зур эшләрне башкарып чыгар өчен  чыгымнар да зурдан таләп ителә. Шуңа да оешма матди яктан ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле булыр иде.

“Без бергә” пациент-волонтер оешмасы катнашучылары сүзләре буенча, без авыру һәм сәламәт, табиб һәм пациентка бүленмибез. Без – ул тормыш ямен күрүче, үз эшеп тапкан көләч кешеләр. Менә шундый илһамландыра торган кәеф белән “Без бергә” пациент-волонтер оешмасының хәйрия концерты үтәчәк тә.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 27.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»