|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2016 Мәдәният
“Илһамият” сәхнә ветераннары клубы яңа концерт сезонын башлады (ФОТО)Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы яңа концерт сезонында гастрольләрен башлады. 29 октябрьдә татар халкының күренекле сәнгать әһелләре – Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Лена Бичарина, Кирам Сатиев, Римма Ибраһимова, Фердинанд Сәлахов, Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарухшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин Ижау каласында Тимер юлчылар Мәдәният сараенда чыгыш ясый. Концертта татар җырының “Алтын фонд”ына кергән популяр әсәрләр, халык көйләре яңгыраячак.
--- |
Иң күп укылган
|