|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2009 Мәдәният
НУРИХАН ФӘТТАХНЫҢ ЯҢА РОМАНЫ“– Алар изгеләр булганнар. Аларны туфан харап иткән. Өйләре, байлыклары җир астына күмелеп калган. Балталары, пычаклары җиздән булган. Тимер шеш белән җбиргә төртеп карадың исә, шыкы-шыкы иткән тавыш килә, ди. Теләсә кемгә ишетелми икән. Ятим балага гына ишетелә, ди. Әткәй сүләй торганые, элек җиз табаклар, алтын-көмешләр тапканнар дип...” Әлеге сүзләр “Аклан” романының эпиграфыннан алынды. “Аклан” -- Нурихан Фәттахның ни сәбәпледер берничә мәртәбә башлап ташланган, тәмамланмый калган соңгы әсәре. Бик күп фәнни-популяр әдәбиятка нигезләнеп язылган бу хыялый романнында язучы мифик Атландита язмышын сурәтли һәм халкыбыз язмышы турында тагын бер кат уйланырга этәрә. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты Халык язучысы Нурихан Фәттахның бу романын китап итеп бастырып чыгарды.
28 октябрьдә, сәгать 15.00да Бауман урамындагы Татарстан китап нәшрияты кибетендә “Аклан” романын халыкка тәкъдим итү кичәсе булачак. Барлык китап сөючеләрне әлеге кичәгә чакырабыз.
|
Иң күп укылган
|