• 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.
  • Т-40 ка гади ал мост тәгәрмәчләре белән 13000 тел.89172384793
  • Подарю породистую кошку. Ей 3 года. Может родить. Красивая, умная, приученная к хорошим манерам. 89178989561
  • Минская урамында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Риэлторлар борчымавыгызны үтенәм. тел. 8-9196-45-00-21
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)

 

 

 
Архив
 

               

26.10.2016 Бәйрәм

Сабан туе вакытлары үзгәрә

2017 елда Европа Сабан туе Литваның башкаласы Вильнус каласында узачак. Киләсе ел Сабан туйларына старт 13 май көнне Әстерхан шәһәрендә бирелер, дип көтелә. Ягъни XVII федераль Сабан туе милли бәйрәм сезонын ачып җибәрәчәк. Татарның милли җәүһәрләрен пропагандалый торган халык бәйрәме күптән инде авыл, җир кешесенең күңел ачу чарасыннан дөнья масштабында оештырыла торган тамашага әверелде.

Бәйрәмнең статусы күтәрелүе күпмедер дәрәҗәдә зыянлы булса да, республика хөкүмәте татар яшәгән һәр җирдә аны оештыруны максат итеп куя. Күптән түгел генә Intertat.ru сайтында Сабан туеның кайларда, ничек узуы һәм Татарстанга ничә сумга төшүе хакында бәян иткән идек.
 
Мәҗүсилек чорыннан бирле яшәп килгән Сабан туе – җир кешесенең фәлсәфәсен ачык чагылдыра торган чара. Тарих фәннәре кандидаты мәрхүм Дамир Шәрәфетдинов та:  «Сабан туе, барлыкка килгән чорында ук, табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, борынгы төрки кабиләләрдә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү ята. Бәйрәмнең асылы – нәсел-ыруның яңаруы, аның көч-кодрәте һәм байлыгы артуы, гомумән, табигатьнең яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә уздырылган. Сабан туена бәйле күп кенә йолалар безнең борынгы бабаларыбызның тормышы таулар белән бәйле булганы хакында сөйли», – дип әйтә торган иде.
 
Бүген татарның милли бәйрәме Җир шарының төрле почмакларында оештырыла. Әлбәттә, Татарстан авылларында узган Сабан туе  чит мәмләкәтләрдә оештырылганыннан күпкә аерыла. Әмма Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, галимә Фәнзилә ханым Җәүһәрова белдергәнчә, милли проектның асылын  сакларга тырышалар. Моның өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында менә инде ун елдан артык Сабан туен оештыру комитеты вәкилләре өчен махсус укулар оештырылып тора. Әлеге укулар барышында теге яки бу төбәкләрдә узасы бәйрәмнәрдә нәкъ менә борынгыдан килгән чын татар уеннары, ярышлары гына кертелергә тиешлегенә катгый басым ясала.
 
 
- Әлеге бәйгеләрдә теләгән һәркем катнашып, төрле сынаулар аша узып, үзен тикшереп карау мөмкинлеге алган, Тәңрегә якынаерга, аңа охшарга, аның кебек камил булырга омтылган. Алар аңында мәйдан – матди яшәеш – хатын-кыз символы булса, мәйдан уртасына кадалган колга – рухи яшәеш, Тәңрегә омтылыш, ыру көче – ир-ат символы буларак гәүдәләнгән. Этнографлар бәйрәмнең Сабан туе дип аталуын да сабан сүзенә, беренче буразна төшенчәсенә, язгы чәчүгә бәйләп аңлатырга тырыша, – ди галимәбез.
 
Сүз дә юк, чит илләрдә оештырыла торган Сабан туеның максаты үзгәрәк – дөнья халкына татар милләте турында оран салу, аның милли гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре белән таныштыру. Шунысы да куанычлы: соңгы елларда Татарстанда бәйрәм оештырырга ярдәм йөзеннән, артистларыбызны гына түгел, ә халык һөнәрчеләрен дә җәлеп итәләр. Чит илләргә татар осталарының эшләнмәләре тәкъдим ителә.
 
«Без үскән вакыттагы бәйрәмнәр белән чагыштырганда аерма бар инде, - ди Нурлат районыннан шагыйрә  Фәүзия Мөхәммәтова. – Әллә без олыгаеп киләбез шунда, әллә сабан туе яшәрә барып, үз төсен югалта, дип әйтимме? Атлар чабышын гына алыйк: кая ул сабан туе мәйданын гүләтеп, халыкны аягүрә бастырган гади авыл атлары! Атларның ялына ябышып ятып тезген тоткан гади авыл малайлары шул атлар белән бербөтен кебек иде бит! Ә соңгы булып килгән атларның күз яшьләрен сөртеп юатканнан соң, ялларына бәйләргә сөлге-яулык тотып түгәрәк эченә атылган апа-җиңгиләр кайда? Хәзерге сабан туйлар гади халык өчен түгел шул. Күбрәк сабан туйга дип махсус чакырылган зур түрәләрнең күңелен күрәбез бугай. Дөрес, татар халкында бер бәйрәм дә кунаксыз узмый инде ул. Ләкин чама хисе югалып бара шикелле. Шуңа гади халык сабантуй дип артык мөкиббән китми. Икенчедән, һәр төбәкнең үз талантлары – җырчы, биючеләре бар. Элек сабан туе сәхнәсен алар тота иде. Җырлыйм дисәң дә, биим дисәң дә, рәхим ит кенә! Ә соңгы елларда танылган җырчыларның һаман шул бер үк җырларын тыңларга мәҗбүрбез. Фикеремне Марсель ага Галиев сүзләре белән төгәллисем килә: «Тел бирмәгән – бил бирмәс, бил бирмәгән – ил бирмәс...» Сабан туе татар халкына телен саклар, билен бирмәс, илен яшәтер һәм үз милләтен мәгърур итәр өчен кирәк!»
 
 
Төркиядә гомер итүче милләттәшебез, галимә  Роза ханым Корбан да үз фикерен җиткерә:
 
- Минем Төркиядәге Сабан туенда булганым бар. 2003 елда Искешәһәрдә узган иде. Бик күңелле булды, Татарстаннан килгән вәкилләр чараны тагы да җанландырып, милли рух өстәгән иде. Әмма еллар узган саен, Сабан туе бәйрәме дә уз максатыннан читләшә бара. Татарстан авылларында Сабан туе классташлар, дуслар белән очрашу урыны итеп кабул ителә. Төркиядә мондый бәйрәмнәр күбрәк Казан татар җәмгыятьләре арасында оештырыла.
 
Милли бәйрәм соңгы елларда Рамазан аена туры килү сәбәпле, аны уздыру вакыты үзгәрә. 2017 елгы федераль Сабан туе 13 майда узачак, ә менә Рамазан аеннан соң, дөньядагы иң зур татар саласы (11 меңнән артык татар яши) – Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы – 15 июль көнне VIII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе милләттәшләребезне бер мәйданга тупларга җыена.
                                                                                                                     
Пензада бәйрәмне оештыру комитетының беренче утырышы да  булып узган инде. Бәйрәмгә әзерлек ел әйләнәсендә бара, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.10.2016
Интертат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы