поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.10.2016 Хәйрия

Гомер буе җыйган мал-мөлкәт санаулы минутлар эчендә янып көл булган

Биектау районының Мәмдәл авылында яшәүче Мөхәммәтгали абый белән Сания апаның гомер буе җыйган мал-мөлкәте моннан бер ел элек янып көлгә әверелә. Ут көндез чыккан. Аны иң беренче булып гаилә башлыгы Мөхәммәтгали абый абайлап ала. “Маллар карап йөргән чагым иде. Абзарга кергәч, төтен исен сиздем. Тиз генә өйдәге улымны чакырып чыгардым. Әмма без чыкканчы, ялкын көчәйгән иде инде. Җитмәсә, су да беткән чак иде”, – дип искә ала булган хәлләрне гаилә башлыгы.

Су булмагач, утны җиңә алмасларын аңлаган Мөхәммәтгали абый урамга чыгып ярдәм сорый. Шул арада янгын коры печән өеменә, ә аннан сарайга күчә. Бу хәлдән каушап калган хуҗалар йорттан әйберләрен дә чыгарырга өлгерә алмыйлар. Әле ярый йорт документларын, кайбер язуларны алырга башларына килә. “Көндезге уникеләрдә чыккан ут киләсе таңга кадәр пыскып ятты. Безнең өйне коткарып булмасын аңлаган янгын сүндерүчеләр күршеләрнең йорт­ларын саклады”, – ди Казанда яшәүче кызлары Филсинә апа. Абзар тулы малны да коткара алмыйлар. Алар кычкырышып янып үлә. Ат та, үгезләр, сарыклар да исән калмый. Сигез тавык белән тай гына чыгып котыла. “Идән астында 200 банкадан артык кайнатма, тозлаган кыяр, помидор, салатлар бар иде”, – дип уфтана Сания апа.
 
Шулай итеп, Мөхәммәтгали абый белән Сания апа йорт-җир­сез утырып кала. Гөнаһ шомлыгына, йортын гел иминият­ләштереп килгән Мөхәммәтгали абый, ике ел элек бу эштән баш тарткан була. Янгыннан соң Филсинә апа әти-әни­сен Казанга алып киткән. Район халкы кулдан кил­гәнчә булыша үзләренә. Социаль яклау бүлеген­нән 30 мең сум акча бирәләр. Тик бу акча белән генә яңадан йорт торгызып булмый бит. Өлкәннәргә Казанда никадәр рәхәт булса да, алар үз нигезен сагына. Олыгайган көннәрендә Мөхәммәтгали абый белән Сания апа үзләренә дәүләттән берәр төрле ярдәм булмавына бик үпкәли.
 
Җиденче сыйныфны тәмам­лаган көннән бирле, колхозда эш­ләп, ат җигеп, көтү көтеп, тор­мышның бар ачысын үз иңнә­рендә татыган Мөхәммәтгали абый яр­дәм сорап чит районнарга да барган. Баштарак үз өйләренә кайтасы килгән әби белән бабай хәзер инде кызлары янәшәсендә бер бүлмә алып, шунда булса да яшәргә риза. Янгын өлкәннәрнең мал-мөлкәтен генә түгел, күңел тынычлыгын, ярты сәламәтлеген юкка чыгарган. Алар аптыраган хәлдә. Әмма шулай да газета укучылар арасында мәрхәмәтле кешеләр табылыр дип, редакциягә килеп ярдәм сорадылар. 
 
Бу гаиләгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Сбербанк
Получатель: Галлямова 
Фильсина Мухаметгалиевна
Счет получателя: 
40817810262000262138
 Банк получателя:  
Отделение № 8610
Сбербанка России г. Казань
БИК банка получателя:
049205603
Корреспондентский счет:
30101810600000000603
Код подразделения Банка:
428610070

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»