поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2016 Мәдәният

Руслан Шарапов: “Буада бөтенесе дә артист” (ИНТЕРВЬЮ)

Чын мишәр егете Руслан Шарапов әле сәнгатькә яңа гына кереп китте. Җырлау гына түгел, ул җырларын үзе иҗат итә. Буаның Ташкичү авылы сәхнәсендә канатларын ныгыткан яшь башкаручы алга таба танылу аласы килгәнен яшерми. Мишәр үткенлеге белән максатларын тормышка ашырыр әле ул. Ә кемнең бүген танылган артист буласы килми?!

— Син дә Буадан, Рамил Шарапов та Буаныкы. Фамилияләрегез дә бер үк. Сезне туганлык җепләре бәйлиме әллә?

— Юк, без туганнар да түгел, таныш та түгел, бары фамилияләребез генә охшаш. Буадан да икәнне белгәч, шулай дип уйлап куючылар бардыр. Рамилнең концертларында булганым бар, аны тыңлавы кызык. Якташ буларак иҗаты белән кызыксынам.
 
— Казан дәүләт аграр университетында белем аласың, ә нигә иҗат ягыннан югары белем алырга теләмәдең?
 
— Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамладым, шуңа да түләүле уку турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. БДИ баллары аграр юнәлеш буенча укырга мөмкинлек бирде. 11 сыйныфны тәмамлагач мәдәният институтына укырга керергә теләк тә бар иде, бәлки, этәргеч булмагандыр. Авылда булгач, музыкаль мәктәпкә йөрергә мөмкинлек тә юк, ләкин мәктәп, авыл сәхнәсендәге бер чара да минем катнаштан башка узмады. Казанда торсам да хәзер дә еш чакырып торалар. Университет тормышында алай ук иҗатка кереп китеп булмады. Беренче курсларда концертларда чыгыш ясый идем, тик студклубның җыелышлары алҗыта башлады, гел йөреп тә булмый бит, шуңа бу эшне калдырдым.
 
— Сәхнә үзенә тартамы?
 
— Сәхнә кызыксындыра инде, таныласы килә. Бигрәк тә яңа җырларны яздыра, көйләр туа башлагач. Көйләр язуга әле күптән түгел генә кереп киттем, ярты еллап булганмы. Фәнәвис Дәүләтбаев шигырьләре бик каты күңелгә ята. Аның мәгънәсенә төшенеп җитешмим, инде көй чыга бара. Бик җиңел иҗат ителә. Башында икеләнү дә бар иде, көлмәсләрме дигән уйлар килә. Безнең авылда бөтенесе дә артист, җыр яздыру яңалык түгел. Әти-әни яхшы фикерләрен җиткергәч, үземә ышаныч кереп китте. Беренче җырым чыккач та барысы да мактады, ләкин беләм, аранжировкасы начаррак булды, үземнең таләпләремә бик туры килеп бетмәде. “Синең белән булыйм” җыры инде үземә бик нык ошады, анысы дәрәҗәлерәк чыкты.
 
— Беренче тапкыр җырыңны кемгә тыңлаттың?
 
— Җыр әзер булгач та мин авылда идем. Тәүге тапкыр әнигә тыңлаттым. “Матур булган, улым” –диде. Мин чыгып торган арада, өйдә тулы тавышка куеп, җырны тыңлыйлар иде инде. Әти-әнидән ярдәм зур ул яктан. Үз-үземне тәнкыйтьләргә яратам, җырлауда да үз ялгышларымны күрәм, аларны төзәтергә тырышам.
 
— Алга таба укыган һөнәрең буенча эшләрсең дип уйлыйсыңмы? Җырлау яраткан шөгылең генә булып калырмы?
 
— Җырлау хобби гына булыр кебек, ләкин танылу аласы килә. Башкаручылар күп бит инде ул, бер үк вакытта бизнесны да, иҗатны да алып барырга мөмкин. Алдагы тормышымны Казанга караганда күбрәк авылда күрәм.
 
— Ә танылган Буа театрында үзеңне актер буларак сынап карыйсың килмиме?
 
— Җитәкчесе Раил абый Садриев белән әти бик дус. Мин шуны беләм: анда профессиональ артистлар җитми. Эстрадада бүгенге көндә танылу алган берничә исемне нәкъ Буа театры чыгарды. Артистлар күп, бәлки, чакыру килсә барыр идем. Үзешчән спектакльләр дә куйган бар, “Ният” конкурсында да лауреатлар булдык.  Әлегә уку булгач, туры китерү турында да уйларга кирәк.
 
— Мәктәпне алтын медальга тәмамладым дисең, димәк, син укуга зур игътибар бирәсең?
 
— Юк, алай димәс идем, миңа ничектер уку җиңел бирелә. Яңа мәгълүматны бик тиз отып калдырам. Укытучылар да яраталар, бәлки, аның да файдасы тигәндер. Университетта да яхшы укыйм. Аспирантура турында фикерләр керми, чөнки әйбәт укысам да укырга яратмыйм мин.
 
— Гаиләң белән таныштырып китәсеңме?
 
— Безне гаилә чыннан да иҗади. Әнием иҗат кешесе, ул укытучы булып эшли. 8-9 яшендә инде шигырьләр яза башлаган, ләкин якыннарыннан башка беркемгә дә белдертмәгән. Ул хәзер дә иҗат итә, сора гына – шунда ук шигырь язып бирә, ләкин беркая да бастырганы юк. Аның шигырьләренә җыр язу теләге бар, ул турыда сөйләшмәдек әле. Әтием дә, әнием дә җырларга ярата, әти күбрәк бизнес кешесе, ә иҗатка кереп китәргә күбрәк әнинең йогынтысы булгандыр. Олы апам Айсылу тормыш иптәше белән Кайбычта торалар, алар икесе дә табиблар. Икенче апам Эльмира Казанда эшли.
 
— Син төпчек бала, көтелгән малай буларак иркә булып үсмәдеңме?
 
— Иркәләделәр, хәзер дә иркәлиләр. Мин аны сизәм, беләм, кайвакыт бераз гына шуның белән уйнап аламдыр. Ләкин аңа карап холкымны иркә, үз-үземне яратучы гына димәс идем. Кайгыны — кайгы, шатлыгын — шатлык итә беләм мин. Әти-әнием белән барысы белән дә уртаклашам. Үземне өстен куйганым юк. Минем эчемдәгесе — тышымда, беренче көнне танышкан кешегә дә барлык серләремне сөйләргә мөмкин.
 
— Ярдәм итәрлек дусларың бармы?
 
— Әлбәттә, бар. Хәзер шалтыратсам, ярдәм итәргә килеп җитәргә әзер торалар. Буада дуслар бик күп. Шуңа да атна саен авылга кайтам. Дуслар белән утырып сөйләшү күңелле. Казанда да ияләштем дияр идем, ләкин туган йорт бик якын. Әти-әнигә бик рәхмәтле, шуңа да алар янында рәхәт. Мин үзем дә һәрчак ярдәмгә килергә әзер, кайсы якны алсаң да. Ярдәмләшмичә булмый инде бу тормышта.
 
— Спорт белән кызыксынасыңмы?
 
— Мин хоккей җанатары. Мөмкинлек булган саен “Ак барс” уеннарын калдырмаска тырышам. Әтием миннән да күбрәк җанатар, ул бәләкәйдән хоккейга мәхәббәтне уятты да инде.
 
— Яңа җырларың чыккач, моның белән генә тукталып калмаска нияттер?
 
— Әзер яңа биш җырым бар инде, аларны яздырырга кирәк. Берсенә сүзләрен дә, көен дә иҗат иттем. Шигырь язу сәләте дә бар икән. Әнием дә “миңа охшагансың” икән ди. Мин көлеп йөрсәм дә шигырьләр моңсу килеп чыга. Бәлки алга таба башка авторлар белән дә иҗатташлык итәрбез.
 
— Кастингларда, фестивальләрдә катнашасыңмы?
 
— Андый конкурсларда  катнашырга миңа янда тынычландырып торырга тагын бер кеше кирәк. Сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынланам, сүзләрен онытырмын дигән курку да була. Үзебезнең мәдәният йортында ияләшкән, анда барысы да якын итеп кабул итә. Бәлки, сәхнәдән куркудыр бу, шуңа ияләшергә кирәк.
 
— Кайсы җырчылар иҗаты якын?
 
— Татар эстрадасында һәркем Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи иҗатларына тугры. Мин Салаватның җырларын кечкенәдән үк җырлыйм инде. “Баланы читкә җибәрү” җырын башкарганда көен үзгәртеп җырлый идем. Төп көе онытылды, үзе матур да килеп чыга сыман. Шунда Фәнәвис Дәүләтбаевның “Яратасың” шигыренә әлеге көй төп-төгәл ятты. Икенче җыр да шулай җиңел килеп чыкты. Хаталы булса да үз җырларымны яратам. Күптән түгел Әнвәр Нургалиевның иҗатын үз итә башладым. Шулай ук Радик Юльякшинның җырларын тыңлыйм. Һәрбер җырчының үз үзенчәлеге булырга тиеш, шуның белән иҗат кызыклы да.
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 26.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»