|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2016 Мәдәният
Бүген Резидә Галимовага 50 яшь тулдыБүген Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Резидә Галимованың туган көне – 50 яшьлек юбилее. Резидә Галимова Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесын, Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. 1996 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына солист булып эшкә килә. Югары профессиональ башкару кимәле, затлы репертуар, зыялы образы белән тамашачылар күңелен яулаган җырчы Россия шәһәрләрендә, Австрия, Америка, Германия, Италия, Көньяк Корея, Кытай, Португалия, Төркия, Финляндия, Франция, Һиндстан, Швеция һәм башка бик күп илләрдә чыгышлар ясый. Татар сәхнәсенең, татар сәнгатенең зәркән бизәге ул – Татарстанның халык артисты Резидә Галимова!
--- |
Иң күп укылган
|