|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2016 Мәдәният
Камаллылар театр сөючеләргә бүләк әзерләгән (ФОТО)2016 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 110нан артык бүләк сертификаты гамәлгә кертте. Бүгенге көнгә сатып алынган сертификатлар саны 200дән артып китте. Исегезгә төшерәбез, Камал театры спектакльләренә бүләк сертификатларын сатып алу мөмкинлеге 2014 елның көзендә барлыкка килә. Камал театры Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып тамашачыларга бүләк сертификатлары тәкъдим итә. Камал театрының директоры Илфир Якупов сүзләренчә, әлеге бүләк сертификатларына карата кызыксыну - аларның кулланышта уңайлы булуларына бәйле. "Бу - сайлау мөмкинлеген бирүче универсаль буләк. Сертификат сатып алган тамашачы бүләге белән ялгышмаячак, чөнки ул үзенә уңайлы дата һәм күңеленә туры килгән спектакль сайлау мөмкинлегенә ия",- дип билгеләп үтте театр җитәкчесе.
500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатларын Камал театрының кассасында сатып алырга мөмкин. Касса телефоны (843) 293-03-74, эш вакыты 10.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр. Сертификатны куллану шартлары турында театрның сайтында "Кибет" сәхифәсендә укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|