|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2016 Шоу-бизнес
Руслан Трапезниковны нигә Салаватның җырын куллануда гаеплиләр? (ИНТЕРВЬЮ)Кайчандыр Эльмира Сөләйманова белән “Адашма җилләрдә” дуэтын башкарып татар эстрадасына килеп кергән, сәхнәдә үзенең бөтенләй дә үзгә образын тәкъдим иткән Руслан Трапезников яңа клибын чыгарырга да өлгермәде, ә аны инде Салават Фәтхетдиновның җырын куллануда да гаепләгәннәр. Руслан нигә мәхәббәткә ышанмый башлаган? Нинди яңа проектка артистлар җыя? Ләйсән Мәхмүтова белән дуэтны кайчан көтәргә? Барлык иҗади яңалыклары белән Руслан үзе бик тәфсилләп бүлеште. — “Мәхәббәтне кем уйлап тапкан?” клибына нинди фәлсәфә салдың?
— Әлеге җыр минем язылмаган жырлар «сандыгында” 3-4 еллап яткан иде. Без аны 2015 елда гына иҗат итә алдык. Гомүмән, күңел сандыгында әле бик күп җырлар ята, әмма барысын да яздырып, эшкәртеп чыгарырга акча җиткереп булмый. Барлык клипларны, җырларны үз акчама ясыйм, шуңа күрә кыенрак кайвакыт. Ярдәм итүчеләр булса, бәлки, иҗат күпкә алга китәр иде. Клипка килгәндә, аның идеясын үзем уйлап таптым. Анда мәхәббәтнең нинди дәрәҗәдә нечкә, нәзек хис икәнен күреп була. Әз генә читкә тайпылсаң да ватыла, шуңа сакларга кирәк. Гомумән алганда, бу клип кешеләрне үз туганнарына, яраткан ярларына карата мөнәсәбәтен бераз йомшартырга чакыра. Якыннар белән күбрәк вакыт үткәрергә, күбрәк тере әңгәмә корырга өнди. Клипны яңа төзелеп килүче төркемебез белән ясадык. Бу безнең беренче иҗат җимешебез дип әйтергә була.
— Мәхәббәткә ышанасыңмы?
— Мәхәббәткә ышанып булмый. Хисләрнең кайсы ялган, кайсы чын икәнен хәзерге вакытта аңлавы бик авыр. Әле генә диярлек без йөргән кызым — Евгения Калинина белән аерылыштык. Мин Брянскидан үзем генә 3 атнага Питерга эшләр буенча киткән идем, шул вакыт эчендә ул үзенә яңа ир табып та өлгергән. “Килмәсәң дә була, әйберләреңне почтадан җибәрәм” — дип әйтте телефоннан. Без 2 ел буена барлык авырлыкларны да икебезгә бүлеп, бер-беребезгә булышып яшәдек. Телевизордан безнең мөнәсәбәтләрне эт белән мәче кебек күрсәтсәләр дә, өйдә без бер авыр сүз дә әйтмәдек. Шуңа күрә хәзерге вакытта мәхәббәткә ышанып бетә алмыйм.
— Иҗатыңны яратучы кызлар гашыйк булулары хакында белдерәләрме? Аларга ничек җавап кайтарасың?
— Кайберәүләре көн саен шалтырата, кайберәүләре социаль челтәрләр аша яза. Җавап кайтарырга кайчак вакыт җитми, ә вакыт булганда язышам, әмма шуннан ары китми, мөнәсәбәтләр турында уйлыйсы да юк.
— Татарстаннан читтә иҗат итү уңайсызлыклар тудырмыймы?
— Авырлыклар туа. Минем аранжировщик Казанда, клипмейкер Әлмәттә, визажист Мәскәүдә, вокалны мин Питерда яздырам, режиссер да Санкт-Петербургта, анысы уңайлы. Бу кешеләрнең барысын бергә җыю өчен бик күп вакыт һәм куп ресурслар исраф ителә. Тик бернәрсә дә язмыйча, яңа җырлар чыгармыйча бер урында утыра алмыйм мин.
— Татарстанда тамашачы ничек кабул итә?
— Татарстанда минем турында бик күп кеше “Лоховская мода” җыры чыканнан соң белә башлады. Бик күп икеле фикерләр китте аннан соң. Шуңа күрә хәзер һәр яңа клипны, һәр чыгышымны шул җыр призмасы аша карыйлар. Кайберәүләр тере чыгышымны күргәч, “Син тормышта бөтенләй икенче икәнсең” — дип әйтә, кайберәүләр юк-бар уйлап табып, гайбәт сатуны өстен күрә. Яңа клип белән дә миңа әлегә аңлашылмый торган курьез килеп чыкты. Татарстанның бер музыкаль каналы “Мәхәббәтне кем уйлап тапкан?” клибы чыккач, “Син нигә Салаватның җырын кабатлап җырладың?” — дип сорау бирделәр. Мин, беренчедән, татар эстрадасын алай ук тирән бирелеп тыңламыйм . Салават абыйның «Мин яратам сине, Татарстан» һәм «Салкын чәй» җырларын гына ишетеп беләм. Беренче мәлдә шактый аптырап калдым, ләкин эш шунда булган икән, җырның беренче ике җөмләсе аның нәкъ “Югалтасым килми” җырындагы шикелле. Миңа кайвакыт шигырьләрне кәгазьдә калдыралар яки интернет аша юллыйлар, һәрберсенә дә үзгәртү һәм куллану турында сорау бирәм. Әйтеп үтелгән ике җөмлә аерым бер биттә язылган иде, кем тапшырганын мин белмим, әмма шуның аркасында шау-шу куптарырга телиләр. Миңа ул сүзләр ошады һәм алар аркасында җыр да барлыкка килде. Әгәр ул сүзләрнең авторы минем белән элемтәгә чыкса, бәлки, аңлаша алыр идек.
– Артистның тормышы гастрольдә үтәме?
— Гастрольдә үтә дип әйтә алмыйм. Бүгенге көндә мин үз төркемемне туплыйм. Бер яки бер ярым елдан соң Татарстан буенча тур әзерләргә ният бар. Әлегә исә мин мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә, дискотекаларда, зур фестивальләрдә чыгыш ясыйм. Ерак яшәгәнгә һәм татар эстрадасы форматыннан аерылганга күрә чакырулар еш килми.
— Җырлаудан кала тагын иҗатның кайсы юнәлешләрендә эшлисең? Беләм, кинода да көчеңне сынап карагансың.
— Кинода төшеп карадым, әмма график бик тыгыз булганлыктан, күп төшә алмадым һәм мине икенче актерга алмаштырдылар. Россия телеканалларына төрле шоуларга чакыралар, вакыт җитсә ризалык бирәм, калганнарына артык игътибар итмим.
– Сәхнәдәге имиджыңа нинди игътибар бирәсең?
— Имидж өстендә хәзер Казан стилисты Гөлназ Сагирова эшлиячәк. Ул ясаган костюмны безнең Ләйсән Мәхмүтова белән яздырылган яңа дуэт җырга төшерелгән клипта күреп булачак.
— Яңа сезонда сюрпризлар булачак дип кызыксындыру тудыргансың. Нинди проектларны тормышка ашырырга алындың?
— Барлык яңалыклар яңа 2017 елда булачак. Беренчесе, ел башында “Кайда ул чын мәхәббәт?” җырына клип чыгачак, җырны бу ел ахырына эшләп бетерәчәкбез. Тагын бер яңа клип “Сагынам сине” җырына төшереләчәк. Шулай ук икенче альбомым чыга. Тагын бер грандиоз проект — беренче русча-татарча музыкаль комедия төшерергә җыенабыз. Ул комедиядә Татарстанда иҗат итүче артистлар катнаша ала, төп максат та – яңа исемнәр ачу, аларны ил буйлап таныту. Бүгенге көндә сценарий өстендә эшлибез, тиздән кастинг игълан итәчәкбез. Артистның өр-яңа җырына клип төшереп, филмьда катнаштырып яңа талантларны ачасыбыз килә. Әлегә бу проект фантастик идеяга охшаган, әмма көчебез җитсә без ул проектны киләсе елда азагына кадәр эшләп бетерербез, бар нәрсә дә хыялдан башлана бит. Яңа концерт программасын оештыру планга керде, чөнки чакырулар бик күп. Җәй көне Гүзәлия, Ранил Нуриев, Лия Шамсина, Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашында Бардада узган зур татар фестиваленә чакыргач, ризалык бирдем. Шунда хатын-кызлар 750 чакрымнан артык араны мине күрер өчен генә килеп житкәннәр. Мина шуны килеп сөйләгәч, ышанмадым. Шуңа да халыкны көттерәсем килми.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|