поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.10.2016 Мәдәният

Кабаеваның туганы булган Исламия Мәхмүтова Алинәнең Путин хатыны булу-булмавына ачыклык кертте

Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар туй балдагын ала алмыйлар. Туй балдагы ул вакытта Казанда булмый. Ульяновскида сатыла, әмма анда хәтле барырга җайлары чыкмый. Балдак булмавы комачауламый, Кремльдә күчмә театр (хәзерге Тинчурин театры) урнашкан бинада гөрләтеп туй итәләр. Туй балдагын исә туйлар узгач кына алу насыйп була, алар әле дә саклана.

— Театрның исемен әйтмичә дә “Исламия Мәхмүтова” диюгә, сезне шундук беләләр. Шулай танылыр өчен нәрсә кирәк?

— Яраткан эшеңне башкарырга кирәк. Кечкенәдән хыялланган хезмәтем бу. Өлкәннәр: “Артист булыр бу”, — дип әйтә иде. Ул вакытта радио, телевидение, ут та юк иде. Артистларны да күреп үсмәдек. Ут, радио керсен өчен, үзебез багана утыртып йөрдек әле. 
 
Беренче укытучым: “Кем буласың?” — дип сорады, “Артист булам”, — дидем. Мине гел биетәләр, җырлаталар, 6-7 яшьләрдән үк авылның артисткасы идем. 
 
Чыгарылыш кичәсендә дә: “Артистлыкка китәсеңме?” — дип сорадылар. “Әйе!” — дидем. Элек театр училищесына дүрт елга бер тапкыр гына алалар иде, соңга калдым, ике елдан килерсең, диделәр. Түзмәдем, Казанга Талия белән бардым, күчмә театрга кердем. Директор, парторг шунда иде. Әрсез булганмын: “Абый, мине артистлыкка алыгыз әле”, — дидем. “Училище бетердеңме?” — дип сорадылар. “Юк. Артистлардан өйрәнер идем әле”, — дидем. Җырлап, биеп, шигырь сөйләп күрсәттем. 19 гына яшь иде. Мине ошаттылар. “Кызым, безгә артист кирәк, әмма әти-әниеңнән рөхсәт сорап кил. Артистның акчасы, фатиры юк, кияүгә чыга алмый, гомерең юлда уза. Син шуңа ризамы?” — диделәр. “Булсын, абый, акча да, ир дә, фатир да кирәкми”, — дидем. Әти-әни теләгемне белгәнгә күрә каршы килмәделәр.
 
Аллаһы Тәгалә биргән тавышым бар, төп рольләрдә уйнадым. Һәрбер спектакльдә режиссерыбыз Равил абый җырлата иде. Җырлаган артист халык күңеленә кереп кала бит ул. 
 
— Театрда шәхес булыр өчен нәрсә кирәк?
 
— Көчле холык, сәләт. Режиссерың, партнерың, тамашачың да сине яратырга тиеш. Сәхнәдә чын йөрәгең белән уйнарга кирәк, шул очракта тамашачы алдында таныласың. Алар сине яратып кала.
 
— Сезне яратмаучы артисткалар булдымы?
 
— Була инде ул. Бервакыт: “Син дә уйныйсың, без дә уйныйбыз, нигә сиңа хезмәт хакын күбрәк бирәләр?” — дигәч, “Сезнең нинди рольләр дә, минем нинди рольләр”, — дидем. Хезмәтемә карап хезмәт хакын да күтәрәләр.
 
— Эштәге проблемаларны өйгә алып кайтырга кирәкми, диләр, дөресме бу?
 
— Дөрес. Өйдәге борчу-мәшәкатьләрне театрга алып барып булмый. Талашкан, кычкырышкан йөз сәхнәдән бигрәк тә күренә. Син аны күрсәтергә тиеш түгел. Бернәрсә булмаган шикелле уйныйсың, бу холыктан да тора. Зур артистлар тормыш проблемаларын сәхнәгә алып керми. Аяк авырта, ә сәхнәдә сикереп биисең, авыртмый. Сәхнәнең сихри көче бар.
 
— Кайсы режиссер белән эшләү рәхәт иде?
 
— Иң беренче Кәшифә ападан дәресләр алдым, әйбәт режиссер иде. Равил абый белән күп эшләдек. Марсель, Празат абый, Батулла, Данил, Фәрит белән эшләдем, һәрберсе үзенчә, барысы да әйбәт. Рәшит Заһидуллин: “Исламия апа, “Мамаша кураж” сиңа бик туры килә, тәрҗемә ит тә уйна әле”, — диде. Рәхәтләнеп уйнадым.

— Дамир Сираҗиев ничегрәк иде?
 
— Әйбәт иде, начар дип әйтмим.
 
— Аның ысулларын кабул итү авыр булмадымы? “Галиябану”ны яңача куйды.
 
— Әйттек. Бәхәсләшеп беттек. Дамир бик кызу канлы иде, ә мин баш бирмим. Русиянең атказанган артисткасы, ничә еллар эшлим бит. “Өстәл астына кер!” — ди. “Галиябану” нишләп өстәл астына керсен, кермим!” — дидем. “Өстәл өстенә мен!” — ди. “Анда да менмим!” — дидем. Ул мине бик хөрмәт итә иде.
 
— Авыр булдымы?
 
— Юллар. Күчмә театр. Толыплар киеп трактор чаналарына утырып йөрдек. Фатирларда кундык. Әйбәт каршы алдылар. Безне сорап алган хуҗалар бар иде: мунча якканнар, бәлеш пешергәннәр...
 
— Сез бит спектакльләр дә куйдыгыз, режиссер булып китүегез ничек булды?
 
— Данил Салихов “Яшьлек хатам — йөрәк ярам” пьесасын китергән дә: “Исламия апа куйсын әле”, — дигән. “Ярар”, — дидем. Шуннан китте. Артистларның да шәпләрен сайлап алдым.
 
— Сез эшлисез, ә Земфира Досаева китте? 
 
— Үзе теләп китте. Бер кешене куганым юк. Нурия Вәлиева да: “Башым авырта”, — диде.
 
— Режиссер белән артистлар арасында конфликт чыга. Яшь тамашачы театрында режиссер Туфан Имаметдинов белән бер төркем артистлар арасында низаг чыккан иде. Ызгышның сәбәбе нидә? Артистларны, режиссерны ничек берләштерергә?
 
— Һәр җирдә — гаиләдә дә, эштә дә конфликт чыга. Татулаштыру коллективтан да тора. Директор яки режиссер ягына гына тартсаң, ул вакытта тавыш китә. Фәрит Хәбибуллин да бит (мәрхүм) режиссер буларак җиңә алмады. Көчле режиссер түгел иде. Бик әйбәт администратор, менә дигән директор булыр иде. Режиссер артистны артист иткән кеше. Фәриткә коллектив белән: “Кит!” — дидек.
 
— Режиссерның яраткан артистлары да була, яратмаганнары көнләшә.
 
— Бу очракта берни эшләп булмый. Сине режиссер ярата, дип сугыша алмыйсың бит. “Бу рольне бир?” — дип сорап ала алмыйсың.
 
— Марсель Сәлимҗанов белән эшләү ничек булды?
 
— Бик җылы тәэсир калдырды. “Үзегез яраткан бер пьеса куегыз әле”, — дидем. “Ике хуҗаның хезмәтчесе”н куйды. Гөрләп барды. “Ташкыннар”ны куйды. Артистларны сайлап ала белде. “Әни килде”не куйды. Онытылмаслык иде. Шул спектакль белән Ташкентка да бардык. Омскида спектакль уртасында: “Безнең чишмәләр...” — дип сөйли башлаган идем, елыйм, туктап булмый. Пәрдәне яптылар. Чыккач рәхәтләнеп еладым да яңадан дәвам иттек. Шушы вакытта әни үлгән булган икән.
 
— Марсель сезне яраттымы?
 
— Яратты. Камал театрында да бер сезон труппа мөдире булып эшләдем. 1976 елда үз театрыбызны сагынып кайттым.
 
— Шәп артистлар юкка чыга, Ирек Әхмәтханов, мәсәлән.
 
— Бик әйбәт артист иде. Рәшит аны саклады. Эчәргә яратты. Артист салгач, юлдан чыга. Туктатып та карадык. Гафу да иттек. Йолдызлыгын күтәрә алмады, төп рольләрдә уйнады. Эчми, бик матур эшли, дип әйттеләр. Артист буларак сәхнәне күтәрә алмады.
 
— Артистның юкка чыгуы үзеннән генә торамы? 
 
— Юк. Сыйлаучылары, эчүче дуслары була. Холкы йомшак икән, юкка чыга. Әмма үзен кулга алган кешеләр дә бар. 

— Сезгә гашыйк булучы егетләр бар идеме?
 
— Әйе. “Сине алып китәм, алтынга күмәм”, — дип әйтүчеләр булды. Егетләр бе-лән йөрмәдем. Армиядәге егетемне көтеп алдым. Театрга эшкә урнашкач, Хә¬лилгә бер күрүдә гашыйк булдым. Директор: “Ул егетнең кем икәнен белмисең, кияүгә чыгарга йөрисең икән”, — диде. “Начарга охшамаган, әйбәт егет ул”, — дидем. 46 ел яшәдек, ике бала үстердек. Оныкларыбыз бар. Ялгыз өйгә кайтып керүе авыр. Хәлил: “Әйдә, карчык, чәй куям, син әйберләреңне урнаштыр”, — дип каршы алыр иде. Куенымда үлде.

— Кызларыгызга парны сез таптыгызмы?
 
— Юк, үзләре. Лилия театр училищесында Ренат Шәмси белән бергә укыды. Укыганда ук таныштылар. Әйттем: “Артист тормышы бик авыр, безгә килеп зарланырлык булмасагыз гына тормыш корыгыз”, — дидем.
 
Ләйсән дә Русланга чыкты. Таҗикстаннан кайткан татарлар алар. Кияүләрем бик акыллы, тәртипле, уңган-булганнар. Ренат — агач, Руслан төзелеш буенча оста. Салмачыдагы өйне салганда да бер кеше чакырмадык. Кияүләрем эшләде. Бөтенебезгә бер йорт булсын, дидек. Әйбәт торалар. “Миңа ирегездән зарланып килмәгез. Аерылышу нәселебездә юк. Кияүгә чыгасыз икән, торасыз”, — дидем. Зарланып, елап килгәннәре булмады. Каенана белән 28 ел яшәдем. Бездә Казанда торды. 89 яшькә хәтле яшәде.
 
— Авыр булдымы?
 
— Юк. Йомшак иде ул. Сабира исемле. Ялгыз өч ба¬ласын үстергән, ире сугышта югалган.
 
— Яратмыйча яки олы кешегә кияүгә чыгучылар бар. Сез чыга алыр идегезме?
 
— Чыкмас идем. Яраткан кешемә чыктым. Соңыннан яратыла ул, дигән сүзгә ышанмыйм. Олы кешегә дә чыкмас идем. Кияүгә чыгып калыйм дип кенә чыгу булырга тиеш түгел.
 
Йөргән кызың яки егетеңнең ачуланган вакытта үзен ничек тотуына игътибар ит, диләр. Дөресме?
 
— Дөрес. Холкын белергә кирәк. Яшь чакта бер егет кинога чакырды. Иң кыйммәтле билет алды — 50 тиен. Шул билетны бер чыгара, бер тыга. Кыйммәтле билет алганын әллә ничә мәртәбә күрсәтте. 25 тиенгә дә кереп була иде. Аның белән бүтән очрашмадым. Бер күрүдә холкын белдем, озак — дүрт-биш ел йөрү дә кирәкми.
 
— Беренче мәхәббәтегезне күргәнегез бармы? Аны хәзер яратыр идегезме?
 
— X сыйныфта укыган чакта гармунчы Гарифка гашыйк булдым. Үлде инде ул.
 
— Ник кавышмадыгыз?
 
— Армиядән кайткач: “Театрда кал, гармунчы кирәк”, — дидем. “Артистлар янына солдат киеме белән барып булмый”, — диде. Кияүгә чыккач та килде: “Ике балаң белән алыр идем”, — диде. Соңыннан өйләнде, тора алмадылар. Начар түгел иде, матур булып истә калган. Яратмыйм дип тә әй¬тә алмыйм, Хәлилне алыштыра алмадым. Хәер-догадан калдырганым юк.

— Баларыгыз йөзегезгә кызыллык китермәдеме?
 
— Әниләр гастрольгә китте, дип тәмәке тартып, аракы эчеп, егетләр чакырырга да мөмкиннәр иде. Алланың рәхмәте яусын, тәртипле булдылар.
 
— Киявегез Ренат Шәмсигә театрда рәхәтрәк булгандыр.
 
— Алай дип әйтмим. Булыштым. Көчсезрәк артист, дигәннәр иде. “Резидәкәй” спектаклен куйдым, шунда ачылып китте. Репетицияләрдә орыштым. Мин әйткәнчә эшләде. 
 
— Алинә Кабаева — Исламия Мәхмүтованың туганы, диләр, дөресме бу?
 
— Дөрес. Вәзыйх абый — аның бабасы Әлкидән. Аның әнисе Әлкинеке. Элек Ташкентта яшиләр иде, гас¬трольләргә еш бардык. Алинәне 3, 7, 12 яшьләрендә күрдем. Хәзер күргәнем юк. 
 
— Путинның хатыны, диләр, шундый сүзләр йөри.
 
— Юкны сөйләмәсеннәр инде.
 
 
 
 
 

ГАБДЕРӘХИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 25.10.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»