поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2009 Җәмгыять

СИРӘК ҺӨНӘР – "АНАЛАР ЭЗЛӘҮЧЕ"

Русиядә яшәүче халыклар арасында татарлар үзләренең олы кешеләрен дәүләт карамагына бирми, балаларыннан да баш тартмый дигән фикер таралган. Әмма Русиянең балалар йортларында татар хатыннарыннан туган ташландык балалар да шактый.

Хәзер Русиядә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм 800 меңнән артык бала бар. Ел саен шуларның 7-8 меңен – Русия гаиләләренә, 5-6 меңен чит ил гаиләләренә асрамага алалар. Димәк, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларның якынча ике проценты гына гаиләгә эләгә. Соңгы елларда патронат гаиләләр, ягъни баланы акчага караган гаиләләр саны арта, әмма аларны тулы мәгънәсендәге гаилә дип әйтеп булмый.

 

Чит илләргә китүче балаларның күбесе Америкага эләгә. Шулар арасында татар аналары тапкан балалар да бар.  

 

 Китте – бетте, аралар өзелде, тамырлар киселде дип әйтергә ашыкмыйк. Ни өчен дигәндә, кайбер американнар тәрбиягә алынган баланың биологик анасын эзләп табарга тырыша икән. Әлбәттә, аларны Русиягә үзләре килеп эзләми, бушне Русиядә яшәүче  кешеләргә тапшыралар. Шундый эзләүче белән очраклы рәвештә генә танышып, аның үзенчәлекле хезмәте турында сөйләшеп утырдык. Илдарны шаккатып тыңладым. Мондый эзләүләр бер яктан куркыныч та икән, чөнки балаларын ташлап киткән ата-ананың күпчелеге я эчкече, я наркоман. Ә андый бәндәләрнең нинди шартларда яшәве билгеле. Куркыныч кварталларда, подвалларда, ә кайберләрен притоннардан гына табып була. “Бер хатынны Новокузнецк шәһәренең чүп контейнерында казынып яткан җиреннән өстерәп чыгардым”, – диде Илдар. Татарстанда бер хатынны эзләргә тотынгач, аның кәгазь буенча – үлгәнлеге, ә чынлыкта исә бомж булып яшәве ачыкланган. Ул “үле” килеш тагын бер бала табарга өлгергән. 

 

 – Илдар, иманым камил, аналар эзләүче дигән һөнәр барлыгы турында Русиядә бик сирәк кешеләр генә ишеткәндер?  

 

– Каян ишетсеннәр инде? Аналар эзләүче кешеләр безнең илдә бик сирәк, берничә генә кеше без. Бу эшнең яхшы ягы да бар – эзләү чорында мин төрле кешеләр, төрле шәһәрләр, төрле авыллар күрәм. Күңелгә авыр яклары да күп – бик күп бәхетсез кешеләрнең язмышын, аларның кайгы-хасрәтен күреп,  күңелем аша уздырам. Кайчакларда, ир-ат булсам да, күзләрем яшьләнә.

 

– Илдар, безнең ятимнәр  американнарга ник кирәк? 

 

– Сәбәбе бик гади – Американың үзендә балалар йортлары бөтенләй юк. Баланы сирәк ташлыйлар, ә ташландык баланы алырга гаиләләр еллар буена чират тора. Америка хатыннары яшь чакта карьера ясап калырга тырыша. Ә вакыт узгач, бала таба алмый, яисә сәламәтлегемә зыян килер дип, бала табудан бөтенләй баш тарта. Һичьюгында башка кеше баласын алып тәрбияләргә омтылучы американнар шул сәбәпле Русиягә агыла да инде.

 

– Балалы американнар да килә бит әле. Аларына безнең ятимнәр ник кирәк?

 

– Андыйлары савап җыя, бер-ике бәхетсез ятим баланың тормышын яхшыртса, Алла каршында яхшылык эшләгән исәпләнәләр һәм тынычлап яшиләр. Сер түгел, Русиянең балалар йортында үскән баланың бүгенгесе дә, киләчәге дә мактанырлык түгел. Аларның күпчелеген бик ачы, бәхетсез киләчәк көтә.

 

– Ә ник гел бездән алалар, ник башка илләрдән дә алмыйлар? 

 

– Башка илләрдән дә алалар. Кайда ятим бала күп, шуннан алалар. Хәзер американнар баланы Кытайдан да күпләп алалар. Анда халык сары тәнле, кысык күзле, билгеле. Ак кешегә ак бала булса, яхшырак инде. Ә Русиядә ак тәнле миллионга якын ташландык бала бар. Американнар безгә килгәч, еш кына урыс түгел, ә башка милләт балаларын сайлыйлар – татар, башкорт, чуаш, таҗик, чегән, кавказ халкын. Алар өчен урысмы, татармы, чуашмы – барыбыр ак тәнле санала. Балалар йортында эшләүче хезмәткәрләрнең моңа ис-акыллары китә. 

 

– Баланы асрамага алгач, нигә янә биологик гаиләсен эзләтәләр?

 

– Русиядә генә ул баланы асрамага алсалар, моны зур сер итеп саклыйлар. Америкада алай түгел. Алар балага башта ук: “Русиядә синең беренче анаң калды”, – дип әйтеп куялар. Бала бу хакта белеп үсә һәм аның бу фактка әлләни исе дә китми. Әмма үсә төшкәч: “Минем беренче әнием нинди иде? Исеме ничек? Күзләре нинди? Ул мине ник ташлады? Русиядә минем сеңелләрем-энеләрем, башка туганнарым бармы?” – дип  кызыксынып, сораулар бирә башлый.

 

Шул сорауларга җавап табарга теләгән американ ата-ана асрамага алынган баланың гаиләсе белән генә түгел, милләте,  шул милләтнең тарихы, гореф-гадәтләре белән дә кызыксынырга тотына, балага да шуларны аңлата. Русиядә калган биологик анасының нинди чирләре булган, нинди туганнары бар, кыскасы, биологик гаилә белән бәйле барлык фактлар турында белергә, фотоларын табарга тырыша. Табылган биологик анага акча да җибәрә хәтта.

 

– Анысы нигә?

 

– Баласын ташлаган аналар арасында рәтсезләре дә, бәхетсезләре дә бар. Американнар аларның барысына да рәхмәт укый, чөнки ни дисәң дә, шул рәтсез аналар аркасында американнарга бала бәхете тәтегән бит инде. Шунысы кызык, американнар Русиядә калган биологик ананы да кардәш-ыру дип саный. Баланың Русиядә калган туганнары да аларга – кардәш-ыру. Америкадагы гаиләләр соравы буенча, мин биологик ананы эзләп тапкач, аңа Америкада яшәүче баласының фотоларын бирәм, Америкадагы икенче анадан рәхмәт хаты тапшырам. Һәм, әлбәттә, Америкадан килгән акчаны да бирәм. Аннары биологик ананы фотога төшерәм, Америкадагы баласына хат язуын сорыйм. Шулай итеп, Русиядәге ана Америкадагы баласы белән элемтәгә керә.

 

– Илдар, биологик аналар арасында татарлар да очрый дидегез?..

 

– Бер татар анасы, яшь кыз вакытында корсакка узган, читкә китеп Русанна исемле кыз тапкан да, аны балалар йортында калдырган. Русанна тугыз яшенә кадәр Идел буендагы бер шәһәрнең балалар йортында тәрбияләнгән. Аннан соң аны яңа ата-аналары Канадага, Квебек провинциясенә алып киткәннәр. Русаннага хәзер 16 яшь. Татарча, әлбәттә, белми, урысча һәм французча гына сөйләшә. Русаннаны тапканнан соң аның анасы ике ирдән тагын ике малай тапкан. Хәзер алар Башкортостанның Балтач районындагы бер татар авылында яши. Малайлары мәктәптә яхшы укый, әмма хатын ире белән аракы эчәргә ярата. Канададагы ата-ана бу татар хатыны белән элемтәгә керергә ашыкмый, шуңа күрә Русаннаның биологик анасы кызының кайдалыгын белми. Аның нинди тормышта яшәвен дә белми. Бәлки ул беренче кызы турында уйламый да торгандыр. Ә Русанна аны якты дөньяга китергән татар хатыны турында белергә тели, зур үскәч, Русиягә килеп, бу анасын күрергә, ир туганнары белән танышырга исәпли.

 

Тагын бер тарих. Зөлфия исемле бер татар кызы Ставрополь краендагы бер авылда яшәгән. 15 яшендә аны туганнан туган апасының ире көчләгән. Һәрхәлдә, Зөлфия үзе шулай дип бара, ә ир кеше Зөлфия үзе гаепле ди. Ничек кенә булмасын, Зөлфия бу эш турында беркемгә дә әйтмәгән, авырга узган. Корсак зурайгач, анасы бу хәлне белгәч, авыл халкына әлеге хурлык билгеле булмасын өчен, Зөлфияне Ставропольга алып киткәннәр. Анда ул ир бала тапкан, аңа Тамерлан дип исем кушканнар. Зөлфиянең ата-анасы аңардан баш тартырга кушкан. Кыйналган-куркытылган 16 яшьлек кыз кирәкле кәгазьләргә кулын куйган. Ә инде өенә кайткач, үкенә башлаган. Һәм, акча җыеп, баласын кире кайтарырга дигән максат куйган. Баладан баш тартсаң, аны инде сиңа беркем дә кайтармый, әлбәттә. Америка кануннары буенча, баш тарткан баланы кире кайтарырга була, ә Русиядә юк. Әмма Зөлфия безнең илдә акча алдан йөргәнен бик яхшы белгән. “Сатып алып булса да кире кайтарачакмын баламны!” – дип эшкә тотынган. Шуннан ул ике ел плантациялардә эшләгән, ничек тә акча табарга тырышкан. Әмма хуҗаларга помидор, кыяр, баклажан, йөзем үстереп баеган кеше бармы? Тагы ике ел туганнан туган сеңелләре белән Нальчик һәм Сочи базарларында сатучы булып эшләгән. Әлбәттә, анда да күп акча эшли алмыйсың. Зөлфиянең ана хисе сүнмәгән, киресенчә көчәя генә барган. Нишләргә белмичә, каян акча табарга белмичә бәргәләнә торгач, Зөлфия Төркиягә эшкә чыгып киткән. Нинди эшкә дисәгез, ул анда фахишә булып эшләгән. Ярты ел эшләп, кире өенә кайткан. Акчасын азсынып, тагын ярты ел булса да эшләп кайтыйм дип,  янәдән Төркиягә кузгалган. Ул китеп, бер атнадан соң мин аларның авылына килдем. Сеңелләре Зөлфиягә чылтыратып, минем телефон номерымны бирделәр. Шуннан бирле Зөлфия көн саен елый-елый миңа чылтырата башлады. “Зөлфия, син улыңны берничек тә кире кайтара алмыйсың, кайчан да булса ул үзе теләп, Америкадан кайтып синең белән күрешсә генә инде”, – дип аңлаттым. Шулай итеп, Зөлфиянең чит илләргә китеп тәнен заяга саткан булып чыкты. 

 

Аның ачы елауларын ишеткән бер клиенты, төрек егете, Зөлфиянең ник елаганын сораган. Бәхетсез хатын үзенең тормышын сөйләп биргән. Төрек егете Зөлфияне бик кызганган һәм аңа кияүгә чыгарга тәкъдим иткән. Алар өйләнешкәннәр һәм узган елның сентябрендә аларның уртак малайлары дөньяга килгән. Менә шундый хәлләр дә була.

 

Тагын бер тарих бар. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Ольга (атасы татар, анасы марҗа) 15 яшендә күрше подъездта яшәгән бик чибәр спортчы егет белән очраша башлаган. Корсакка узган. Анасы сизеп алгач, Ольга: “Мине егетем көчләде”, – дигән. Җәнҗал купкан. Фатирларын сатып, егет әнисе белән бергә башка шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр булган. Ольга баласын тапкан һәм аңардан баш тарткан. Мин бу гаиләне эзләп тапкач, Ольга хәлләрнең чынында ничек булганын сөйләде. Егет белән ул үзе теләп якын мөнәсәбәткә кергән икән. Ольганың анасы бу хәлләрне белгәч, бик гарьләнеп, бәргәләнеп: «Кызым, нишләдең? Ник алдадың? Оныкны үзебез үстерер идек, беркемгә дә бирмәс идек» – диде. Әмма Америкадан малайны беркем дә кире кайтара алмый шул инде.

 

Уфада яшәүче татар хатыны Ританың тарихы аеруча хәсрәтле. Аның өченче баласы, кыз – 1994 елның 28 февраль көнендә, вакытыннан иртә туган. Авырлыгы бик аз һәм өстәвенә сепсис – каны агулана башлаган булган. Табиплар: “Бу бала бүген-иртәгә үләчәк инде, аннан баш тартыгыз”, – дигәннәр. Рита һәм аның ире Флүр шулай эшләгәннәр дә. 16 мартта Рита баласын карарга дип янәдән сырхауханәгә килгән, тере булса алып кайтырга җыенган. Тик табиплар аңа: “Балагыз 14 мартта үлде, онытыгыз инде аны”, – дип кайтарып җибәргәннәр. Шул хәлләрдән соң күп еллар үткән. Үлгән кызының рухына дога кылдырып, Рита ел саен мәчеткә барып сәдака бирә торган булган. Ире дә туксанынчы еллар ахрында йөрәге туктап үлеп киткән. Минем белән танышканнан соң, Ританың язмышы тулысынча үзгәрде дә куйды. Өйләренә килдем, очраштык. Кызының фотосын күрсәтәм, Рита аңламый. “Бу 15 яшьлек кыз сезгә охшаган, танымыйсызмени?” – дип сорадым. “Юк”, – диде Рита. Мин: “Бу – сезнең кызыгыз”,  – дидем. Рита аңышмыйча калды, кискен рәвештә баш тартты: “Минем кызым юк, ике улым гына бар”, – диде. 1994 елның 28 февраль көнен, 4 нче номерлы бала табу йортында кыз бала табуын, аңардан баш тартуын сөйләп бирдем. Ританың күзләренә яшь килде, “Минем ул кызым күптән үлде бит инде”, – диде. “Юк, ул исән-сау, аның исеме Кристин һәм ул Америкада бәхетле генә яши”, – дидем. Шуннан соң колакларым ишеткән елау-сыктауны, ышанмау сүзләрен сөйләп кенә аңлатып бетерә торган түгел. Бу бик зур тарих, аның ахырына чыккан юк әле. Тагын бер язмыш. Ташкент каласында яшәгән Светлана исемле татар кызы 1994 елда, дусларына, туган-тумачаларына сиздермичә кыз бала тапкан. Ул балага Зөлфия дип исем кушканнар һәм аны ялган документлар белән Ташкентның балалар йортына урнаштырганнар. Ә соңрак Мәскәү аша Америкага озатканнар. Зөлфиягә 12 яшь тулгач, ул үзенең американ ата-анасыннан Үзбәкстанда калган анасын эзләп табуын сорый башлаган. Күпме генә эзләсәм дә, Үзбәкстанда татар кызы Светлананы таба алмадым. Балалар йортына баргач, ул еллардагы документларның юк ителгәне беленде. Ә балалар йорты директоры булып эшләгән хатын, әллә никадәр баланың эзен ялган документлар артына яшереп, югалтып бетергәч, Үзбәкстаннан бөтенләй качып киткән икән. Үзбәкстан хокук саклау органнары тарафыннан аңарга каршы җинаять эше дә кузгатылган, тик директор эзсез югалган. 

 

Шулай итеп, Америкада яшәүче татар кызы Зөлфия үзенең чын анасын гомерендә дә күрә алмас инде...   

 


Ирек БИККИНИН
Татарстан яшьләре
№ 49 | 24.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»