поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2016 Шоу-бизнес

Рөстәм Асаев беренче хатыны белән дус булып яшиме?

Рөстәм Асаев башка күп җырчылардан зәвыклыгы һәм үтә тыйнаклыгы белән аерылып тора. Нәкъ сәхнә өчен яратылган инде: төз гәүдә, ягымлы караш, сирәк очрый торган бас тавыш...

– Рөстәм, кызыгыз белән икегез ике шәһәрдә яшисез. Сагындырадыр?
– Әлбәттә! Шунысы рәхәт: хәзер телефон, интернет заманы. Шалтыратышып, фотолар җибәрешеп торырга була. Һәрчак язышып торабыз. Мин – Уфага, ул Казанга килгән саен күрешәбез. Миннән башка әле аны Мөслим энесе нык сагына. Бик ярата, «Апа» дип кенә тора. Гөлназ Айгөл апасын да җылы кабул итте. Беренче хатыным белән дә дошманнар булып яшәмибез. Ул яктан мин бәхетле.

– Гөлназның иҗатын ничәлегә бәялисез?
– Кызыма халык бәя бирсен, ә мин аны нык яратам. Тырыша, афәрин! Ул сәхнәгә беренче тапкыр өч яшендә үк менде. Кечкенә чагыннан ук телевизордан, видеокассеталардан концертлар карап үсте. 10 яшендә Ялтада узган «Сөембикә варислары» конкурсында беренче урынны яулаган иде. Бүгенге көндә Уфада мине укыткан укытучыда – Фәрзәнә Фаткулла кызында белем ала.

– Уфада Опера һәм балет театрында эшләгәннән соң, Казанга күченеп, эстрада юнәлешендә эшли башладыгыз. Җитди сәнгатьтән китүе авыр булмадымы?
– Күңелем, әлбәттә, операны сорый, әмма тамак туйдырыр, яшәр өчен эстрада кирәк. Эстрададан тыш, филармония һәм консерваториядә дә эшлим.

– Җырлап кына тамак туйдырып була дисез инде? Башка өлкәдә бизнесыгыз юкмы?
– Читтән караганда, «җырлап кына» кебек. Ә чынында исә, ул авыр хезмәт. Бу эшкә профессиональ рәвештә тотынсаң, ул бик күп көч таләп итә. Җырны ятлавы, өйрәнүе генә ни тора?! Чыгыш ясар өчен 500 чакрымны үзең руль артында үтеп барып, җырлыйсың, аннары кире рульгә утырып, өйгә кайтасың. Әле бит юлы ничек була. Кар да ява, боз да ява кайчак...
Юк, бизнесларым юк. Аллага шөкер, ач йөргән юк.

– Эстрададагы кайсы җырчының концертын рәхәтләнеп карыйсыз? Кем иҗаты ошый?
– Бу сорауга җавап бирүе авыр, чөнки миңа классика ошый. Эстрада артистлары арасында ушымны югалтып тыңлый торган җырчылар юк. Әле күптән түгел Уфага барып «Кармен» операсының премьерасын карадым. Менә ичмасам ял булды ул! Мөслим Магомаев иҗаты ошый миңа. Аның үлемен бик авыр кабул иттем. Андый талантлар гасырга бер генә туадыр. Улыма аңа хөрмәт йөзеннән, Мөслим исемен куштым.

– Җырчы булмасагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез микән?
– Беренчедән, техниканы бик яратам. Мөгаен, әтием кебек, шофер булыр идем. Берәр зур начальствоны йөртер идем дип уйлыйм. Икенчедән, авылны бик яратам. Берәр колхоз рәисе булып рәхәтләнеп эшләр идем.



– Авылны яратам дисез... Туган авылыгызга еш кайтасызмы?
– Мөмкинчелек булган саен. Кайчак кайтам дип планлаштырасың да, нинди дә булса эш килеп чыга. График белән эшләмәгәч, кайтуыбыз һәрчак «икеле».

Уфага эш белән килгән саен, Былышлыма кайтып кунам.

– Авылга кайткач нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Күпләр балаларын эш эшләргә кайта дип көтәләр. Безнең гаиләдә алай түгел: әти-­әни кайтканчы эшне бетереп куя. Ял итәбез. Туган йортка кайтуга ни җитә инде?! Йортыбыз – гади, катлы-катлы сарай түгел. Байлыкка беркайчан да кызыкмадык.

Эш эшләп ярдәм итә алмасам да, матди якларын һәрчак кайгыртырга тырышам. Матди яктан гына түгел, әти-әниемә һәрчак ярдәмгә килергә әзермен. Алар минем тормышымда иң кадерле һәм газиз кешеләр.

– Кайсыдыр сайтта күрдем, «Иң матур 10 татар исемлегенә» сез дә кергәнсез. Мәһабәт буй-сын табигатьтәнме? Спорт залына йөрисезме?
– Табигатьтән. Тимер белән көрәшә торган яшьтә түгелмен инде.

– Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде. Мөслим быел беренче сыйныфка барганын ишетеп беләбез.
– Хатыным Айгөл балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, бүгенге көндә декрет ялында. Мөслимгә – 7, Әминәбезгә 2 яшь. Әйе, улым беренче сыйныфка барды. Әлегә бик канәгать, ошый шикелле үзенә. Әллә нинди текә мәктәп эзләп йөрмәдек, яшәү урыны буенча нинди мәктәпкә караганбыз – шунда бардык. Начар мәктәп димәс идем: яңа бина, ишетүемчә, укытучылар да бик тәҗрибәле.
Өйдәге бар эшләр дә хатыныма йөкләнгән. Ул – уңган хатын. Эшендә ул балалар тәрбиячесе генә, ә өйдә: тәрбияче дә, завхоз да, пешекче дә, җыештыручы да, минем костюмер да...

– Костюмер дигәннән... Костюмнарыгыз хакында да сорыйсым килә. Озын буйга ярашлыларын табуы кыен түгелме?
– Ир-ат өчен минем буй озын дип санамыйм. Тектерергә яратмыйм. Миңа калса, костюм пиджагын «утыртуы» бик авыр, әллә миңа андый шәп тегүченең очраганы булмадымы?! Тегелгән кием ошамый. Әзерне кибеттән барып алу күпкә җиңелрәк.

– Сез – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шул сәбәпле гаиләгездә көнләшү барлыкка килмиме?
– Айгөл нинди кешегә кияүгә чыгасын алдан ук белде. Юк-бар өчен тавыш чыгармыйбыз. Гаиләдә аңлашу булмаса, бик авыр бит ул. Иҗатка да бу бик комачаулый. Ул яктан, Аллага шөкер, Айгөлем бик сабыр һәм тыныч холыклы.

Белешмә
Тулы исеме: Рөстәм Мәҗит улы Асаев
Туган көне: 1977 елның 20 сентябре
Туган җире: Башкортстанның Благовар районы, Былышлы авылы
Гаилә хәле: өйләнгән, балалары – Гөлназ, Мөслим, Әминә
Яраткан ризык: шашлык
Тормыш девизы: «Кешенең йөзе дә, күңеле дә, уйлары да, өс-башы да матур булырга тиеш».

 


Әңгәмәдәш – Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»