поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2016 Фаҗига

“Йөкле апабыз табылды... Тик исән түгел”

9 октябрь көнне өеннән чыгып киткән Гүзәл Сәмигуллина турында хәбәр иткән идек. Югалуына төгәл ике атна булгач, бала көткән ана табылды. Тик исән түгел... Ул Казансуның вак куаклар каплаган ярында була.

– Шушы ике атна буена апаны исәндер, кайтып керер, дип өметләндем,   – дип елый сеңлесе Юля Филатова. – Көн туган саен хәбәр көттек. Телефон шалтыраган саен шатланып ала идем. Гүя, “Апаң табылды, барысы да яхшы”, – диярләр кебек... Барлык көтүләр бушка булды. Апам, иртәгә югаласы дигән көнне, минем белән саубуллашырга килгән булган...

Юлия сүзләренчә, Гүзәл ханымны 23 октябрь көнне кичке унынчы яртылар тирәсендә юлдан баручы кеше очраклы рәвештә күреп ала.

– Без нәкъ шул җирне карадык, эзләдек. Ничек тапмаганбыз? Анда куаклар бик куе үсә иде шул, ә хәзер яфраклар коелгач, аның бер ягыннан икенче ягы күренә, – дип уфтана сеңлесе. – Үтеп баручы кеше аны ак киемнәреннән шәйләп ала. Апа сазлырак җирдә яткан. Сумкасы, акчасы, алтыннары да үзе белән. Сүнгән телефоны да янында.

Юля үзе дә бала көтә, шуңа күрә бу хәбәрне аңа кичтән җиткермиләр.

– Кичә кич миңа полиция хезмәткәрләре шалтыратып, Гүзәлнең иренең телефон номерын сорады. “Табылдымы әллә?” дигәч тә, миңа берни әйтмәделәр. Рамил дә (апасының ире) җавап бирмәде. Әмма төнне йокысыз үткәрдем. Бер яктан “Табылгандыр, үлгәндер” дигән уйлар керсә, икенче яктан “Табылгандыр, исәндер” дигән өметләр калкып чыга. Баксаң, кичке унда Рамил мәетне таныр өчен чакыртылган булган икән, – ди Юлия.

Суд-медицина экспертизасы биргән белешмәдә Гүзәл Сәмигуллинаның үлем сәбәбен “билгесез” дип күрсәткәннәр. Бу аның якыннары өчен табышмак булып кала бирә. Шулай да аның югалган көнне үк вафат булуын фаразлыйлар. Мәрхүмәне иртәгә, әнисе янына җирләячәкләр.

Язган идек: «Йөкле апабыз югалды» (ФОТО)


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 24.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»