|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2016 Мәгариф
Укытучылар тиздән БДИ тапшырачак: имтиханнан кемнәр азат ителә?Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында язып чыктык. Мөгалимнәрнең үзләреннән дә әлеге хакта сораштыру уздырдык. Ул чакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы бу вакыйгага карата шәрехләмә бирмәгән иде. Бу юлы исә, министр Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнары турында тулырак аңлатты.
--- |
Иң күп укылган
|