поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.10.2009 Юмор

ӨМӘ

1986 ел. Көз ае. Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар союзы рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.

 

Гариф Ахуновның Әлмәт бүлегендә эшләгән чагында алган кара-зәңгәр плащы кызыл балчыкка буялып беткән.

 

– Зарар юк, Шаһидә апаң юа аны,– дип каккалады да,– карале, егетем, син бик һөнәрле икәнсең, черәшеп эшли беләсең, болай булгач, мин синең ижат портретыңны язам. Чиратта– унөченче син, – дип, Камил Кәримовның аркасыннан кагып алды.

 

Үзенә карата җылы сүзне сирәк ишеткән Камил Кәримов шикләнебрәк карап куйды да:

 

– Мине болай да беләләр, мәшәкатьләнмәгез, Гариф абый,– диде.– Хикәямне тыңламасалар, курайда уйныйм, алай да батмаса, җырлап җибәрәм. Җырымны яратмасалар, биеп күрсәтәм.

 

– Шулай дисеңме?..

 

– Сез, Гариф абый, Өчиле авылыннанмы әле?

 

– Өч түгел, бер өй дә калмады инде анда.

 

– То-то...

 

– Син Михалков сыман сөйли башладың әле.

 

– Татар укучысының өчтән ике өлеше Шәле авылында яши. Шәлем исән торсын!– дип, Камил Кәримов көрәп һава сулады да, күкрәген кабартып, сикергәк адымнар белән китеп барды.

 

Мөдәррис Әгьләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.

 

Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле күзлек пыяласы аша яшьләр ягына– Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр кебек киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да, тирән сулап:

 

– Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрерләр, ахры,– дип, үзалдына сөйләнеп алды.

 

– Ни дисез, Аяз абый?– дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.

 

– И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай, паринь. Кара инде, ул кыяфәт! Ул буй! Ул чибәрлек! И-и-и-их!– дип, Аяз ага Хәйдәрнең ак плащтан, сыгылмалы, көрәк сабыдай нәзек гәүдәсенә астан өскә карап торды.

 

– Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый,– диде Хәйдәр.

 

– Слушай, паринь, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп... И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай, паринь...

 

Ул арада:

 

– Фәйзуллин алтын тапты!– дип кычкырдылар.

 

Борынгы стена тирәсендә юкка булашмаган икән. 1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип берьюлы унөч кул үрелде. Маңгаеннан шыбырдап тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын дигәнең хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга кызыгучан.

 

Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды һәм... бөтенесе тын калдылар. Әлеге металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде...

 

– Ташла, бакыр ич бу!– диде Эдуард Мостафин.

 

– Авыр күренә,– диде Зиннур Мансуров, төкереген йотып.

 

– Юарга кирәк моны,– диде Хәйдәр.

 

Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафинны очкылык тота башлады. Икеләнү-шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны, акча мәсьәләсендә тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген бозып:

 

– Алтын...– диде.– Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин. Ялгышмыйм...

 

Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде– көчкә туктаттылар.

 

Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы нигез буйларын казыдым югыйсә. Эштән соң калып бит... Ату тирәмдә көндез гел Мөсәгыйт Хәбибуллин тулганып йөрде. Табылса... икегә бүләсе була иде. Эштән соң калып бит. Илленче елгы сургыч бөкедән гайре ник бер нәрсә чыксын! Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни! И-и-их».

 

– Алтын гадәттә акчалы кешегә керә. «Керәсе мал тешеңне сындырып керер» дигәннәр безнең бабайлар,– диде Барлас Камалов.

 

Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:

 

– Төкерәм алтыныгызга!– дип, көрәгенә ябышты.

 

– Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым,– диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү эшендә ул иде.

 

Бервакыт Мөдәррис Әгъләмнең бәрхет җилән итәгеннән ак нәрсә сузылып төшә башлады. Аптырап, ни микән дип карасак, ак киндергә бизәкләр чигелгән чуклы сөлге төшеп килә.

 

– Хатыныңның сөлгесен ияртеп килгәнсең бит!– дип кычкырдылар аңа.

 

Мөдәррис үзе дә күреп алды, әмма югалып калыр димә:

 

– Кулъяулык ич ул,– диде дә, чүпләм сөлгене итәк астыннан суырып алып, тирләгән битен сөртте, кушаяклап сикереп, чалбарын күтәрде дә сөлгене биленә урап куйды.

 

Мөдәррис белән бәхәсләшүнең өметсез икәнен белгән халык сөлгене кулъяулык дип килешергә мәҗбүр булды.

 

Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Иртәдән карлы-яңгырлы башланган көн Туфан Миңнуллинның ике каш арасындагы шомлы җыерчыгы белән бергә аяза барды, аяза барды. Каләмнән көрәккә күчкән язучылар, шөкер, сынатмадылар.

 

КҮРШЕЛӘР

 

Татар язучыларына да икешәр катлы коттеджлар төзелә икән, дигәч, күпләр ышанмаган иде. Менә бит! Күп вакыт үтмәде– төзеп тә куйдылар. Унике җыелыш җыеп, үзара канга-кан килеп бәхәсләшкәннән соң бүлешеп тә алдылар.

 

Иң матурын, иң зурысын Туфан Миңнуллинга бирергә дигән карар чыгардылар. Арыды... Ничә ел буе Мәскәү парламентында эшләде... Бүтәннәр трибунага чыгып юри уйнаса, Туфан чынлап уйный торган иде. Һәр политик менә дигән артист булса да, һәр артист политик түгел икән шул. Шулай чынлап уйный торгач, Туфан Миңнуллин, унҗиде кило да дүрт йөз илле ике граммга ябыгып, Казанга кайтып төште.

 

Жирәбә салганда аның күршесенә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов чыкты. Кичтән Хуҗа Насретдин булып йокыга китә, иртән Тукай булып уяна торган Мөдәррис Әгъләм:

 

– Яшибез болай булгач!– дип сөенеп куйды.

 

Күченү башланды. Туфанның мәһабәт йорты каршына өч «КамАЗ», кранлы бер япон машинасы, ике «Волга» килеп туктады. Өлгергән Әстерхан карбызы сыман кызыл чырайлы шагыйрь егетләр унике суыткычны (эчендәге утыз алты казылык, җиде каклаган каз, Сергач мишәрләреннән алган ат ите белән бергә), тагын сервант һәм шуның ише биниһая авыр кирәк-яракларны мамык урынына очыртып кына керттеләр. Егетләрне сыйлап, җайлап, көч-хәл белән машиналарга төяп җибәргәннән соң, Туфан, самолет трабына чыккан президент кыяфәтендә, коттеджның икенче катына менде. Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына ачып, балконга чыкты. Ерак түгел авыл өйләре күренә иде. Бакчаларда иелеп, арт белән күкне терәп чүп утаган хатын-кызларга карап торды. Башы әйләнеп китте. Биеклекне өнәми иде Туфан, шуңа күрә самолетка да утырмый иде. Аскы катта гына яшәрмен, ахры, дип уйлап куйды.

 

Ул арада, тәрәзәләрне зыңгылдатып, дөбер-шатыр иткән тавыш ишетелде. Караса... Күрше капка төбенә сабын савыты чаклы гына «Запорожец» килеп туктады. Тәрәзәсендә Мөдәррис Әгъләмовның пеләш башы чагылып алды. «Запарай»ның тутыккан, калҗайган калаен корт ашаган ишеген ача алмыйча азаплангач, Мөдәррис Әгъләм җыйнак гәүдәсен, йомарлап, тәрәзәдән тышка ыргытты. Аксак шофер белән икәүләп, ике минут эчендә Мөдәрриснең байлыгын ташып та бетерделәр: тутыккан пружина эзе төшкән бер матрас та тарихка керәсе өч капчык кулъязма-китаплар.

 

Бераздан калтырча «Запорожец» төтен торбасын җирдән шалтыр-шолтыр өстерәтеп китеп барды. Мөдәррис өске катка менде, чишенеп ташлады да ялгызак матраска сузылып ятты:

 

– Шәп!

 

Бераздан ул, аскы катка төшеп, болдырга чыкты. Карга канаты сыман кара трусигының Брежнев чорында тегелгән мул балакларын җилфердәтеп, сажинлы адымнар белән җирне үлчәргә кереште. Ике арадагы ызанга Туфан тимер чөй кагып, чәнечкеле чыбык сузып өлгергән дә икән. Мөдәррис чөйләрне суыра башлауга, биек баскычтан Туфанның бөдрә, көр тавышы ишетелде:

 

– Нишлисең, даһи?!

 

– Мине шигырь яздырмаскамы исәбең?! Мин үлчәп карадым, нәкъ җитмеш ике сантиметрга аерма чыга.

 

– Синең якка кергәнменме?

 

– Киресенчә, үзеңнең якка кергәнсең!

 

– Ничек үземнең якка?

 

– Шулай! Миңа җитмеш ике сантиметр киңлектә җирне күбрәк калдыргансың, казып чиләнсен, шигырь язарга вакыты калмасын дип.

 

– Ә минем пьесалар язасы юкмыни?!

 

– Пьесаларның әдәбиятка ни катнашы бар! Драматургия бит ул Сбербанкның бер филиалы гына!– диде Мөдәррис.

 

Бу низаг атна буена барды. Мөдәррис, ике араны үлчәп, ызанны үз ягына күчереп куя, Туфан үз ягына. Аптырагач, ике арадагы ызанга Туфан Сафуан Муллагалиевтән җитмеш ике сантиметр киңлектә тротуар җәйдерде. Шуннан соң тынычландылар.

 

Шундый борчулы көннәрнең берсендә Туфан «Волга» машинасының, капка баганасына бәрдереп, ике ишеген умыртып чыгарды. Ул арада, кувалда тотып, Мөдәррис килеп җитте:

 

– Хәзер төзәтәбез аны, Туфан әкә, кайгырмагыз...

 

–  Кайгырмыйм да. Миңа нәрсә тора ул ике ишек!– диде Туфан.

 

Ул арада Мөдәррис капканың иңен үлчәп алды:

 

– Иңе алты метр капкаңның. Машинаңны аркылы чыгарсаң да бәрелми бит югыйсә...

 

– Тизлек зур иде. Арт белән чигендем мин, туксан белән,– диде Туфан.

 

Кол Галидән алып Эдита Пьехага кадәр укып барган Мөдәррис Әгъләмов техникадан хәбәрдар иде. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның безнең илдә генә түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик аптырап башын чайкады. «Арттыра бу... Кичә Аяз Гыйләҗев белән утырганнар, ахрысы»,– дип уйлады. Сынган «Астра» сигаретын төкерекләп ябыштырды да фикерле иреннәре арасына кыстырып куйды.

 

Икенче көнне Туфан утыз ике бройлер чеби алып кайтты. «Волга»ны сарай кырыена этеп китерделәр.

 

– Чебиләргә менә дигән кетәклек була бу,– диде Туфан.

 

– «Мерседес» булмаганда ярый инде,– диде Мөдәррис.

 

Туфанның уң як күршесе Гәрәй Рәхим иде. Йортны үз проекты белән төзетеп куйган шул чукынчык Григорий Рәхим– Гәрәй Радионов. Аның мөселман һәм христиан архитектурасының гүзәл үрнәгендә төзелгән йорты алгы ягыннан карасаң, арткы ягына чыккан кебек, арткы ягыннан карасаң, алгы ягы кебек тоелмый иде.

 

Гәрәй Рәхим туган авылы Федотовкадан керәшен сарыклары алып кайтты (Батулла-Турай энциклопедиясендә керәшен сарыгы дип дуңгыз атала). Тоз күзле чучка малайларының җыбылҗык исе әрсезләнеп тирә-юньгә таралды. Аларның үтеңне сытарлык итеп чинауларын Туфан каш җыерып тыңлап торды да: «Мөдәрристән күрәсе казалар пүчтәк кенә булыр, ахрысы»,– дип уйлап куйды.

 

Туфан магнитофонга кадак кагу, балта-пычкы тавышларын яздырган иде. Магнитофонын бар көченә борып, тахтага сузылып ятты. Берзаман торып караса, Мөдәррис тә, Гәрәй дә үз ихаталарында үкертеп эшләп яталар. Бер сәгатьтән соң Туфан арыган кыяфәт белән баскычка чыкты.

 

Шабыр тиргә баткан, еш-еш сулу алган Гәрәй Рәхим чиләгеннән генә күтәреп су эчте дә:

 

– Ну эшлисең дә икән, Туфан!– диде.

 

– Ә как же, мин бит крәстиян малае!

 

«Шигырь-мигырь маташтырганчы, балта тотып эшләсеннәр, файда булыр, ичмасам»,– дип, үзалдына сөйләнде.

 

Шулай итеп, бер атна буе магнитофоннан балта-пычкы тавышларын уйнатып, «Диләфрүзнең кияүдән аерылуы» дигән яңа пьеса язып бетергәннән соң, Туфан дөньяга чыкты. Караса... Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел, Хиросима бомбасыннан исән калган кеше кебек. Яңагы суырылып калган, Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән. Кулында балта. Сикәлтәле борынын биетеп, нәселле тешләрен күрсәтеп көлгән була тагын үзе.

 

Мөдәррис исә бер атна эчендә, шигырь сөйләр өчен сәхнәле итеп, иркен сарай корып куйган. Кыяфәт тә элеккечә. Кулы коралга ябышып тора каһәрнең. Ярлы язучыларга юкка гына ун ел буе дача төзешеп йөрмәгән икән...

 

– Синең, Туфан әкә, пычкың тешәлмәгән, балтаң да үтмәсләнгән. Китер, үткенләп бирим, аннары пленкаңа яңадан яздырырсың.

 

Туфан бер мәлгә өнсез калды. «Менә йөр син моны шагыйрь генә дип, бөтенесен белеп тора, шайтан алгыры...»

 

Шагыйрьнең ничек булса да җаена төшәргә дип, Туфан кесәсеннән затлы сигарет кабы чыгарды:

 

– Мә, җүнлене тарт!

 

– Үземдәге жүнсезеннән дә туйган.

 

«Тукай булса да булыр икән, киребеткән»,– дип уйлады Туфан.

 

– Миндә суыткычлар күбәйгән, берәрсен алып чык үзеңә.

 

– Мин телевизор карамыйм бит,– диде Мөдәррис.

 

Күршеләр әнә шулай чөкердәшеп яши башладылар.


Марсель ГАЛИЕВ
Казан утлары
№ 10 | Октябрь
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»